41нче ел, 22 июнь. Таң атып килә, халык тыныч йокыда. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең илгә басып керәләр. Аяусыз сугыш башлана. Барлык Совет кешеләре кебек үк Яңа Ярмәк авылыннан да дәхшәтле сугышка ир-атлар китә.
Әхмәтгали абзый 1901 елны Ярулла бабай белән Гөлмафа әбиебезнең икенче баласы булып дөньяга аваз сала. Ул бик тә тырыш, уңган, кешелекле, намуслы бала була. Тиз үсеп, кул арасына керә. Җәйге айларда кырда эшли, кышын мәдрәсәдә укып йөри. Коръәнне яттан укый, алтын язулы белешмә (аттестат) ала.
17 яшеннән үлгән апасының документлары белән беренче бөтендөнья сугышына китә. Аннан дошманннарны тар-мар итеп, исән-сау әйләнеп кайта. Аяусыз сугыша ул. Абзыебызның күкрәк тулы медальләре — шуның дәлиле…
Фронттан кайткач, өч ел армия сафларында хезмәт итә. Хезмәттән кайткач, авылда төрле эшләрдә эшли.
1926 елны бик булдыклы, чибәр Наҗат исемле күрше Иске Ярмәк авылы кызына өйләнә. Никахлар укытып, кечкенә генә туйлар ясап, матур гына яшәп китәләр. 1927 елны кызлары Әкълимә туа. Куанычларының иге-чиге булмый.
Үзләре аерым өйләр корып, сарайлар ясап, кечкенә генә мунчалар бурап, көн күрәләр. Наҗат әби белән Әхмәтгали абзыйның җиде балалары туа, дүртесе үлеп китә. Сабыйлар инде — оҗмах кошлары, урыннары йомшак булсын… Исән калган балалары: Әкълима апай (1927 елгы), Фәез абый (1930 елгы), Әсхәт абый (1937 елгы).
Шулай матур гына яшәп ятканда үзләрен колхозга керергә димлиләр, абзый колхозга керми. Куркалар да инде. Элек бит кем белсен колхоз нәрсә икәнен!
Кулак исемен алган абзый гаиләсе белән авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Иркутскийга баралар, армиядә бергә хезмәт иткән иптәше чакырып ала.
1941нче ел. Абзый үзе теләп, беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышына китә. Гаиләсе яңадан туган авылга — Яңа Ярмәккә кайтып урнаша. Өй каралты-куралары шул килеш сакланган була.
Әхмәтгали абзый К.К.Рокоссовский маршалының командованиесы астында һөҗүм итү операциясендә катнаша. Аның аягы яралана, госпитальдә ятып чыга да, кабат сугышка китә. 45 елны кабат яралана. Шулай итеп ул сугыш беткәннән соң да бер ел госпитальдә ята һәм туган авылына 1946 елның ноябрендә генә кайта. Сугышта аяусыз хезмәт куйганы өчен бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Авылда аны колач җәеп каршы алмыйлар, билгеле. Колхозга кермәгән бит, үзенә эш тә бирелми. Ә бит гаиләне туендырырга кирәк. Абзыебыз күрше «Рассвет» совхозына балтачы булып эшкә урнаша. Көндә иртән (кар, яңгыр, буран булса да) ике чакрым араны үтеп, бер көн дә эшкә бармыйча калмый. 32 ел эшли ул анда, барлык стажы — 45 ел. Кешедән ким-хур булмас өчен бик тырышып көн күрә шул ул.
Һәр туган көнгә куанып, булганына шөкер итеп яши белгәннәр туганнарым — Наҗат апай белән Әхмәтгали абзый Яруллиннар. Уллары зур уку йортларында белем алганнар. Кызлары Әкълимә апай төрле эшләр башкарды. Барысы да башлы-күзле булып, үз йортлары белән яшәделәр.
Абзыебыз 71 елны вафат булды, инде Наҗат апабыз да юк инде, балалары да вафат. Искә алуларым дога булып барсын иде инде, Ходаем.
Балаларының балалары, Аллаһыга шөкер, тырышып-тырмашып көн күреп яталар, исән-саулар.
…Ул авыр еллардан соң байтак сулар акты, җилләр исте. Авыллар, шәһәрләр, юллар төзелде. Әмма бер яра да төзәлеп бетмәгән шул әле. Күңел яралары әле берничә буынның гомерләренә җитәр, җанны әрнетер…
Бу Җиңү зур корбаннар аша килгән. Һәм менә, Аллаһыга шөкер, 77 ел илебез халкы тыныч тормышта яши. Батырларны онытырлык түгел! Без аларга бурычлыбыз. Аларны онытырга хакыбыз юк!
Әбисенең язуларыннан файдаланып, Рузалия ГАФУРОВА әзерләде.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 949