«Батыр» егетләре Самараны таныта

батыр

Руслан Йосыпов (сулдан уңга), Камил Әхмәтвәлиев һәм Павел Белкин.

Самара өлкәсендә “Бердәмлек” газетасын, “Самар татарлары” журналын, татар сайтларын даими укып баручы як­ташларыбыз Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче  “Батыр” көрәш мәктәбе егетләренең яңа җиңүләр яулавын яктырткан язмалар белән һәрдаим танышып торалар.  Шушы мәкалә аша газета укучыларын чын батырлар әзерләүче мәктәпнең тормышы, ышанычлы дус та, тәҗрибәле мөгаллим дә була алган тренерлары, зур җиңүләргә ирешкән батырлары белән таныштырачакбыз.  

Көрәш — татар халкының яшәү көчен, батырлыгын, көд­рәтен күрсәтә торган киң таралган милли ярышларның бер­се ул. Ул буыннардан-бу­ыннарга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Татарлар күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә татар кө­рәше торган саен популярлаша бара, көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре ачыла.

“Эшче кыйммәт түгел, башчы кыйммәт”, дигән бик дөрес әйтем бар. Һәр эшнең башында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, авырлыклардан курыкмаган кешеләр булуы мөһим. Ә балалар белән эшләү өчен аларны чын күңелдән яратучы, киләчәкләре өчен янып-көеп йөрүче җитәкчеләр кирәк. Самара өлкәсендә көрәш батырлары әзерләүче “Батыр” спорт мәктәбенең баш тренеры Руслан ЙОСЫПОВ нәкъ менә шундый кеше.

- Руслан Наилевич, “Ба­тыр” мәктәбе кайчан һәм кем ини­циативасы буенча оешты?

- Моннан ун еллар чамасы элек, без, көрәшчеләр һәм татар активистлары, Сабантуе уздырырга әзерләнеп йөргән вакытта, эшкуар һәм җәмәгать эшлек­лесе Минәхмәт Хәлиуллов Самарада көрәшчеләр мәктәбе ачу тәкъдиме белән чыкты. Бу идея СССРның спорт мастеры, СССР Кубогы иясе булган халыкара ярышлар призеры, Бөтенроссия категориясендәге хөкемдар, гомумән, спортта да, тормышта да хөрмәт иясе булып танылган Рәшит Утешев тарафыннан да хупланды, миңа да кызыклы булып тоелды. Билгеле инде, без шунда ук “Яктылык” мәктәбе директорына юнәлдек. Радик Рәвгатович та идеябезне хуп­лап, безгә мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсен бирде һәм шунда шөгыльләнә башладык.

Шулай итеп, мин дә “Яктылык” мәктәбенә физкультура укытучысы булып килдем. Ул вакытта профессиональ спортчы, грек-рим көрәше һәм милли көрәш буенча спорт мастеры булуыма карамастан, бөтенләй башка юнәлештә эшли идем. Тренерлык юлына бастырганы өчен Рәшит Садыйковичка бик рәхмәтлемен.

- Сез “Яктылык” мәктәбе уку­чылары белән генә шө­гыльләнәсезме, әллә спорт­чы­лар­ны читтән дә аласызмы?

- Беренче төркемнәр “Яктылык” укучыларыннан гына җы­елган иде. Бераздан Рәшит Садыйкович эшләгән “Виктория” спорт мәктәбе белән хез­мәттәшлек итә башладык. Анда татар балалары күп йөри. Тора-бара алар да “Якты­лык” мәктәбе тирәсендә җыел­ды­лар. Аннан Безымянкада яшәү­че башка милләт балалары да мөрәҗәгать итә башладылар.

- “Батыр” клубында шө­гыль­ләнү түләүлеме?   

- Бушлай. Безнең спорт мәк­тәбенә күбесенчә уртача керем­ле гаиләләрдән чыккан, яисә күп балалы гаиләләрдә тәр­бияләнүче балалар килә. Алар спортка омтылалар, ә тү­ләүле секцияләр өчен түләргә мөмкинлекләре юк. Ничек ул баланы кире борып җи­бәрәсең инде?

