Самарадан МКСка кадәр

T222HSRtAKEБыел «Самара Космическая» музей-күргәзмә үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Ул Самара шәһәренең мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Музей хезмәткәрләре ветераннар һәм космос тармагы белгечләре белән берлектә даими тематик лекцияләр, очрашулар һәм вебинарлар үткәрәләр.

Шушы көннәрдә күргәзмә үзәге, юбилей чаралары кысаларында һәм Авиация һәм космонавтика көненә карата, 11 — 13 яшьлек балалар өчен «Самарадан МКСка кадәр» дип аталган маҗаралы квест-уен тәкъдим итә. «Музей — ул бай белем чыганагы. Бу белемнәрне балаларга тапшыруның яңа ысулларын табу — безнең бурыч», — ди музей фондының баш сакчысы Петр Лукрица.

Просмотров: 543

Комментирование запрещено