Дания Гомәр кызы ӘЮПОВАга!

unnamedСезне шушы шатлыклы бәйрәмегез - җан тиб­рәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйм! Сезгә сихәтлек, зирәклек, зиһен сафлыгы телим. Күңелегез тыныч, малыгыз бәрәкәтле булсын. Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Яктылык» татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә Габделҗан кызы ДАШКИНАга — 75 яшь!

article38460Хөрмәтле Хәридә  ханым!

Без Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Самарда егерме ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда оештырылган өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә Сез килеп кердегез! Шуңа да Сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Roses_Many_White_508488_1600x1200Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самарның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы ГАЗИЗОВка!

116526_i_articleХөрмәтле Радик әфәнде!

Без Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!

Сез — төбәгебезнең танылган шәхесләренең берсе. Татар җәмәгатьчелеге алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга, үстерүгә бәяләнмәслек зур өлеш кертәсез.

79869-1389649621Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Шамил кызы Наилә САБИРҖАНОВАга!

1-DSC_0046Хөрмәтле Наилә ханым!

Мин Сезне йөрәктәге иң кадерле хисләр белән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. 

Сез - күп еллар дәвамында Самарда татар телендә чыгып килгән «Ак бәхет» исемле радиотапшыруларны, өлкә «Туган тел» татар оешмасы оештырган бәйрәмнәрне бик матур итеп алып барган шәхес.

Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим. 

bouquet21_3_800И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.