- Руслан Наилевич, сезнең спорт мәктәбендә ничә яшьтән башлап шөгыльләнергә мөм­кин?

- Бүгенге көндә иң яшь төркем бәләкәчләренә 4 — 6 яшь. Бу Радик Рәвгатович тәкъ­диме белән оештырылган төркем. Анда башлыча “Яктылык” мәктәбенең әзерлек сый­ныфына йөрүче балалар шө­гыльләнәләр.

- Шушы 10 ел эчендә сез­нең мәктәп күпме көрәшче үстерде?

- Төгәл генә әйтә дә алмыйм инде. Бик күп. Хәзерге вакытта гына да 120ләп бала йөри.

- Сезнең кул астында тәр­бияләнүчеләр арасында про­фессиональ спортны сай­лау­чылар бармы?

- Бар, әлбәттә. Бүгенге көн­дә ике егетебез — Камил Әхмәтвәлиев һәм Абдекәрим Шералиев Россиянең спорт мас­­терлары. Шулай ук Илмаз Мәзгутов, Дамир Хилялов, Алек­сандр Измалкин, Ленар Са­фин да спорт мастерына кандидатлар.

- Димәк, алар да тиздән спорт мастеры дәрәҗәсенә ире­шәчәкләр? 

- Кызганычка, көрәштә бер нәрсәне дә алдан фаразлап булмый. Имгәнүләр дә, кө­тел­мәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.

- “Батыр” көрәшчеләре кат­нашкан иң беренче ярыш­ларны хәтерлисезме?

- Бик яхшы хәтерлим. Ялгышмасам, 2014 ел иде бугай. Без, Владимир шәһәрендә узган Россия беренчелегендә катнашып, бик уңышлы чыгыш ясаган идек: беренче һәм ике өченче урынны алып кайттык. Шуннан соң, безнең уңышлар турында ишетеп белүчеләр, “Батыр”га тартыла башладылар, бүлмәбездә урын җитми башлады. Бүген без, директор рөхсәте белән, мәктәпнең зур спорт залында ярышларга әзерләнәбез. Бик зур рәх­мәт аңа. Залда ремонт ясадык, көрәш спорты өчен махсус келәм сатып алдык. Чөнки уңыш­ларга ирешү өчен укучыларга тиешле шартлар да булды­рырга кирәк бит.

- Нинди ярышлар көрәш­челәр өчен иң мөһим?

- Һәрбер спортчы өчен Олим­пия уеннарында катнашу – спортның иң югары ноктасы инде ул. Үткән гасырның 60нчы елларында Самара өлкәсеннән Олимпия уеннарында якташыбыз, атказанган спорт мас­теры Наил Гәрәев катнашкан иде. Без аның белән бик горурланабыз. Әлегә безнең укучылар андый үрләр турында хыял­ланалар гына. Әмма шактый зур уңышларга ирешкән көрәшчеләребез бар. Мәсәлән, 4 — 7 апрельдә Сургут шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында Ка­мил Әхмәтвәлиев — икенче, Кәрим Әхмәтвәлиев һәм Айдар Галимов өченче урыннарны яуладылар. Март азагында Идрис Сапуков Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүгә иреште. Ул Уфада узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак. Шушы көннәрдә Абдекәрим Шералиев һәм Камил Әхмәтвәлиев Владивос­токта узучы Россия бе­рен­че­легендә катнашырга әзер­лә­нәләр.

- Сез Россиянең төрле тө­бәкләрендә узган ярышларда бик еш катнашасыз. Юл чы­гымнарын кем түли?  

- Бу иң катлаулы сорау­ларның берседер, мөгаен, — дип авыр сулап куйды Руслан Наилевич. — Көрәш мәктәбен ачып җибәрергә Минәхмәт Хәлиуллов ярдәм итте. Спорт залы мәсьәләсен Радик Рәв­га­тович хәл итте. Ә калганын үз көчебез белән алып барабыз. Кайвакыт минем дусларым, танышларым булыша, вак-төяк кирәк-яраклар белән ата-аналар ярдәм итә. Мә­сәлән, моннан 7 еллар элек махсус келәм сатып алу өчен бик озак акча җыйдык. Ахырда җитмәгән сумманы Илшат Ал­масович Бикташев өстәде. Бик зур рәхмәт аңа. Шуннан соң мин үзем Мәскәүгә барып, келәмне алып кайттым. Искә ала башласаң, маҗараларым хикәя язарлык. Хәзер ул келәм дә таушалды инде, яңасын алу өчен каян акча алырга, кемнән сорарга, дип баш ватам әле менә. Бәяләр дә үсеп тора, җитмәсә.

