Заман белән бергә атлыйлар

Яктылыкта«Салават күпере» журналы Самарада кунакта

Март ахырында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә, һич тә көтмәгәндә, Казанда басылып килүче “Салават күпере” журналы редакциясенең хез­мәт­кәрләре килеп төштеләр. Кызганычка, танышу-сөйләшү мәк­тәп укытучылары һәм җи­тәкчеләре катнашында гына узды. Ата-аналар, балалар да булса, искиткеч матур һәм кызыклы журналларга язылмыйча калмаган булырлар иде. Ә укытучылар кунаклар алып килгән басмаларга ябырылдылар, дисәң дә була. Һәрберсе үзенең сыйныфы өчен журналлар, әдәби китаплар сатып алдылар. Шулай ук кунаклар мәктәп китапханәсенә дә күп кенә басмаларын бүләк итеп калдырдылар.

- «Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап тапкан. Чөнки ул чорда татар балалары өчен төсле һәм мавыктыргыч басма матбугат булмаган әле, - дип сөйләде “Бердәмлек” хәбәрчесенә “Салават күпере” журналы баш мөхәрриренең урынбасары Гөлназ Ярмиева. - Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга башлый. Хәзерге вакытта затлы кәгазьдә басыла торган бу журналны сабыйлар да, өл­кәннәр дә үз итә, яратып укыйлар. Без язылучыларга 7 яшькәчә балалар өчен басылып килүче “Салават күпере”, 6 — 12 яшьтәге аудиториягә караган “Сабантуй” һәм өлкәннәр өчен чыгып килә торган “Сәхнә” журналларын тәкъдим итәбез.

Журнал битләрендә күре­некле балалар язучылары Зин­нур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин кебек танылган авторларның әсәрләре, ха­лык әкиятләре, мәшһүр шә­хес­ләрнең тормышы һәм эш­чәнлеге турында материаллар даими басылып килә.

Бәлки беләсездер, “Сабантуй” журналына 2 елдан 100 ел тулачак. Элек ул газета форматында басылып килгән булса, хәзер аның да форматы үзгәр­де. Абруйлы рәс­самнар бизә­гән, күренекле язучыларның кызыклы, тәр­бияви эчтәлекле әсәрләре басылган ”Салават күперен” дә яратмаслык түгел. Басма концепциясе 2020 елның октябрендә яңар­тылганнан соң, эче дә, ты­шы да үзгәрде, өч телдә басы­лып килә. Бүгенге балаларны кысыксындыру өчен мультимедия мөмкинлекләреннән дә файдаланабыз. Һәр саны уенчыкка охшаган, фигуралы кисү аркасында алар гадәти булмаган кыяфәткә ия. Такмак-такмазалар, әкиятләр,  мәкальләр, мәзәкләр, башваткыч, ребус, сканвордлар журналны бигрәк тә күркәм итә. Традиция буенча журнал балаларга һәр номерда сюрприз җибәрә. Арткы тышлыгында «тылсымлы» буяу урнаштырылган. Махсус кушымтаны йөкләргә генә кирәк — картинка җанлана! Ютубта да уңышлы эшлибез, видео аша кечкенәләргә татар сүзләрен өйрәнү мөм­кин­лекләре булдырабыз. Анда “Салават күпере”нең берничә проекты эшләп килә: “Күңелле әлифба” – татар хәрефләрен өйрәтә, “Бәби-сүз” – сүзләрне, “Салаватик”лар ярдәмендә бо­рынгы татар җырларын үз­ләш­терергә, хайваннар дөньясы бе­лән танышырга була. Кызыклы эшләнмәләр, буягычлар, уеннар, наклейкалар, сюрпризлар һәм кыйммәтле призлар белән конкурслар — боларның барысын да «Салават купере» журналы чыгарылышларында табарга мөмкин. Менә шулай заман белән бергә атламасак, тиражыбызны югалткан булыр идек. Ә бүгенге көндә 15 мең тираж белән чыгып киләбез, — дип тәмамлады сүзен Гөлназ Зыятдин кызы.

Соңында кунаклар “Яктылык” мәктәбе белән танышып йөрделәр, музей, хореография кабинеты, китапханә белән таныштылар, китаплар һәм журналлар калдырып киттеләр. Алда аларны әле ерак юллар көтә, Россиянең татарлар күмәкләшеп яшәгән башка төбәкләрен дә йөреп чыгарга, яңарган басмалары белән таныштырырга, татар балаларын татар басмалы итәргә планнары зурдан.Яктылыкта 2Яктылыктакниги

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 725

Комментирование запрещено