Мәсгудә Шәмсетдинова: «Мин татар көенә кагылган өчен штраф салыр идем»

3cfe235e6b3cf9ee56437569e9d832bcАмерикада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова белән хәбәрчебез әңгәмәсе.

 

Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова Казанга «Мирас» фестиваленә кайткан иде. Әлеге татар музыкасы фестивалендә композиторның «Тамгалар» симфоник әсәре яңгырады. Моннан ике ел элек ул «Интертат»ка интервью биргәндә «Тамгалар» симфоник әсәре язылуы һәм аны безнең симфоник оркестр тарафыннан башкарылуы теләге турында әйткән иде – ниһаять, яңгырады, әсәрнең премьерасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында булды.

 

Композитор китәр алдыннан бу юлы да редакциябезгә кереп чыгарга да вакыт тапты — рәхмәт. Фестиваль аның кайтуының бердәнбер сәбәбе булмаган икән.

«Мирас» татар музыкасы фестивале өчен аның арт-директоры Роберт Дулат-Алеев минем «Тамгалар» әсәрен сайлап алды. Канадада яшәүче дирижер Айрат Ишморатов белән эшләдек — партитураларны аңа җибәрдем. Әсәремнең башкарылу дәрәҗәсе белән бик канәгать.  Мин безнең симфоник оркестрга бик рәхмәтле – хәзер барлык музыкантлары туганнарым кебек. Ул бит үз вакытында Натан Рахлин, Фуат Мансуровлар җитәкләгән оркестр!

Роберт Дулат-Алеев беренче мәртәбә музыканы теоретик буларак түгел, ә ләззәт алып тыңладым, диде. Бик төпле кеше. Зур галим! Хәзер ул Казан университеты ректоры вазифаларын башкара. Безнең хәлләребез «Тотса мәскәүләр якаң» бит инде — Казан консерваториясе Россия мәгариф министрлыгына карый. Ә артта «Тегене эшләмисез, моны эшләмисез», дип татарлар тора. Роберт Дулат-Алеев көчле сәясәтче буларак нәкъ урталыкны саклый белә.

«Казиле атларының күзләре дә татар»

Беләсеңме, әле зур яңалыгым бар. Мин кодагый бит хәзер. Казанга бер айга дип кенә кайткан идем, улым Надир: «Өйләнәм, Гөлчәчәк белән никах ясыйбыз», ди. Улының никахы ата-анага гомердә бер була торган шатлык бит инде.

Улыгыз Казанда яши бит хәзер, әйеме?

Әйе. Гөлчәчәкнең авылында никах уздырдык. (Гөлчәчәк Шәйхетдинова – журналист, шагыйрә. Авт). Кама Тамагы районының иң матур җирендә урнашкан Казиле исемле авыл ул. Җәй көне бер кайтып күрәсе бар әле. Андагы кешеләр урманнарын, чишмәләрен, басуларын, каргаларын, чыпчыкларын мактыйлар. Бөтенесе шулкадәр позитив. Уральскидагы бер әби искә төште. Үзе сукыр, көйләп Тукай шигырьләрен укый. «Мәсгудә, без татар булып тумасак, нинди кайгы булыр иде», ди. Бу авылда да шундый бер матурлык сизәсең. Мин шуны тояр идемме әгәр мин татар булып тумасам дип уйлап куясың. Аларның атларының да күзләре татар.

Анда кешеләрнең кушаматы да матур. Минем киленнең дәү әтисе Җимеш бабай. Чәчәк апа, матур апалар бар. Кодагыйның сеңлесенең иренең әнисен матур апа диләр. Әллә чәчәкме икән? Өйрәнеп бетерә алмадым әле.

Безнең киленгә тугач та Алчәчәк дип исем бирмәкче булганнар, андый исем булмас дип Гөлчәчәк кушканнар. Җәй көне Гөлчәчәк, көз көне Балчәчәк, кыш көне Карчәчәк, яз көне Алчәчәк булыр, дигәннәр. Минем кодагый белән 10 сәгать сөйләшеп утырып була. Нинди генә сүз әйтсәң дә әзер шигыре бар. Ул аны көйләп әйтә. Тәрәзә дисәң дә шигырь туа, түшәм дисәң дә, чебен, күбәләк дип әйтсәң дә… Бу үзе шундый шаккаткыч кешеме, әллә безнең бөтен татар халкы шундый даһимы дип уйлыйсың.

