Татарстан этнотуризм өчен иң кулай төбәкләр рейтингында өченче урында

a5ee84e8522a438f85fb5b3cd9e0d16b2e19e12bdf0cdb660b8350bb16a7Татарстан этнотуризм өчен иң кулай төбәкләр рейтингында өченче урынга чыккан. Бу хакта «РИА Новости» Tvil.ru сервисының тикшеренү нәтиҗәләренә таянып яза.

Туристларның 12 проценты Казан, Алабуга, Болгар кебек шәһәрләрдә булып китү теләген белдергән.  Бу җәһәттән беренчелекне Алтай крае (42 процент) алган. Туристлар күчмә тормыш алып баручы себер халыкларының тирмәләре, тормыш-көнкүреше, ашау-эчүе, кием-салымы белән кызыксынуларын белдергән. Май бәйрәмнәрендә Алтай тавы итәген шау чәчәккә күмгән себер сазанагын (маральник) фотога төшереп кайтырга хыялланучылар да байтак икән. Дагыстан (14 процент) – икенче урында.

Искитмәле табигать почмаклары – Сулак каньоны, Сарыком калкулыклары белән хозурланырга, тау халкының гореф-гадәтләре белән танышырга, Дербент урамнары буйлап үтәргә теләүчеләрнең бик күп булуы ачыкланган. Этнотуризм буенча иң популяр төбәкләр исемлегенә Хакасия, Тыва, Саха, Чуашстан да кергән.

vatantat.ru

Просмотров: 448

Комментирование запрещено