Рухи байлыгы көчле

ИсхаковАвылыбызның танылган кешеләре, эшмәкәр-ига­нә­че­лә­ре белән күзгә-күз очрашып сөйләшү миңа бик нык тәэсир итте. Ике алтын багана бар — тел һәм дин! Динле һәм телле кеше беркайчан да кыенлык­ларга очрамый. Тормыш сы­нау­ларын да җиңел кичерә, тырыш, намуслы булуы белән дә алдыра, яхшылыкка да көчен беркайчан кызганмый, барысына да ярдәм итәргә тырыша. Шундыйларның бер­се — Гали авылы егете Рәф­гать Әсхәт улы Исхаков.

1972 елның 6 январен­да Әсхәт һәм Гамбәр Исха­ков­лар­ның бердәнбер уллары Рәф­гать туа. Ул бик сабыр һәм акыллы бала булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы инс­титутына укырга керә. Шул ук вакытта хәрби кафедрада да укып, лейтенант званиесе алып чыга. 1994 елда кулына диплом ала һәм, туган авылына кайтып, агроном ярдәмчесе булып эшли башлый. Бераздан аны гараж җитәкчесе итеп куялар.

Дания исемле чибәр кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә, аллы-артлы ике кызлары — Рания һәм Алия туа. Соңгарак ка­лып малайлары Ислам да дөньяга килә.

Рәфгать  колхоз таркалганчыга кадәр идарә җитәкчесе урын­басары булып эшли, бик матур, зур йорт салып керәләр. Теплица ясап, кыяр, помидор үстерә башлыйлар.

2007 елда яман чирдән әнисе үлеп китә. Бик зур югалту була бу Рәфгать өчен. Адәм баласының язмышы, күрәчәге гамәл дәфтәренә алдан ук язылуы, мөгаен, хактыр.

Рәфгать әти-әнисеннән матур яшәү үрнәге алып үсә, шуңа тормыш юлыннан баруы аңа җиңелрәк бирелә. Кыяр-помидор үстерү мәшәкате башлыча хатыны Даниягә кала, ә Рәфгать Богырысланда төзү материаллары кибете директоры булып урнаша. 

Әтисе Әсхәт гомере буе колхозда комбайнчы булып эшләде. Сабан туйларда бау тар­тышу, көрәштә беркайчан алдынгылыкны бирмәде, бик күп бүләкләргә, Мактау хатларына лаек булды. Үзе дә бурычлы калмый — бөтен Сабан ­туйларында батырларга, корбан ашлары уздырырган­да җәмәгатьчелеккә сарык би­рә иде. Әтисе бакыйлыкка күчкәннән бирле бу гадәтне Рәфгать дәвам итә. «Миннән соң, Аллаһы кушса, улым Ислам да читтә калмас. Әткәй-әнкәйнең рухлары шат булсын иде», - дип авыр сулый Рәвгать.

Богырысланда бераз эшлә­гәннән соң Рәфгатьне Самарага эшкә күчәргә кыстыйлар. Аптырап калмый, рухланып, максатына ныклы адымнар белән бара. Үзенә ышанычлы, таянырдай хезмәткәрләр туплап, менә инде 13 ел буе күмәртәләп сату складында эшли. Осталыгы һәм тырышлыгы киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр, Аллаһы теләсә.

Зур уңышлар матди чыгымнар да таләп итә. Рәфгать киң күңелле кеше, үз авылы халкына, уздырыла торган бөтен чараларга ярдәм итә, оештыру эшләрендә дә булыша. Минем үземә дә, авыл хәбәрчесенә дип, 12 ел элек фотоаппарат бүләк иткән иде. Аллаһының олы рәхмәтләренә ирешсен! Аның рухи байлыгы көчле.

Җиде ел буе шулай Самарага бара-кайта эшләде. Ә 5 ел элек гаиләсен дә үз янына алды. Зур кызлары Рания кияүдә, Амалия исемле кыз үстерәләр. Ире белән икәүләп Оренбургта әтисенеке кебек эш алып баралар. Икенче кызлары медицина университетының — 2 курсында, ә Ислам 4нче сыйныфта укыйлар.

Җәй көне Дания авылда яши, балалары да ялга кайталар. Ул бик уңган, аш-су остасы. Ә йортындагы чәчәкләр — җәннәт бакчасы. Дини мәҗлесләр уздыралар, тәртипле, матур тормыш алып баралар. Аларга иң мөһиме — исәнлек.

Тигезлектә, шулай изге­лек­ләр кылып, рәхмәт сүзләре ге­нә ишетеп, озын-озак еллар яшә­сеннәр! Бездән, авыл халкыннан, шушы матур теләкләр гел ирешеп торсын! Амин!Исхаков2Исхаков

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 842

Комментирование запрещено