Кайгы уртаклашу

Кичә, 2022 елның 17  апрелендә,  Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Шамил әфәнде Баһаутдиновның хәләл җефете, күп еллар дәвамында Самарда татар телендә чыгып килгән «Ак бәхет» исемле радиотапшыруларны, өлкә «Туган тел» татар оешмасы оештырган бәйрәмнәрне бик матур итеп алып барган Наилә Сабирҗанованың әнисе -  Римма Мәҗдулла кызы БАҺАУТДИНОВА бакыйлыкка күчте. 

Римма апа бүген өйләгә кадәр Самарның “Рубежное” зиратында җирләнәчәк. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Мәрхүмәнең урыны оҗмахта, рухы шат булсын! Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Ильяс Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 600

Комментирование запрещено