Малаемны тапшыру бик күңелле булды. Күрәсең бит инде нинди гаилә икәнен. Шул гаиләнең баласы — синең улыңның тормыш иптәше. Бәхетле яшәсеннәр!

Сез җыйган бишек җырларын да практикада кулланыр вакыт җитә алайса. Фәннәр академиясендә бишек көйләре турында лекциягезне дә тыңладым.

Бишек көе — тамга, татар милләтенең мөһере. Һәр милләтнең шундый мөһере бар. Ул халыкта күп булмый. Татарда да күп түгел: «Аллаһу-аллаһу…», «Әлли-бәлли итәр бу…», тагын өч-дүрт. Чукоткага барсаң да, Швециягә барсаң да шулай. Бишек көе — ул кешенең биометрик паспортка бармак эзен бирүе кебек, халыкның бармак эзе. Мәсәлән, җыр-бию төрлечә булырга мөмкин, заманына карап төрлесе барлыкка килә: «Молотилка» кебек совет җырлары да бар, «Ленин бабай үлгән диләр, күрмәдем сөякләрен, күрмәсәм дә сөякләрен үтим васыятьләрен» дигәннәре дә бар. Бөтенесе булырга мөмкин.

Бишек көе милләтнең коды кебек булгач, катнаш никахтан туган балаларның кодлары буталамы?

Әни кеше ул кодны баланың генетикасына сеңдерә. Рус хатыны баласын «Придет серенький волчок и укусит за бочок», дип көйләп йоклата. Мөһере – серенький волчок.

Кешенең организмы гениаль эшләнгән, кирәк вакытта кирәк порталлары ачыла. «Серенький волчок»ны тыңлап үскән баланың да берәр «прапрабабасы» татар булса, ул бала татар бишек көен ишетеп, аның милли порталы ачыла. Генетикага барысы да язылган. Әйтик, хастаханәдә регистратурада утырган кытай кешесен күргәч, кытайның бишек көен көйләп күрсәтәм. Ул миңа кая нинди докторга барасын җентекләп аңлатып бирә. Бишек көе «Бисмилла» кебек.

Кайбер милләтләрнең бишек көйләре бигрәк куркыныч. Ә без шулкадәр югары әхлаклы халык. Минем вазифам кая гына барсам да шуны исбат итү.

 

«Миңа Илгиз Зәйниевның халыкка хезмәт итүе ошый»

Казанда үзегез әсәр катнашкан «Мирас» концертыннан тыш нинди дә булса концертлар, спектакльләр карарга өлгердегезме?

«Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган «Адәмнәр»не карадым. Бик нык тәэсир итте. Безнең бөтенесе дә ахаха да хихаха түгел, «Үзгәреш җилләре» түгел, татар үзенә бу яктан да карарга тиеш. «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен…» дигәнме әле Тукай?

Миңа Илгиз Зәйниев бик ошый. Аның татар халкына хезмәт итүе ошый. Без шулай хезмәт итәргә тиеш: син, мин, ул…

Ничек уйлыйсыз, хезмәт иткән кешене кыен чагында татар халкы яклармы?

Юк.

Бу нормальме?

Кем ул татар халкы? Кем якларга тиеш? Иҗат кешесен — мәдәният министрымы? Софья Гобәйдуллинаның үз вакытында ашарына бәрәңгесе дә булмаган. Соңыннан билгеле шәхес булып монда кайткач чәшке туннар бирә башладылар. Татарның шундый гадәте бар инде.

«Адәмнәр» спектаклен татарны ямьсез күрсәтә дип сүгүчеләр табылды. Үзебезне матур итеп күрсәтергә тырышу ул безнең комплексмы – ничек уйлыйсыз?

Бөтен милләтләрдә дә бар ул. Яһүдләрнең дә үз араларында дулкынланулар бара. Алар бит ыгы-зыгыларын кешегә күрсәтми, кеше алдында гына бер-берсен мактап торалар. Безнең барысы да 1552 елга барып тоташа. Халыкта курку яши.

Без даһилыгыбызны күрсәтә белмибез. Безгә тынычланырга кирәк.

