Фирдүс Тямаевның бертуган апасы Лилия: “Базга төшкән дә ут төрткән”

news_36414Артистлар, язучылар, галимнәрнең кечкенә вакытлары, аларның тормышта кызыклы хәлләргә юлыгуы турында күпләребез белми дә. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның бала чактагы шуклыклары, популярлык казануы һәм башкарган изге гамәлләре турында Нурлатта яшәүче бертуган апасы Лилия Тямаевадан белештек.

— Энем белән яшь аермабыз 4 ел, — дип сүз башлады Лилия. — Шуңа да Фирдүсне биш бармагым кебек беләм. Әти белән әни безгә кечкенәдән таләпчән булды. Су коенырга да туйганчы йөри алмадык, көнебез эштә үтте. Чөнки гомер-гомергә абзар тутырып мал-туар асрадык, кош-корт тоттык. Фирдүскә урамдагы бөтен эш йөкләнде. Миңа җәй саен 100 бройлер эләгә иде. Әни ике энемне тапты да, бәби ялында озак утырмады, эшкә чыкты. Шуңа да энемнәрне үзем үстердем дисәм дә ялган булмас. Ул вакытта өйдә су юк, күмер ташып, мич яга идек. Әти-әнине аш, ботка, пәрәмәчләр әзерләп көтә идем. Газиз кешеләребезне күз карашыннан аңлый идек. Дөрес, куркып үсмәдек.  

Фирдүснең шуклыклары әле дә хәтердә. Берсендә абзар артындагы печәнлеккә чыгып, уйнап кына аңа ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр килде, әтидән дә эләкте. Әмма икенче көнне базга төшкән дә анда да кәгазь яккан.  

Шулай тәгәрәшеп үскән вакытта, 2001 елның 8 октябрендә әтиебез кинәт йөрәк белән үлеп китте. Әни белән өч бертуган ятим калдык. Әни безне кеше арасында ким булмасыннар дип нык тырышты. Пешекче, сыер савучы булып та, хәтта ягулык салу станциясендә дә эшләде. Без иске машинага утырып, күрше-тирә авылларга концерт белән йөри идек. Әни манты, пәрәмәчләр пешерә, мин кассада шуларны сатам, Фирдүс җырлый. Башта — 10-15, соңрак 50-60 кеше җыела башлады. Ул шулай әкрен-әкрен генә танылды.  

Тормышта авыр вакытым булды. Шул чакта Нурлаттан фатир сатып алырга туры килде. Кыяр-кыймас кына моны Фирдүскә әйттем. Ул ничә еллар тиенләп җыйган 500 мең сум акчасын чыгарды да бирде. “Мин реклама ясап күтәрелмим, халык яратса, болай да танылырмын”, — диде. Әле хәзер дә башкарган изге гамәлләре шактый. Туган авылы Түбән Нурлатта зиратны тәртипкә китерде, күпер салды, юлларны яңартты. Авыру балаларга, мохтаҗ кешеләргә дә хәленнән килгәнчә булышырга тырыша.  

Фирдүс — барлык туганнарыбызны бергә җыеп, туплап торучы да әле. Җәй көне вакыты булган саен хашлама ясап, ит кыздырып, бөтенебезне сыйлый. Гастрольләргә китсә, аның өчен борчылып, ут йотып торабыз. Самолетка утырса да, һәрвакыт догаларымны укыйм. Бертуган энем Фирзәр шулай ук аның белән концертларга йөри. Ул артистлар, сәхнә бизәлеше, аппаратура төзеклеге өчен җаваплы. Фирзәр өйләнгән. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Хәзерге тормышыбызга шатланып яшибез. 

matbugat.ru

Просмотров: 635

Комментирование запрещено