Тукай мәхәббәте: шагыйрь җырларында җырланган Зәйтүнә кем ул?

16-18Тукай мәхәббәте дигәндә, без тарихка шагыйрьнең илһамчысы булып кереп калган Зәйтүнә туташны күз алдына китерәбез. Бу ике гашыйк хөрмәтенә соңгы елларда гына опера, спектакль, нәфис фильм, поэма, шигырьләр, җырлар язылды. Мәңгелек мәхәббәт нинди була? Шагыйрь җырларында җырланган Зәйтүнә кем ул? Бүген сүзебез – шул хакта.

«Күрәсем килә башлады…»

«Мин аның шигырьләрен аерым бер ләззәт һәм дәрт белән укыйм. Үз телең белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне матур, үткен каләм белән әйтә белүче кешене күрәсем килә башлады», – дип яза Зәйтүнә истәлекләрендә.

Зәйтүнә Мәүлүдова 1893 елда Чистайда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әтисе Хәйдәр бик яшьли вафат була. Шуңа күрә биш бала, төрле һөнәрләр үзләштереп, эшләп көн күрәләр. Әниләре Зәйтүнәне җәдит мәктәбендә укыта. Гаиләдә китап укырга яраталар, газета-журналлар алдыралар. Кыз балачактан ук Чистайның иң зыялы кешесе саналган Мөхәммәтзакир Камалов гаиләсе белән аралаша. Фатих Әмирхан белән дә туганлык җепләре була. Шуңа күрә кызның укымышлы, үткен, аралашучан булуы гаҗәп түгел.

1907 елда Зәйтүнә гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм рус-татар мәктәбендә укый башлый. 15 яшьлек кыз Тукай шигырьләренә гашыйк була.

Очрашулар

Мирсәй Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт» китабында ике яшь йөрәкнең очрашулары турында Зәйтүнәнең мондый истәлекләре язылган.

«1908 елның март башларында булса кирәк, хәзерге Тукай белән Татарстан урамнары почмагында яшәүче танышларыбызга барышлый, безгә апам белән редакция яныннан үтеп китәргә туры килде. Тәрәзә ачык, Фатих абый Әмирханов тәрәзә янында утыра. Аның белән исәнләшкәч, ул: «Кая барасыз, озак тормагыз, тиздән монда Тукай киләчәк», – диде. Кызлар киләләр… «Тукай күрешкәндә безгә бер генә караш ташлады, – дип дәвам итә Зәйтүнә, – аннан кулларыбызга текәлеп кенә: «Исән-сау йөрисезме?» – дип куйды. Бу минем Габдулла Тукаев белән беренче тапкыр очрашуым булды».

Кызлар белән очрашканнан соң Габдулла бик тә канәгать булып, дәртләнеп китә. Бу вакытта иҗатында мәхәббәт лирикасы шактый урын ала.

Соңрак Зәйтүнәнең улы, язучы Атилла Расих та «Ишан оныгы» исемле китабында әнисе сөйләгән истәлекләрне яза.

« …Ул арада Тукай үзе дә килеп җитте. Безнең белән гадәтенчә кыяр-кыймас кына исәнләште. Мин, аның янына барып, кул биреп күрештем. Һәм ниләр эшләп йөрүен төпченә башладым. Ул исә әдәби кичәләр оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен кирәкле материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» – диде. Үзе сөйләшкәндә түбәнгә карый, миңа йөзенә карамаганда гына күз ташлый. Һәм дә тизрәк китәргә ашкына. Мин аның кулыннан тоткан килеш байтак вакыт сөйләшеп тордым. Бәлки, аның сөйләшәсе килмидер, бәлки, кеше-кара күрүеннән хурланадыр диеп уйладым…

Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укыды… Антракт булды. Мин тиз генә конфетти барып алдым да сәхнәдән чыгуларын көтеп тордым. Алдан Тукай килеп чыкты. Кулымдагы конфеттины аңа сиптем… Кулын кысып, тәбрик итә башладым. Аннан бераз кырыйгарак китеп сөйләшә башладык… Кайтканда бергә кайтырбыз бит, дидем. Тукай ризалык белдерде. Кичә тәмам булды. Мин, нихәтле эзләсәм дә, Тукайны таба алмадым…»

«Әнием, бу кичәдән кайткач, Тукайның үзенә карата мөнәсәбәте турында шик-шөбһәләргә бирелә», – дип яза Атилла Расих.

Соңгы күрешү

Казандагы тормышның авырлыгы Чистайга кайтырга кирәк дигән фикергә китерә. Кызлар соңгы тапкыр «Әл-ислах» редакциясенә баралар. Бәхеткә, Тукай редакциягә килгән чак була… «Бергәләп урамга чыктык. Китәчәгебезне ишеткәч, шагыйрь башын аска иеп, бик жәл, диде», – дип язып калдыра Зәйтүнә бу очрашу хакында. Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга булалар, адресын сорыйлар. Габдулла аларны озатырга төшәргщ, шунда адресын бирергә вәгъдә итә. Бу Зәйтүнәнең яраткан шагыйрен соңгы тапкыр күрүе була. Чөнки Тукай бу юлы да сүзендә тормый. Пристаньда никадәр өметләнеп көтмәсен, ул күренми…

Тукайдан хәбәрләр

… Чистайга кайтып, бераз вакыт үткәч, бер газетада «Кызык гыйшык» дигән шигырь басыла. Зәйтүнә ул вакытта шигырьнең үзенә карата язылганлыгын башына да китерми. Тукайның аңа булган мәхәббәте кайнар һәм сәер, яшерен була.

