Казанда Төрки кино көннәре узачак

kino«Татаркино» оешмасы Төркия консулы инициативасы белән 13-18 майда Казанда Төрки кино көннәре уздыра. Фильмнарны «Мир» кинотеатрында күрсәтәчәкләр.

Төрки кино көннәрен ачу тантанасы җомга көнне 16:30 сәгатьтә була, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы

Чарага Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанда яшәүче төрки халыклар диаспоралары вәкилләре чакырылган.

Төрки кино көннәре программасына Төркиядә, Казахстанда, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Саха (Якутия) Республикасында, Хакасиядә һәм Татарстанда төшерелгән иң яхшы фильмнар кергән. Программадагы кайбер фильмнарга Казан халыкара мөселман киносы фестивале бүләкләре тапшырылган. Билет бәясе 100 сум, аларны «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында сатып алырга була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 813

Комментирование запрещено