Ришат Төхвәтуллин концерты: күрәзәче ниләр әйткән һәм нигә җырчы хәзер «ялгыз егет» түгел

94c59a7a068d0a446b832a29a1ab01cdКазанның «Уникс» концертлар залында Ришат Төхвәтуллинның өч көнлек өстәмә концертларының беренчесендә булып кайттым. Биш ел элек Актанышта караган идем аның концертын. Шуннан бирле бер тапкыр да булырга туры килмәгән. Ә зерә! Биш ел эчендә Ришат үзе дә, командасы да, җырларының темпы да үзгәргән.

«Уникс» шыплап тулган. Бәбиләр дә, әбиләр дә инде монда. Ришатны бөтен хатын-кыз заты ярата. Шулай да яшь егетләрнең дә, ирләрнең дә саны бик аз түгел иде. Тавышы бар, моңы бар, йөз-кыяфәткә дә уңган, сөйләгәнен үлчәп кенә сөйли. Әбиләр әйтмешли, ипле һәм тәүфыйклы егет үзе.

Концерт башлануга экранда Ришатның спорт белән шөгыльләнүен — йөгерүен күрсәтүче кадрлар тезелеп китте. «Күкрәгенә тулган һава аша чиксез галәмне колачла. Табигать белән бербөтенгә әйлән. Сула!» – дип башланып китте «Сула» дип аталган концерт. Шушы урында зал белән бергәләп сулыш алып куйдык – сәхнә уртасына туры атлап һәм елмаеп, төз гәүдәле Ришат чыгып басты.

Беренче өч җырны Ришат туган авылы, әнисе һәм туганнары турында башкарды. «Мин авыл баласы, характерым формалашуга да туган ягымның табигате йогынты ясагандыр», — диде ул «Талларым» җырын башкарганчы. Дөрестән дә, аның күп җыры йә кошлар, йә авыл, йә гаиләсе турында бит. Күңелнең бөтен күзәнәкләренә үтеп кергән тавышы белән әниеңне, туган йортыңны, су буенда үскән шул талларыңны да сагындыртып куя белә. Әле «Туганнар» һәм «Әни» дигән җырларын җырлаганда экранда гаиләсе белән төшергән клиплары күрсәтелде. Һәр концертында, һәр чыгышында гаиләсе турында сүз әйтми китми бит ул. «Абыйга» дигән җырын шулай өч туган бергәләшеп җырлыйлар иде башка елларны.

«Йокылардан әни түгел, сәгать уята», — дип җырлап бетерүгә сәхнәгә оныгын ияртеп бер апа менде. «2014 елдан бирле бер концертыңны да калдырган юк. Сине Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты булуың белән котлыйм. Әле халык артисты да булырсың, халык та ярдәм итәр, – дип сөйли башлады да, - Бала кайгылары күрмә, балам. Күптән түгел улым үлде.. Гафу ит, балам», — дип елап җибәрде апа.

Чыннан да бала кайгыларын беркемгә дә күрергә язмасын шул.

Биюче музыкантлар

Биш ел эчендә Ришат үзе дә, командасы да үзгәргән. Элек Ришат үзе сөйләми иде. Икешәр алып баручы белән концертлар куеп йөри, сәхнәдә күп сөйләшми, җырлый гына иде. Хәзер үзе алып та бара, алып та кайта. Роберт Миңнуллинның «Усал булырга кирәк» дигән шигырен дә сөйләп алды әле. Җырлары белән дә үзе таныштырды, тарихларын да үзе сөйләп алды. Дөресрәге, сөйләштереп алды. Чөнки Төхвәтуллинның концертында сүзгә күп игътибар бирелмәгән. Тавыш, җыр-моң, музыкантлар – колакны ял иттерер өчен Ришат сүз алды. «Нинди генә киңәшләр бирмәделәр инде миңа. Берәрегезгә киңәш кирәк булса, миннән сорагыз», – дип күңеленә үткәнне көлеп әйтеп куйды.

Аннары: «Күрәзәчегә ышанасызмы?» – дип сорады берзаман халыктан. Зал белән дәррәү килеп: «Юк!» дип җавап бирдек. «Бөтен җирдә дә шушы сорауны бирәм. «Ышанмыйбыз» дип җавап бирәләр, тик йөриләр», — дип көлдертеп тә алды. Ришат студент елларында күрәзәчедә булган икән. Күрәзәче аңа: «Гомерең ике Республика арасында үтәр», — дип әйткән булган, ди.  Менә чыннан да Башкортстан белән Татарстан арасында үтә гомере Ришатның. Шушы тарихны сөйләде дә, башкорт халык җыры «Кара юрга» ны сиптерделәр командалары белән.