Ә юл чыгымнарына кил­гәндә, бусы бераз җиңелрәк дисәм дә була. Чөнки “Батыр”да шөгыльләнүче көрәшчеләрнең күпчелеге өлкә җыелма командасы составына керәләр һәм шәһәрнең төрле спорт мәктәпләрендә исәптә торалар. Шуңа күрә ярышларда катнашу чыгымнары шул спорт мәктәпләре бюджыннан түләнә. Шулай да, өстәмә чыганаклардан башка гына спорт мәктәбе яши алмый. Шуңа күрә ярдәм итүче һәрбер якташыбызга рәх­мәтле булыр идек.

- Әгәр дәресләрне тү­ләүле яса­сагыз, җиңелрәк бул­мас­мы?

- “Батыр”ның идеологиясе акча алып эшләү түгел, яшь буын спортчыларын лаеклы итеп тәрбияләүне күздә тота. Ба­лалар киләчәктә мөстәкыйль булсыннар, начар гадәтләр, тәр­типсезлекләр ымсындырма­сыннар, дип тырышабыз. Без­нең уйларыбызны хуплаучы, бу изге эштә катнашырга теләүчеләр күбрәк булса, әл­­бәттә, бик шат булыр идек. Са­­марада безнеке кебек бушлай эшләүче спорт секцияләре башка юк бит.  

- Руслан Наилевич, ә сез “Батыр”да бердәнбер тре­нер­мы?  

- Юк, безнең мәктәптә тагын бер тренер бар. Равил ага Фәйзуллов бик тәҗрибәле профессиональ көрәшче. Гомере буе хәрби кеше булган, хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырырга яратмый, яшьләргә тәрбия бирүдә катнаша, һөнәри осталыгы белән уртаклаша. Безнең көрәшчеләр гаиләсендә ул иң олы һәм иң мөхтәрәм кеше. Безгә ул әти дә, бабай да. Көрәшчеләр арасында олыларга карата ихтирам күрсәтү төп төшенчә булып тора. Шуңа күрә Равил абый безнең өчен дус та, тәнкыйтьче дә, ярдәмче дә. Ул һәрвакыт безнең белән бергә.

Гомумән, көрәшчеләрнең бе­рәрсе авыр хәлгә очраса, ике дә уйламыйча, ярдәмгә таш­ланабыз. Мәсәлән, чит шә­һәргә баргач, кунарга урын тап­масаң, син үзең кебек кө­рәшчеләр ярдәменә таяна ала­сың. Бу — беркая да язылмаган канун, һәм ул көрәшчеләрне эчке тәртип дигән нәрсәгә өй­рәтә. Бу өлкәдә ниндидер уңыш­ларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәтле булырга һәм сәламәт яшәү рә­веше алып барырга кирәк. Җи­ңүгә ирешү өчен дөрес тук­лану, саф һавада йөрү, алкоголь, тәмәке кулланмау, физик эш белән шөгыльләнү, көн саен күнекмәләр ясау, үзеңне чыныктыру гына да җитми. Иң беренче чиратта ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында югалып калмау. Шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Мактанып әйтүем түгел: те­ләк булганда, безнең кебек 16 квадрат метрлы класс бүлмәсендә шөгыльләнеп тә, Россия чемпионы булып була. Мондый спорт мәктәпләре тагын берәр кайда күргәнегез бармы? Минемчә, безнең “Батыр” беренче шундый клуб, — дип тәмамлады сүзен дистәләгән көрәшчеләрне зур җиңүләргә илткән тренер.

школа БАТЫР

батыр

Руслан Йосыпов (сулдан уңга), Камил Әхмәтвәлиев һәм Павел Белкин.

Әңгәмәдәш — Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 574

Комментирование запрещено