Август аенда Казаннан Чистайга «Сәйяр» труппасы килә. Шунда Тукай труппа башлыгы Габдулла Кариевка бер әманәт тапшыра. «Чистайда минем ике таныш кызым бар, шуларга контрамаркалар җибәрәм», – ди. Зәйтүнә бер туганы белән спектакльгә бара. 1910 елда Кариев труппасы яңадан Чистайга килә. «Тукайдан сезгә күп сәлам. Ул да Чистайга килергә булып калды әле», – дип, кызны тагын өметләндерә. Тукайның, Зәйтүнәгә багышлап, кырыктан артык шигырь язганлыгын әйтә. Соңрак Фатих Әмирхан да бер хатының кырыена, Тукай да сезне бик сагына, дип язып куйган була. Әмма бу сүзләр кызның ачуын гына китерә.

Язмыш

Шулай итеп, башкача очрашу мөмкин булмый. Тормыш кызны бөтереп кенә ала. Ул Югары Курса имамында укый. Кызлар мәктәбендә укыта. Аннан әниләре аны Буби авылына, мөгаллимнәр әзерли торган мәктәпкә илтеп куя. Зәйтүнә анда таныклык алырга чак өлгерә. 1911 елда Буби мәдрәсәсенең мөгаллимнәрен кулга алалар, шәкертләрне куалар. Зәйтүнә кире Чистайга кайта, рус телен өйрәнә башлый. Тамак туйдырыр өчен тегү-чигү эшләре белән шөгыльләнә. Озак эзләнгәннән соң, хәзерге Башкортстанның Туймазы районы Каран-Бишенде авылына мөгаллимә булып урнаша.

1913 елның апрелендә Габдулла Тукай вафат була. «Тукай үлгәнне ишеткәч, бик еладым. Әкрен генә йөткерә башладым. Ябыктым. Әни мине, профессорга күрен дип, Казанга җибәрде. Иң элек зиратка чаптым. Тукай кабере – кергәч тә капканың уң ягында. Кабер янында Коръән укып, озак елап утырдым», – дип яза Зәйтүнә истәлекләрендә.

Шуннан соң ул абыйсы тәкъдим иткәнчә, әнисе белән бөтенләйгә Троицк шәһәренә, туганнары янына чыгып китә. «Сөембикә» исемле кызлар мәктәбендә укыта башлый. Муеннан эшкә чумып, үзенә юаныч таба. Анда яшәгәндә кызга ишан, мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлевнең уртанчы улы Кадыйр гашыйк була. Кияүгә чыгарга да тәкъдим ясый. Зәйтүнә баш тарта. Әмма кызның язмышы өчен борчылган әнисе белән килешеп, тиз арада никах укыталар. Зәйтүнә бу хәлдән соң, харап булдым, беттем, дип аяктан егыла. Истәлекләрендә бу хакта: «Рухи үлем алдым», – дип яза. 1914 елда туй ясыйлар. Бүләк итеп, әтиләре яшьләргә хаҗга бару мөмкинлеге тудыра. Алар юлга чыгарга җыенгач кына, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Кире уйламыйлар, олы юлга кузгалалар. Кайтырга акча юклыктан, Мәдинә шәһәрендә яшәп калырга мәҗбүр булалар. 1915 елда, бурычка акча җыеп, Истамбулга барып җитәләр. Шул елның сентябрендә Зәйтүнә ир бала таба. Туган илгә 1918 елның мартына гына кайтып җитәләр. Троицкида 1928 елга кадәр яшиләр. Ачлык елларында мәктәпләр эшләми. Зәйтүнә тегү-чигү, ямау-ялгау эшләре белән тамак туйдырырга мәҗбүр була. Казанга кайткач та, укытучылык буенча эш таба алмаячакларына инаналар. Кадыйр, ишан малае булганга, мондый эш турында хәтта хыяллана да алмый. Зәйтүнәгә эшләү мөмкинлеге тудырыр өчен, загска барып, аерылышу турында кәгазь алып кайталар. Ышанычсыз кеше баласы дип, Атилланы да мәктәптән, уку йортларыннан куып чыгарган очраклар күп була.

Зәйтүнә ханым 18 нче татар мәктәбендә укыта. Белемен күтәрү өчен, төрле педагогик курсларда укый. 1957 елда Казанда 64 яшендә вафат була. Татар зиратындагы кабере Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова ярдәме белән, 64 ел узгач, 2021 елда табыла.

Фатих Әмирхан истәлекләреннән:

«Әле дә булса хәтеремдә, мин Тукайга үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан (Зәйтүнә Мәүлүдова турында сүз бара) качып йөрүенең сәбәбен аңламаганымны… сөйләдем. Ул озак җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:

– Печать проклятия! – диде. Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигави өметсезлек сиздем. Шуннан соң ул сул күзенең ничек итеп болай ак төшерелеп калдырылган икәнен сөйләп китте…»

vatantat.ru

Просмотров: 520

Комментирование запрещено