Командасы үзгәргән дигәнем дә шул хакта. Концерт башлану белән артка бер төсле итеп киенгән биш ир-ат чыгып басты. Берсе – баянчы, икенчесе – скрипкачы, өченчесе – вокалист, дүртенчесе – гитарист, бишенчесе – синтезаторда. Берсеннән берсе өздереп уйныйлар мин сиңа әйтим. Ярый, уйнавын уйныйлар, ди. Биючеләр белән бергәләп бии башламасыннармы. Скрипач белән гитарист һәрбер биюдә катнашты инде әллә. Бармаклары уйный, аяклары бии, күзләре – залда. Әле азаккы өлештәге бер җыр барышында музыкантлар, биючеләр белән бергәләп вокалистлар да бии башлады. Бииләр дә бииләр малай. Алия Карачурина да бии, командасында дагы яңа җырчы Линар Шәймөхәммәтов та, яшь егет Камал да бии, шуңа өстәп Ришат та бии. Бөтенесе бии.

«Биш ел эчендә Ришаттагы үзгәрешләр» дигән исемлеккә тагын бер пункт – Ришат хәзер бии дә икән. Дәртлерәк җыр була икән, биючеләре, музыкантлары белән бергәләп сикерә-сикерә бии башлый. Элек биеми иде бит, элек җырлый гына иде. Замана Ришаттан да универсаль артист ясаган да куйган шулай.

Ә биючеләренең барган процесстан «кайф» алулары әллә каян күренеп тора. Ришатның концертлар директоры, шул исәптән биючесе (һәм сеңлесенең ире) Илгиз Бәдретдиновның мимикасына гына карап тордым биючеләр чыккач. Каш сикертүләре генә ни тора! «Сула» җырында да, «Сөю бар әле» җырында да эшләпәләр белән биеделәр. Ритмлы җырлар шул, аларга кушылып бииселәр килде, тик урта рәтләрдә утыргач, торып басып биергә генә кыенсындым. Кайбер кызларга урта рәте дә, артта кеше утыруы да чик булмады – бастылар да биеделәр.

Төхвәтуллин лейблы

Алия Карачурина үзе ике генә җыр башкарды. Хәния Фәрхи истәлегенә «Авыл киче»н җырлады, экранда Хәния апаның фотосурәте, колонкаларда тавышы да яңгырап китте. Ришат үзе исә Илһам Шакировны искә алды. «Мондый җырларны яшь буыннар да белсен иде», — дип «Сарман вальсы»н башкарды. Башка җырларда тавышы бер дә Илһам абыйныкына охшамый аның, ә «Сарман вальсы»нда ике тамчы су кебек. Тавышның да махсус серләре бар инде. Габдулла Тукайга ияреп: «Тавышта ниләр булмас димә, очсыз-кырыйсыз тавыш бит ул».

Сәхнәдәге һәммә артист бергә җыелып, ә залдагы халык аягүрә басып, «Туган тел»не җырлаганда каз тәннәре йөгерде. «Туган телебезне онытмасак иде», — диде Ришат җырлап бетергәч.

Командада тагын бер шәп җырчы барлыкка килгән. Шулай ук Башкортстаннан Линар Шәймөхәммәтов. Башкортстанның суы шундыйдыр инде: тавышлары челтерәп аккан суга охшаган җырчылар бөтенесе шуннан. Линар Шәймөхәммәтов артта вокалист булып, Ришатның җырларын матурлап торды. Ә үзе генә «Кичерегез, таллар» дигән өр-яңа җырын башкарды. Тавышлары да охшаш, хәтта йөзгә дә охшаш икән Линар белән Ришат. «Тагын берне җырла инде», — дигән ялварулы караш ташласам да, Линар үзе генә башка җырламады. Күңелләрне кимереп ала торган тагын бер җыр кирәк Линарга. «Кичерегез, таллары» белән Ришатның «Талларым»нан калган хис-тойгыларны әйләндереп кайтарып, уйлар белән генә авылга, су буендагы шул таллар янына илтеп ташлады.  

