Язмышым өчен Аллаһыма рәхмәтлемен

¦в¦¦¦-¦¬TА¦-TГ¦¬¦-TВ¦-¦-TЛ21 апрельдә Лия Темирбулатовага 85 яшь тула

Шушы зур юбилее ал­дын­нан Лия апа, үзенең тормышын күзаллап, ха­ти­рәләрен яңарта. Бу язманы “Бер­дәм­лек” газе­тасына килене Наилә китереп бирде.

Мин, язгы ташкын сулары агып кит­кәч, 1937 елның 21 апрелендә Казан шәһәрендә туганмын. 1954 елда Ка­занның 80 санлы мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Институтта инженер-синоптик белгечлеге алып, 1959 елда юллама буенча Куйбышевка эшкә килдем. Биредә Җәүдәт исемле чибәр егет белән танышып киттек һәм мин аңа шундук гашыйк булдым. Хисләребез уртак булып, без 1960 елда өйләнештек. Шулай итеп, Куйбышевның бик авторитетлы, динле Темирбулатовлар гаиләсенә килен булып төштем.

Кайнатам Кыяметдин Ишмө­хәммәт улы да, кайнанам да бик тәртипле, шәфкатьле, юмарт кешеләр иде. Алар беркемне дә кунак итмичә җибәрмиләр иде. Мин, яшь килен буларак, бу матур гадәткә сокланып, үз гаиләмә дә үрнәк итеп алырга тырыштым.

Кайнатамны шәһәрдә бел­мәгән ке­ше булмагандыр, мө­гаен. Ул үзе күпне күргән, реп­рессия ачысын татыган кеше бу­ларак, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша иде. Аны бө­те­несе яратты, хәзер дә сагынып искә алалар.

Кайнатам да, әнием дә, кодаларым да (Әюповлар) тумышлары буенча Ульян өл­кәсенең Зур Черкели авылыннан. Минем өчен җир йөзендә бу авылдан да ямьлерәк урын юктыр кебек. Ул бит әниемнең дә туган авылы.

Әнием ишле гаиләдә туган. Бабам Җә­ләлетдин Мансуров мулла, үзенең ике катлы мәчете дә бар иде. Әнием яшьтән үк Коръән укырга өй­рәнгән, яшүсмер чагыннан мә­четтә дин дәресләре алып барган. Әниемнең күпсанлы шә­керт­ләре аны бик хөрмәтләп искә алалар иде. Гомеренең соң­гы елларын минем янымда, Са­марада уздырды. Аны Самарада яшәүче шәкертләре бөтен мәҗлесләргә дә чакырып, машина белән алып китеп, китереп куялар иде. Моның өчен Темирбулатовларга, Әмировларга, Но­­гайбәковларга, Бадаевларга, Үлбәковларга бик рәх­мәт­ле­мен.

Җәүдәтем бе­лән 61 ел матур гомер кичердек. Аның йө­рә­гендә сүнми торган мәхәббәт уты гомер буе ян­ды. Мин үземне бик бәхетле хатын дип саныйм. Чөн­ки мин бик күркәм кеше белән гомер иттем. Ул тышкы кыяфәте белән дә, эчке халәте бе­лән дә бик матур кеше иде. Искиткеч шәфкатьле, тыйнак, тәртипле, бик юмарт, һәрвакыт көләч, нурлы йөзле. Кызганычка, узган елның маенда яраткан ирем, әтиебез, бабабыз бакыйлыкка күчте. Бу югалтуны кичерүе миңа бик авыр булды. Кече улым Әнвәр белән киленем Наилә һәрвакыт янәшәмдә булырга тырышалар. «Ялгыз яшәмә», — дип, үзләре янына ал­дылар. Алар янында җаным җылына, кайгыларым тарала, үземне яңадан бәхетле итеп хис итәм.

Киленем Наилә дә бик матур гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әнисенең дә, әти­сенең дә иң матур сыйфатларын алган бик тә тәртипле, акыллы, сабыр бала. Килен булып төшкән көннән бирле ул безгә ярарга тырыша, Әнвәр улымны чын мәхәббәт белән ярата. Бөтен Темирбулатовлар киленебезнең безгә булган яхшылыкларын күреп сокланалар. Бик яратабыз үзен. Аллаһы Тәгаләдән мәңгелек бәхет сорап, теләкләр телим ба­лаларыма. Алар бер кыз, бер малай үстерделәр. Оныгым Әлфия Мәскәүдә адвокат булып эшли, югары уку йортын, аспирантураны кызыл дипломга тәмамлады. Камил оныгым да юрист. Бик тәүфыйклы, тырыш егет, Самарада яши. Гаилә корырга гына вакыты юк, һаман укый да укый.

Олы улым Искәндәр Санкт-Пе­тер­бургта яши. Ул – хәрби кеше, хәзер лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. Аның да гаиләсе бик яхшы, Аллага шөкер. Улым бик динле кеше, намаз укый, ураза тота. Көн саен диярлек шалтыратып хәлемне сорашып тора.

Мин бу дөньяга туганым, бә­хетле язмышым, бик матур кеше белән гомер иткәнем, балаларым, киленнәрем, онык­ларым өчен Аллаһыма мең-мең рәх­мәтлемен. Узган гоме­­рем­не күз алдымнан уз­дыр­­сам — һәр мизгелемдә Ал­ла­һым­ның рәхмәтен тоям, Әл­хәм­дү­лил­лаһи Раббиль га­лә­мин.

Һәрбарчабызга да Аллаһы­ның рәх­мәте, бәрәкәте, җән­нә­те насыйп булса иде.

¦в¦¦¦-¦¬TА¦-TГ¦¬¦-TВ¦-¦-TЛ

Лия Тимербулатова.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 791

2 комментариев

  1. Котлыйбыз! Юбилей белән, Лия Ханым!

  2. Буген Лия кодагыем ТемирБулатованын туган коне юбилей85 яшь тулды Без Лия кодагыема исэнлек хаерле гомер телибез. Кодагыем биктэ жайлы кеше ул. Шушындый зур атаклы ТемирБулатов гаилэсендэ килен булып тора алганд Без кодагыйлары Аюповлар белэн дус тату яшэвнен серлэрен белэ Ул. Зур рэхмэтлэребезне белдерэбез.