Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм” мәчетендә 1500 кешелек ифтар оештырды

26e08b84-ef36-4a7d-b013-975a325d0d51-500x333Рөстәм Миңнеханов үзе «Ярдәм-помощь» фонды чатырында коллектив ифтарларның берсендә катнашты. Республика президенты исеменнән волонтерлар ифтарга кайнар туклануның 1000 порциясен тараттылар.

Чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул изге Рамазан аеның әһәмияте һәм кыйммәте турында сөйләде.

«Ярдәм-помощь» фонды традициясе буенча ифтар мәдәни-танып белү программасы белән озатылды. Бүген алып баручы Гамил Нур кичәнең барлык кунаклары өчен «Рамазан ае» темасына викторина үткәрде.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады, анда ул «Ярдәм-помощь» фонды эшен билгеләп үтте.

Фонд ифтарларны ике юнәлеш буенча уздыра: коллектив (тернәкләндерү үзәге бинасында һәм чатырда) һәм дистанцион (кайнар туклану белән ланч-бокслар тарату).

vatantat.ru

Просмотров: 525

Комментирование запрещено