Сәләй Вагыйзов музеенда Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм иттек

i6ZWWFNb3tv79Tudf9XstRsRM8OMSQLqgk1j2W2RpkPTPXuZTEnMnBBHCL3vy8SjbVZncX4FyKrYRR4rtOSCDLH228 апрельдә С.Г.Вагыйзов исемендәге музей-йортыбызда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Байтуган авылы мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары җитәкчеләре Ф.Ф.Сәлахова,  Е.Ш.Сәйдашева  белән биредә кунакта булдылар.

Габдулла Тукайның ятим балачагын, язмышын искә алдык, китапларын укыдык, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләдек, татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын күмәк  башкардык. Ахырдан тәм-томнар белән чәй эчтек.

«И, туган тел, и, матур тел!», – бөек шагыйребез Г.Тукайның шушы кадерле, балачактан таныш, якын шигырь юллары онытылмый, барыбызның да күңелендә саклана. Чөнки ул безгә әниләребезнең күкрәк сөте белән кереп, аңыбызга, хәтеребезгә сеңеп калган.

8XeL4YRlBq9tl-n3_esHpsCqRyZWBMr23QgGTXLcb0CY6CPVFtVNJGb9uHrG2JouHHIYfl5GU7BZ11uTK01T57e-i6ZWWFNb3tv79Tudf9XstRsRM8OMSQLqgk1j2W2RpkPTPXuZTEnMnBBHCL3vy8SjbVZncX4FyKrYRR4rtOSCDLH2 Oj_CQ78FpvoqDucq0mZHQ2AOBUCuMVDFyuuqGOt4j7gHhFpoFsFiiQcEvSJoVa709Z11M_iHbc7r0_9mLcXMs-Wl qgfcjDG2F2-cPors8LRZWKUdsqd7Vvw1P-MPtNkdLLb3CAH15SAhnKtfAOp5m7pdclGWkA5HsZ6GtdhVO2PY01hV x7ZaBfudTbP0CiIi01XlN-wv4_wc0C__zWGMJXRXYYkBL1omxdeDYlNkXZz3l3WyAcoow4ZkpfPSqbsktEZhUfVn

Нурания АБЗАЛОВА.

Байтуган авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 829

Комментирование запрещено