Сез үзегезне ирекле кеше дип саныйсызмы? Нәрсә ул ирек?

Ирек — ул матди булган әйберләргә ябышып, вакытыңны уздырмау. Миңа ул әнидә күчкәндер инде. Әнинең бишмәтендә 35 ямау иде. Әйтә дә идем инде, үзенә күлмәкләр дә ала идек. Безнең янга килсә: «Мине монда беркем дә танымый» дия иде. Авылга кайткач шул бишмәтен кия дә: «Мине монда болай да бар кеше дә таный, нәрсәгә акча сарыф итим», ди. Аның фәлсәфәсе шул иде: «Кешегә ике күлмәк җитә — берсен юганда берсен киясең», дип әйтә иде.

Күлмәк дигәннән, сезнең күлмәкләрегез кайтканыгызны көтеп Казандагы фатирыгызда эленеп торамы?

Әйе шул. Хәзер инде юлда кечкенә чемодан белән генә йөрим. Элек күчтәнәч биреп җибәрәләр иде. Хәзер мондагы дусларга: «Алмагыз бернәрсә дә, сездә дә шул кытай товары, бездә дә шул», дип әйтәм. Хәзер кунакка да күчтәнәч күтәреп йөрисе юк.

Америкага киткәндә өйгә кайтам дип китәсезме, әллә барып кайтам дисезме?

Хатын-кызның баласы кайда – өе шунда. Минем бер улым монда, икенчесе тегендә. Мин бәрәңге бакчасындагы чәчәккә генә гашыйк булып утыра алмыйм. Мин бөтен дөньяга гашыйк. 50 яшемдә тел өйрәнә алдым – хәзер тәрҗемәче итеп тә чакыралар. Монда 40 ел яшәп тә тел өйрәнмәүчеләр бар. Ә без тиз өйрәнәбез, чөнки без ике телле. Мин кая барсам да татар икәнемне әйтәм.

Кешенең кайда ничек хис итүе аның үзеннән торадыр. Кеше дөнья белән килешсә, үзен бар җирдә дә өйдәге кебек хис итә. Мин марилар, чуашлар янына барсам да үземне өйдәге кебек сизәм. Индеецлар янында да, кытайларда да… 7 яшьлек сәяхәттән кайтса 70 яшьлек бабай таякка таянып килер диләр бит әле. Шуның кебек мин дә таякка таянып дөнья буйлап китәм. Картаерга вакыт инде…

Былтыр гына әле агач башына менеп егылып төштем. Гөмбә җыйганда гөмбәле урынны күрәм дип уйладым.

Күрдегезме соң?

Егылып төштем дим бит.

Егылып төшкәнче күреп өлгермәдегезмени?

Өлгердем. Егылып төшкәч…

Авырттырмадыгызмы берәр җирегезне?

Юк. Мин бит егыла беләм. Егыла белергә дә кирәк бит әле. Мин аның буенча да мастер-класс ясый алам. Эшең килеп чыкмау да егылу бит инде ул — шөрептән чыгып китү. Шөрептән дә дөрес итеп чыга белергә кирәк. Дөбер-шатыр чыгып китсәң, сырлары бозылырга мөмкин. Сырларын саклап кына чыга белергә кирәк.

Ягъни сез ипләп кенә очып төштегез дә җайлап кына торып бастыгызмы?

Акырдым инде. Бөтенесе килеп бастылар. Күтәреп торгыздылар. Күтәреп алып бардылар да, алардан да алдарак гөмбәле урынга менеп киттем. Анда таулар күп. Алар бит хәзергә кадәр ул урманнарында шүрәлеләрне эзлиләр.

Кар кешесе Йетиларнымы?

Әйе.

Сез аларның барлыгына ышанасызмы?

Ышанам.

Ә бездәге шүрәлеләргә?

Шүрәлене бетерделәр инде.

Арча урманнарында яшәгәнме?

Тукай шулай язган инде. Ул төрле урманнарда булган. Алар шул ук параллель халыклар бит инде. Сиземләүләр бар. Төшләр керү бар. Аны фәнни яктан исбатлый алмау әле юк дигән сүз түгел. Мин әлегә кадәр очып та китә алуыбызга ышанам. Балачакта очып китәм дип койма башына менеп сикерә идем.

