Җир шарында җәбер-золым кимрәк булыр

velikaya-otechestvennaya-voyna-7543-1Галимнәр әйтүенчә, дөнья яралтылганнан бирле җир йөзендә 200 мең сугыш булуы билгеле һәм аларның нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуы да күрсәтелгән: җир бүлешү, сәясәт, дин, кабилә һәм кавемнәр арасында килеп чык­кан низаглар һәм башкалар.

Бүген инде менә Россия Украина җирендә сугыш башлады. Башламыйча да мөмкин түгел, сәбәпләре артык күп һәм мин үзем дә аларга шаһит.

Мин 1969 — 1971 елларда Польшада хезмәт иттем. Без­нең белән бергә Украина малайлары да хезмәт итәләр иде. Көнбатыш Украина халкының кем булуын үз күзем белән кү­реп тордым. Шаяртып кына сорый идем: “Микола, ә бабаңда сугыш кораллары бармы”, - дим. Ул яшерми дә: “А как же! Чердакта пулеметы, аңа өстәп ике ящик патроннары майлап куелган. Ул инглизлар килгәнен көтә. Килерләр дә безне бу руслардан коткарырлар”, - ди.

Бу сүзләр әлеге сугыш башлангач кына исемә төште, көл­кесен-көлке дә, ә чынлыкта хак сүз булып чыкты. Гасырлар буе Европа безне — гади халыкны сугышка кертеп, үзләренә хәрби дәрәҗә алу өчен сугыштырганнар. Күбесе дөньялыкта ук җәзасын алган инде, теге дөньяда да алар мәңгелек утта яначак­лар.

Миңа ике мәртәбә Болеславец шәһәрендәге М.И.Кутузов музеенда булырга туры килде. Анда бик күп ватандашларыбыз һәлак булган һәм шушында күмелгәннәр. Михаил Кутузов шундый васыять әйтеп калдырган: “Минем йөрәгемне Мәскәүгә илтеп күмегез, ә тә­немне шушы Болеславец юлы буена урнаштырыгыз. Еллар үтәр, ә Европаның сугышырга яраткан усал халкы яңадан Рос­сиягә каршы сугыш башлар. Без­нең батыр җиңүчеләребез янә аларны тар-мар итеп кайтарып җибәрерләр. Шушы юл аша үткәндә каберемә честь би­рерләр һәм искә алырлар”.

Дөрестән дә шулай килеп чыккан бит. Фашистларны нәкъ шушы юлда тар-мар итеп ташлаганнар безнең геройлар.

Кызганычка, бүген батыр солдатларның каберләрен буль­дозер белән тигезләп ташладылар, ә без яткан казармаларда хәзер НАТО гаскәрләре хуҗа булып йөри.

Шуны уйлыйм: бу сугышны башламыйча, прези­ден­ты­бызның бүтән чарасы калмагандыр. Ата-бабаларыбыз сугыш барышында күргән зыянны исәпләп-хисаплап бетерерлек тә түгел бит. Шушындый авырлыклар күреп фашизмны бетерделәр, ә ул кабат башын калкыта. Башка чара юк: бабаларыбызның эшен дәвам итәргә һәм җиңеп чыгарга.

Ислам дине, Аллаһы кушканча, тыныч яшәүне алга куя. Әмма да золым көчләре, башка халыкларны буйсындырып, җир байлыкларын тартып алып, бар дөньяга хуҗа булып яшәүне кулай күрә. АКШ җир күләмендә җандарм вазифасын үтәмәкче. Халыкның яшәү рәвешен үзгәртү, әхлаксызлык, наркомания — барысы да алардан керә. Алар сәясәтенең асылы — йомшак сыйпап каты утырту, астыртын, мәкерле алдау. Киләчәк тә, мәңгелек тә аларны уйландырмый.

Бөек Ватаныбызны саклаучы мәрхүм-мәрхүмәләргә дога кылырга онытмыйк. Балалары­бызга, оныкларыбызга да сең­дереп калдырырга кирәк — нинди авырлыклар аша якты тормыш яулап алынды! Аны дош­манга бирсәк, тарих безне кичермәс.

Бөек Җиңү көне алдыннан башыма шундый уйлар кил­де әле менә. Барыбызны да Бөек Җиңү бәйрәме бе­лән котлыйм! Якын киләчәктә әле­ге махсус операция дә тә­мамланыр, һәм Җир шарында җәбер-золым кимер, дип ыша­нам. Гамәлләребез төзек, эшләребез имин, тормышларыбыз тыныч булсын иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 542

Комментирование запрещено