Ярымай мәчетне саклап калды

яшенЯз башында яңгы­ра­ган яшеннәр, күк күк­рәүләр кыш белән яз тарткалашудан, диләр ха­лыкта. 27 апрельдә Са­марада яшенле көчле яңгыр булды. Шәһәр өс­тендә берничә сәгать буе күк күкрәгән тавышлар яңгырап, яшеннәр ялт-йолт атып торды. Социаль челтәрләрдә шун­да ук бер-бер артлы яшен яшьнәгән миз­гел­ләрне төшереп алган фотолар пәйда бул­ды. Зубчаниновка бис­тәсендәге «Болгар мирасы» мә­чет­енең ярым­аена суккан яшен фотосы арада иң популяры булгандыр, мөгаен. Манара очына эләккән разряд үзе дә күктә ярымай формасын алган. Могҗизамы бу?

- Бу күренешне ниндидер бер могҗиза дип атамас идем. Чөнки, бу очракта манара һәм ярым­ай яшен кайтаргыч ро­лен уйнаганнар. Элек авылларда яшен суккан мәчетләр янганны ишеткәнем булды. Бәхеткә, безнең мәчет бинасы да, кешеләр дә зыян күрмәде, Аллаһыга шөкер, — дип сөйли «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 647

Комментирование запрещено