Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ифтар мәҗлесе үтте

X8a2LHS0UPZr9KnGYcnCqizuWA-AhR55kz-gSIUbpis5CE3-ZR0jYoMnjAAB2sxEvEJncNIXso9RDbzkcHIJ-WmxКамышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ифтар мәҗлесе үтте. Чарага төрле яшьтәге ураза тотучы  хатын-кызлар чакырылган иде.

Әлхәмдүлилләһи, өстәлләрдә нәрсә генә юк иде. Алар - Аллаһының нигъмәтләре, үзәктә эшләүче ханымнарның куллары белән пешерелгән ризыклар, кунакларыбыз алып килгән күчтәнәчләр. 

Авыз ачып, ризыклар белән сыйлангач,  Гүзәл Габдулла кызы Бикмөхәммәтова  Коръән аятьләрен укыды. Барлык мәетләребезнең рухларына догалар кылынды, шушы табында утыручыларга хәерле гомер, күркәм хезмәт, ил-көннәребезгә иминлек теләнде.

Бу инде ашап-эчеп кенә утырган мәҗлес булмады, күрешеп, хәл-әһвәл сорышу, аралашу, бер-берсе белән серләшү кичәсе дә иде. Әйе, ифтар — ашау гына түгел, ул – аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. 

Барлык апалар исеменнән табынны әзерләп, олылырның күңелләрен күргән хезмәткәрләргә, аларның җитәкчесе Наилә Таһир кызы Габидуллинага ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде. «Эшләрегез уң, йөзләрегез якты, кылган гамәлләрегез изге һәм саваплы булсын», — диелде. 

Шулай ук барча килгән кунакларга зур рәхмәтләр белдерелде: алар алып килгән күчтәнәчләр һәм садакалар әҗердән булсын иде.

Ифтардан соң хатын-кызлар күтәренке күңел белән гыйбәдәтләрне дәвам итәргә мәчеткә киттеләр. Укыган намазларыбыз кабул булсын иде, Аллаһы Тәгаләм, үзеңә тапшырдык, барыбызга да хәерлесен насыйп ит. Амин.

Изге Рамазан ае тәмамлануга да санаулы гына көннәр калып бара. Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә  эшләүчеләр исә авыз ачтыру мәҗлесләрен уздыру белән генә чикләнеп калмый, ә махсус ифтар өчен азык-төлек тупланмалары булдырып, мәҗлесләргә йөри алмаган чал чәчле өлкәннәребезгә, мохтаҗларга, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, хастахәнәдәге чирлеләргә илтеп бирәләр. Аларның да тормышларына бераз булса да ямь өстисебез, үзләрен куандырасыбыз килә бит. 

XNVXYspUrmMcRlI-ZuUyVtydpumXn1PvLq0ffoU_bOTA3qou8IjStwNdqiaeg7ny5vTv56j-bfb0NlNZIE0OtVjIX8a2LHS0UPZr9KnGYcnCqizuWA-AhR55kz-gSIUbpis5CE3-ZR0jYoMnjAAB2sxEvEJncNIXso9RDbzkcHIJ-Wmx

Камышлы авылының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания ДИНДАРОВА.
 
 
 

Просмотров: 884

Комментирование запрещено