«Татарның кыйбласы кыйшайган»

Мәсгудә апа, сезнең депрессия буламы?

Мин аның нәрсә икәнен белмим. Бездә беркайчан да депрессив музыка да булмаган. Бездә иркәли торган моң. Моң ул сагыш түгел. Моң ул күңелнең гүзәллеге, рухи дөньяны тоемлау, атның күз яшьләрен күрү.

Ә агрессияне беләсезме? Психланган, җенләнгән, котырган вакытлар?

Яңалыкларны карасаң, кем кемне үтергән, кем көчләгән, кем янып үлгән, кем кыйнаган. Кеше баласы шулкадәр негативны кабул итә алмый. Ул агрессиягә китерә. Тираж булсын дип гел андыйны язарга ярамый.

Син бит менә кемнең кем белән гүләйт итеп бала тапканын яза алмыйсың. «Үзгәреш җилләре»н дә тыңлый алмыйсың. Ә кемдер шуның белән акча «пилит».

Татарның кыйбласы кыйшайган. Мәскәүдә танылсын өчен безгә музыкабызны шулкадәр җәрәхәтләндерергә кирәк. Татар музыкасының кыйналуыннан аларга ләззәт булсын өчен шулкадәр бозарга кирәк. Индеецларның «Кагылмагыз безнең этнорәсемнәргә, безнең музыкага», дигән законнары бар. Югыйсә алалар да мыскыллыйлар. Мин дә татар көенә кагылган өчен штраф салыр идем. Безнең «Карурман»нарга тотынмасыннар! Ул җинаять! Аңа бернинди аранжировка кирәкми! Алар бит аранжировка ясыйм дип көйне ваталар. Симфоник оркестрлар уйнарга яраклы итеп аранжировка ясасалар ярый ул, әмма деструкция ясарга, кыегайтырга ярамый. Мәскәүнең кыйбласы – Европа, Европаның кыйбласы – Америка. Бу җимерек кыйбла. Кыйбла ул халыкның үзендә булырга тиеш.

Гаҗәеп кеше сез, Мәсгудә апа!

Хәзер бит генетик анализлар алалар. Кызык ул. Шуны эшләтеп алган идем — дөньяга сибелгән туганнар килеп чыга башлады. Финляндиядән бер фин генералы чыкты. «Син Башкортстан авылыннан, мин Финляндиядә генерал. Ничек без туган инде?» ди. Безнең татар егетләрен 25 елга армиягә җибәргәннәр, мөгаен, ничектер фин кызына гашыйк булгандыр дим. Качып мәхәббәт кылганнардыр, кем белә инде. Биш катлы туганнан туганым Перуда табылды. Чибәр кеше. Әле Перуга барып аны күрәсе бар. Татарлар бөтен дөнья буйлап таралган. Японда да бардыр. «Татарлар… Порт-Артурны ваталар…» дип җырлыйлар бит. Татар егетләре сугышып кына йөрмәгәннәрдер.

Минем улым ДНК бирүләрне яратмый. Ә мин дөньяга рәхәт булсын өчен барлык күзәнәкләремне биреп чыгарга риза. Үзем юкка чыгып булса да биреп чыгар идем дим. Мин моны сәяси яктан уйламыйм, кешелеклелек яктан фәлсәфи уйлыйм.

  • Мәсгудә Шәмсетдинова — күренекле татар композиторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Философия фәннәре кандидаты. «Кыйссаи Сөембикә», «Мәһди яки изге Болгар дастаны» рок-сюитасы, «Мәхәббәтнамә», «Чыңгызхан» симфониясе, «Җир уллары трагедиясе» ораториясе һәм башкалар авторы. 2005 елда Кол Шәриф мәчете аның музыкасы белән ачылды. Башкортстанның Аскын районында туган, балачагы Казахстанның Караганда шәһәрендә узган. 2002 елда гаиләсе белән Казаннан Америкага күченеп китте. 
  • Мәсгудә Шәмсетдинованың иҗатын һәм фольклор юнәлешендәге эшчәнлеген аның http://tatarica.com/ радиосы аша тыңларгап мөмкин.» Аларны әллә каягы татарлар кереп тыңлый. Бөтен материалны шунда куям. Халык шуннан тапсын иде», – ди композитор.

 

intertat.tatar

Просмотров: 543

Комментирование запрещено