«Яшьлегемә килә кайтасым»

IMG_20220413_19093510 апрельдә Яңа Ярмәк авылы клубында Флюра апай Хәлиуллина оештырган «Яшьлегемә килә кайтасым» дип аталган концерт гөрләп узды.
   

Флюра апай Хәлиуллина Исаклыда  яшәсә  дә, туган авылында концертлар  оештырганда, бер дә читтә калмый. Аларны югары дәрәҗәдә алып бара, моңлы  җырлары белән барсын да таң калдыра.

55 ел элек җылы, ягымлы яз көнендә Яңа Ярмәк авылында яшәүче  Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә дөньяга килгән ул. Быел юбиляр үзенең бәйрәм кәефе белән авылдашлары белән дә уртаклашырга уйлап, күркәм юбилее уңаеннан туган авылында зур концерт программасы белән  чыгыш ясады. 

55 ел элек дөньяга килеп, әти-әнисен сөендергән Флюра апай шулай бүген дә үзенең  тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшә.  Авылдашлары аны бик ихтирам итә!

Флюра апай Хәлиуллинага, шулай ук концертта чыгыш ясаган баянчы һәм җырчы Динар Гариповка, җырчыларыбыз Наиль абый  Галимуллинга, Наил абый Мингазовка, Марьям апай Каюмовага, Гөлчәчәк апай Гыймаевага, Сюзанна Калашянга,  биюче кызыбыз Айлина Хәмидуллинага рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Флюра апай кебек туган  авылы тормышына  битараф  түгел  кешеләр  булганда, авылыбыз яши әле!

Флюра апайны тагын бер кат юбилее белән котлап үтәбез. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете,  иминлек, эшендә уңышлар телибез. Киләчәктә дә шулай безне куандырып, яңа концертлар белән туган авылыңда чыгышлар ясарга язсын!

????????????????????IMG_20220413_195350IMG_20220413_190935

Яңа Ярмәк клубы хезмәткәрләре.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Тирә-ягындагы кешеләргә шатлык өләшүче Флюрабызны котлыйбыз

Просмотров: 719

Комментирование запрещено