Бөтендөнья татар конгрессы “Ислам нуры-мәчетләрдә” дип исемләнгән конкурс игълан итә

m“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы 11 нче апрельдә башлана һәм 15 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 21 нче майда игълан ителә. Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү. Мәчетләр тарихын барлау.

Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза:

10 – 14 яшькәчә,

15 – 20 яшькәчә,

21 яшьтән өлкәнрәкләр.

Хезмәтләрне ВКонтакте социаль челтәрендәге “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркемдә уздырыла. Катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш. Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.

Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш. Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала. “Ислам нуры-мәчетләрдә” бәйгесенең нигезләмәсе белән Конгресс сайтының Рәсми басма сәхифәсендә таныша аласыз.

tatar-congress.org

Просмотров: 542

Комментирование запрещено