Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

b980cac4203615ed7ff94700d8b1c2bf«Габдулла Тукай бүген дә яши. Бу традицияне туктату дөрес булмас иде», — диде Ирада Әюпова.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев шагыйрь Габдулла Тукайның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр куйды.

«Габдулла Тукай бүген дә яши. Бу традицияне туктату дөрес булмас иде. Тукай премиясе тантанасын әзерләгәндә без шагыйрьнең бүгенге көндә дә актуаль булуына төшендек. Кешенең үз тамырлары турында онытмавы мөһим. Һәм шуның өчен дә традиция дәвамлы булырга тиеш», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла традицияләрне саклау, аларны дәвам итү яклы булуын әйтте.

«Һәйкәлгә чәчәк салу, баш июнең мәгънәсен аңлап бетермим, ул мәҗүсилектән калган йола. Каләмдәшләр, хакимият кешеләре белән бергә җыелып, күрешүнең зыянын күрмим. Без барыбер Тукайның рухына дога кылабыз», — диде ул.

«Шоңкар» журналы мөхәррире, Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Габдулла Тукайның искә алу кичәсендә берничә тапкыр катнашканы булган. «Мин, башкорт буларак, Тукай иҗаты белән кечкенәдән таныш. Ул үзенең халкын, милли әдәбиятны югары дәрәҗәгә күтәргән уникаль кеше, иҗатчы булган. Тукайны хөрмәт иткәндә халык яшәячәк. Татарлар өчен горурланам», — диде ул.

Чәчәк салу тантанасында бер төркем татар зыялылары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашты.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 531

Комментирование запрещено