Яңа Ярмәк авылы клубында һәм китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
Туган теле — татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн — зур бәйрәм. Чарабызны «Күңелләрдә мәңге сүнмәс Тукай моңы» дип атадык.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар, Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият-поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.
Китапханәче «Күңелләрдә мәңге сүнмәс Тукай моңы!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде.
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 733