Зөлфәт Хәким: «Мәдәният министры Ирада Әюпованың аяк астында үрмәләп йөрсәң дә була»

274cd2c385f1e101619ce2c7f2293ba0Язучы, композитор, җырчы Зөлфәт Хәкимнең концертыннан репортаж.

 Зөлфәт Хәким дип хәлдән таям инде мин. Ул минем өчен язучыларның иң-иңе, иң тирәне, иң фикерлесе, иң сәләтлесе. Каршыма пьедестал китереп куйсалар, Зөлфәт абыйны шуның иң өске баскычына бастырыр идем. Мин генә түгел, язучылар үзләре дә шул фикердәдер дип уйлыйм. Зөлфәт Хәким – 6 роман, 8 повесть, 50 пьеса, 700ләп афоризм, күп-күп хикәяләр авторы. Аның 30лап әсәре татар, башкорт, мари, Кырым сәхнәләрендә куелган. Ә җырлары нинди соң! «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Сине югалтсам», «Газиз халкым», «Көзге яфрак» – бөтенесе дистә еллар буена хит!

Читать полностью