Әлфәт Закирҗанов: Тукай тәнкыйтьтән өстен, аның турында начар сүз ишетәсе килми

8fdae4ab3d05118505fdbbeff2a5da66«Без аны халыкның йөзе буларак кабул итәбез, аның менталь сыйфатларын үзенә туплаган шәхес буларак күзаллыйбыз. Бу — миф. Ләкин ул халык өчен кирәкле миф», — диде галим.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, Габдулла Тукай татар милләтенең символы буларак кабул ителә, шунлыктан аны тәнкыйтьтән өстен дип карарга кирәк.

«Һәр халыкның яшәеше, милләт буларак танытучы билгеләре бар. Тукай – шундыйлардан. Шуңа күрә без аларны тәнкыйтьтән өстен дип әйтәбез. Алар турында безнең начар сүз ишетәсе килми. Без аны халыкның йөзе буларак кабул итәбез, аның менталь сыйфатларын үзенә туплаган шәхес буларак күзаллыйбыз. Бу — миф. Ләкин ул халык өчен кирәкле миф», — диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, әдәби иҗат – кешенең дөньяга карашының образлы чагылышы, укучыларга шуны аңлатырга кирәк.

«Хроника материалларын уку бер кызыклы фикергә китерде – Тукайны кайвакыт кызганыч итеп күзаллау бераз гына артып китә. Тукайның «Исемдә калганнар»ы – әдәби әсәр. 2,5 яшьлек Тукай дип, якыннары сөйләгәннәр буенча язган ул. Шәрифә карчыкны да явыз карчык итеп күзалларга кирәкми. Мәктәптә балаларга өйрәткәндә аны шундый образ буларак бирүне мин дөрес дип тапмыйм», — ди галим.

Әлфәт Закирҗанов шулай ук Тукайның бабасы – Зиннәтулла картны да искә алды. «Ул үзенең оныгына бик үк җылы карашта булмавын, шулай ук, Тукай үзенә сөйләгәннәр буенча язган. Ләкин моның әдәби әсәр икәнлеген һәм аның уйланма катламда булуын искә алу кирәк», — дип искәртте ул.

Галим фәлсәфә, психология кысаларында берничә фән, һәм караш яссылыгында Тукай иҗатына якын килүнең мөмкинлеге барлыгын әйтте. «Фәлсәфи яктан караганда, татар менталитеты ни өчен Тукай фаҗигале язмыш аша килгән, ни өчен Тукайны бүгенге көндә рус милләтеннән булган кешеләр без теләгәнчә кабул итә алмый? Аның өчен татар менталитеты, психологиясе, фәлсәфәсен ачу аша Тукайга килү – фәнни-популяр хезмәтләр басу сорала», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 564

Комментирование запрещено