Яктылыклылар Каюм Насыйри укуларында

Яктылык25 мартта Казанның В.А. Григорьев исемендәге рус-татар урта мәктәбендә, «2014 — 2022 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үс­те­рү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Ка­юм Насыйри исемендәге XX төбәкара фәнни-гамәли кон­фе­рен­ция узды. Сәләтле балаларны ачыклау, интеллектуаль мөм­кинлекләрен үстерү һәм гамәлгә ашыру максатыннан оеш­тырылган чарада быел, Татарстаннан тыш, Чувашия, Башкортостан, Мордовия, Чечен республикаларыннан, Пенза, Самара, Ульяновск, Рязань, Оренбург, Түбән Новгород өл­кә­ләреннән һәм Пермь краеннан дүрт йөздән артык 9 — 11 сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларның фәнни эш­ләрен бәяләү, сайлап алу, ре­цензияләү өчен һәм катна­шучыларның чыгышларын бәя­ләү өчен чакырылган жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова һәм педагогия фәннәре докторы Илгизәр Гайсин булуы бәйгенең югары дәрәҗәдә үтүе турында сөйли.

Сынаулар ике этапта үт­кә­релде. Беренчесендә жюри әгъзалары укучылардан килгән эшләргә рецензия ясаганнан соң, 402 фәнни хезмәтнең 174се икенче этапка үтте. Иң уңышлы эшләр арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 4 баланың фәнни эшләре дә бар иде.

Безнекеләр икенче этапта да бик яхшы чыгыш ясап, жюри әгъзаларының югары бәя­ләрен алдылар. 11 сыйныф укучысы Алия Биксалиеваның (җитәкчесе Рәсимә Алюшева) «Су объектларын сак­лау чараларын нигезләү өчен «ИСО 9000 сыйфат инструмент­­ла­рын кулланып эшләү» дип аталган экологик проекты, 10 сый­ныф укучысы Алия Гый­мат­ди­нованың (җитәкчесе Рә­шит Саттаров) «Ни өчен гидравлик системаларда су түгел, ә май кулланыла?» математика һәм физика өлкәләрен үз эченә алган проекты буенча фәнни-тикшеренү эшләре беренче урыннарны яуладылар, ә “Туган якны өйрәнү” секциясендә катнашкан 9 сыйныф укучысы Үмәр Кочикаевның (җитәкчесе Рәсимә Алюшева) «Самарада автомобиль бөкеләрен хәл итү ысулы буларак юлүткәргечләр һәм эстакадалар төзү» темасына багышланган эше — II дәрәҗә, 10 сыйныф укучысы Халисә Феоткулованың (җитәкчесе Лилия Әбсәламова) «Татар ар­хитектурасында фракталлар» дигән фәнни-тикшеренү эше III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Афәрин, яктылыклылар!

Яктылык

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 614

Комментирование запрещено