Ә Камал Ришат Төхвәтуллин белән Элвин Грейның «Бие бас»ын башкарды. Камалны үзе кебек бер төркем биюче балалар уратып алды. Сәхнәдә – «полный фарш».  Әле Камал Ришат абыйсы белән сәхнә уртасында «серләшеп» тә алды, охшаган кызын кинога алып бару өчен гонорарын күтәрүне сорады. «Исеме Алия. Ришат абый, борчылма, Карачурина түгел», — дип тә өстәп куйды аннары. Дөресен әйткәндә, бу бик үк әйбәт корылмаган миниспектакльдән күренеш. Чын дип әйтә торган түгел инде, уйналуы да бераз аксады. Тик халык көлде, кемгә һәм нәрсәгә төртелгәнен дә аңладык. Инде күптән аңладык.

«Ялгыз егет»тән читләшү

Ришатның репертуарында ялгызлык турында җырлар бихисап. Образы да шундый иде аның – ялгыз егет. «Әйтегезче, сердәшләрем, ялгызым калырмынмы?» – дип тә җырлады, «Әллә безгә эләктеме сөюнең читеннәре», — дип моңсуланып та алды. Тик бер биш ел элек булган «ялгыз егет» образы юкка чыккан инде хәзер. Күп кенә кызларның кумиры булуыннан туктамаса да, әбиләр, бармагында балдак күрергә теләп, күпме генә текәлеп карап, «гаилә бәхете, җан тынычлыгы, сау-сәламәт бәбиләр» теләсәләр дә, үз парын табарга тилмергән «ялгыз егет» образындагы моңсулык юк кебек тоелды миңа. Дәртле җырлары да күбәеп киткән, сикерә-сикерә бии дә шуның өстенә. Тик бу аның моңы һәм үз йөзе югалды дигән сүз түгел әле. Ришат бары ул образдан үскән, аның концерт дәрәҗәсе дә башка хәзер.

Ә «иң романтик җырчы» дигән исемне мин шулай да Ришатка бирер идем. Иң азактан, сәхнә каршысына тезелеп баскан кызлар соравы буенча «Мәхәббәтем»не җырлады. Дөресрәге, инде өченче җырны басып торучы зал да аның белән бергә җырлады. Ришат: «Мәхәббәтем, кайда соң син?» – дип җырлаганда, Алия аны арттан видеога төшереп торды. Р-романтика.

Ришат үзе халык һәм классик җырларсыз булмаячак дип әйтеп куйган иде. Салмак җырлар җырлаганда да йомшак кәнәфидә оеп утыра торган түгел. Утлар әйлән-тулган килә, экран эшләп тора, Ришатның тавышы бөтен зал буйлап очып йөри. «Әдрән диңгез», күпме еллар читтә йөреп, яңадан Ришатка әйләнеп кайткан «Тыңлачы, сандугач»ны да җырлады. «Шушы җыр аша сезнең белән танышкан идем», — диде ул «Тыңлачы, сандугач»ны бер башка күтәреп. Менә аның җыры шул инде. Башка кеше Ришат кебек башкара алмый «Тыңлачы, сандугач»ны. «Тыңлачы, сандугач» та, Ришаттан башка кеше җырласа, алай матур яңгырамый. Чиләгенә күрә капкачы дип, кешеләр турында әйтсәләр дә, җыр белән кеше арасында да шундый мөнәсәбәтләр була икән бит.

«Карамалы Гобәй» – мәңгелек

Өч сәгатьлек концерт күз ачып йомганчы үтеп китте. Сәгатькә карарга теләк тә булмады хәтта. Җырлатасы да җырлатасы, ләззәтләнә-ләззәтләнә уйнаган гитаристны биетәсе килде. Инде концерт беткәч тә бер өч җырлап атты шулай да. Ә «Карамалы Гобәй» мәңгелек инде хәзер. Шыгрым тулы «Уникс» залы бербөтен булып, «Карамалы Гобәй, сагындым сине авылым» дип җырласын әле. Әле ул Казанда гына түгел, бөтен шәһәр-районнарда шул ук хәл. Карамалы Гобәй үзебезнең туган авылмыни, шар ярып кычкырып җырлыйбыз. Минем ул авылны гомердә барып күргәнем юк, ә шундый якын, шунда туып-үскән диярсең. Авылларга, гаиләләргә, туганнарга, туган җиргә һәм, иң мөһиме, моңга мәхәббәт уятучы җырчы ул Ришат Төхвәтуллин. Зәвыгын һәм моңын югалтмаса, ул тамашачысын югалтмаячак. «Харизма, тавыш, моң! Күпме көттем концертын», — дип сокланып утырган тамашачысын югалтмаячак. 

intertat.tatar

Просмотров: 502

Комментирование запрещено