Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграмм-каналында Туган тел көненә багышланган видео урнаштырды.
«Туган тел – халык җаны, ул безгә яшәргә һәм иҗат итәргә көч бирә», – диелә видеода.
Бәйрәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә. Татар классигының цитаталарын язып, интернет-кулланучылар да котлауларга кушылды.
Просмотров: 527