8 хәрби хезмәткәрне атып үтергән Рамил Шәмсетдинов вузга керергә җыена

92ab50792dff7d0f151254a978619b34Армиядә 8 хәрби хезмәттәшен атып үтергән өчен 24,5 еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән Рамил Шәмсетдинов читтән торып югары уку йортына керергә ниятли. Бу хакта “КП-Иркутск” хәбәр итә.

Газета хәбәрчесенә Шәмсетдиновның хыялы турында кадет классы (Шәмсетдинов шунда укыган) остазы Семен Зәйнуллин сөйләгән. Әмма иптәшләрен атып үтерүченең нинди һөнәр сайларга теләве әлегә мәгълүм түгел. Шул ук вакытта остаз Шәмсетдиновның бертуган абыйсы белән элемтәдә торуын, аның колониягә килеп йөрүен әйткән. Моңа кадәр Рамилнең эш табарга җыенуы турында хәбәр ителгән булган. Әлеге хыялының тормышка ашканмы-юкмы икәнлеге билгесез булып кала.

Рамил Шәмсетдиновның даны 2019 елның октябрендә бөтен илгә таралды. Ул Байкал аръягында хезмәт иткәндә, каравыл постын тапшырган вакытта автоматтан ут ачып, 8 хезмәттәшенең гомерен өзгән. Барлыгы 10 кеше вәхшинең пуля “яңгыры”на”эләккән. Ике офицер һәм 6 солдат шундук һәлак булган. Икесе ( контракт буенча хезмәт итүче егет һәм гади солдат) могҗиза белән исән калган.

Шәмсетдиновка хезмәттәшләрен атып үтергән өчен гомерлек төрмә җәзасы янарга мөмкин иде. Суд аны 24,5 елга катгый режимдагы колония җәзасына хөкем иткән.

vatantat.ru

Просмотров: 596

Комментирование запрещено