Рамазан аенда мөселман кардәшләребез бер-берсенә шәфкатьле булып, күбрәк игелекле эш-гамәлләр кылырга омтылды. Ураза безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итте.
Ай дәвамында Камышлы авылының Жилгородок бистәсендәге мәчет гөрләп торды. Биредә тәравих намазлары укылды, 30 апрельдә авыз ачу мәҗлесе узды, 2 майда мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Җәмәгать белән бергә тәравих, гает намазларына басулар, авыз ачулар, мул өстәл янында Аллаһы Тәгаләне, Мөхәммәд пәйгамбәребезне данлаулар мөселманнарны изге эшләргә берләштерде, тагын да дуслаштырды.
Бәйрәм яктысы, җылысы һәр йортка иңсен, һәр гаиләгә иминлек китерсен!
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 804