Лофт кунакханәсендә

IMG_9148«Казанның ифтар мәҗлесләре дә­рәҗәсенә күтәрелделәр. Киләчәктә Мәскәү ифтарларын да куып җитә алачаклар»

Самараның Лофт кунак­ханәсендә “Әлфия Сөләйманова студиясе” хатын-кызлар өчен икенче мәртәбә ифтар мәҗ­лесе үткәрде. Әлеге чараны хәйрия кичәсе дип атарга да була. Анда җыелган садака акчаларының бер өлеше Булат исемле батыр малайны дәвалау өчен тотылачак.

Чарага 130лап хатын-кыз, сигез спикер (алып баручы) һәм җиде ярминкәне алып баручылар килгән иде.  Казан кунагы Аида Баһавиева да бу кичәнең актив спикерларының берсе иде.

Ифтар мәҗлесен Әлфия Сәрварова Коръән сүрәләре уку белән башлап җи­бәрде. Мөнәҗәтләр җырлаган “Яктылык” мәктәбе кызларының нәфис тавышлары баштан ук чарага сафлык, иман нуры иңдерделәр. Чараны алып барган Лилия Әкимова да, Әлфия Сөләйманова фикеренчә, чараны җылы, төгәл һәм зә­выклы итеп үткәрде.

Ак киемнәр киеп килгән хатын-кыз­лар, бай өстәлләр, әкрен генә агылган көй, чәчәкләр белән уратып алынган фотозона һәм белер-беленмәс сыйфатлы хушбуй исләре бүгенге ифтар мәҗлесенә гүзәллек өстәп тора иде.

- Аллаһыга шөкер, барысы да мәҗ­лестән канәгать калды. Ел саен үт­кә­реләчәк мондый ифтарларны тагын да күңеллерәк, файдалырак итеп үткәрү турында уйланабыз. Планда чараны, патнерләр ярдәмендә, бөтен кешеләр өчен дә ачык итеп үткәрү. Быелгы парт­нерларыбыз — “Дуслык” хәләл колбаса һәм ит сату, “Gulnaz” кулдан ясалган торт, зефирлар ясау, “Абушаевлар” чүп­рәсез икмәк салу җәмгыятьләрен юмарт, эшлек­ле һәм миһербанлы ке­ше­ләр җитәкли, дип әйтер идем. 

Дөресен генә әйткәндә, быел ифтар мәҗлесен уздыруга җаваплырак ка­радык – географиясен киңәйтеп, Казаннан спикер чакыра алдык. Ул хатын-кызларны гаилә финансларына җаваплы карарга өйрәтте.

Шулай ук үзебез җитештергән мө­селман киемнәр коллекциясен күр­сәт­тек. Без моңа ярты ел буе әзерләндек. Аларны миңа һәм кызларыма таманлап тектеләр, өлгеләрен берничә мәртәбә үзгәртергә, әзер булган күлмәкләрнең берничәсен сүтеп, яңадан тегәргә ту­ры килде. Мин бөтен эшкә дә зур җа­ваплылык белән карыйм бит. Шулай тырыша-тырыша, коллекция барыбызга да ошарлык итеп эшләнде. Без аны “Зәвык. Тыйнаклык. Артык бизәксез” дип атадык. Бу киемнәрне башка әйберләр белән дә кияргә мөмкин, — дип сөйли Әлфия Сөләйманова.

Оештыручының сүзләренә караганда, бу ифтарны уздыру идеясе кызы Самия ясаган рәсемнән алынган. Афиша өчен менә дигән рәсем бит, дигән уй башыннан йөгереп узган. Шуннан башланган да инде.

Спикерларның чыгышларында төр­ле темалар яңгырады – психология, сәламәтлек, финанслар, балалар белән аралаша белү осталыгы һәм юридик белем.

2019 — 2020 ел нәтиҗәләре буенча Казаннан чакырылган спикерыбыз Аида Баһавиева Россиянең 20 иң яхшы киңәшчесе дип табылган. Ул 2010 елдан бирле олыларны һәм балаларны финанслар белән идарә итәргә өйрәтә, мөселман балалары өчен “Уңыш пирамидасы” уены уйлап чыгарган, шулай ук “Финанс сәламәтлек” онлайн курсы авторы да. Күптән инде Аида радио- һәм телетапшыруларда катнаша, массакүләм матбугат чараларында чыгып килә торган материаллар авторы һәм герое да.

- Аида, кичәге ифтардан нинди тәэ­сирләр алып чыктыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, бик зур гаҗәпләнү хисе кичердем. Бу кадәр күп кешенең дус булып бер юнәлештә барганын күрү минем өчен көтелмәгән хәл булды. Елмаюлы йөзләре ихлас аралашу өчен ачык булуларын күрсәтә, очрашуны көтеп алулары сизелеп тора. Башка шәһәрләрдә башкачарак: төркемнәр­гә аерылып, башкалар белән аралашырга ашыкмыйлар.

Ә Самарада миңа барысы да бик ошады. Дусларча ачык, аралашуга бай ифтар булды бу. Самара хатын-кызлары үз фикерләрен яшереп тормыйлар, Әл­фиядән рөхсәт алып, микрофонга ки­ләләр һәм уй-фикерләре белән ачык­тан-ачык уртаклашалар.

Моңа Лофт кунакханәсенең атмосферасы да ярдәм итә кебек – музыка, матур итеп бизәлгән зал, кайвакыт хәтта мине дә гаҗәпләндергән моментлар булып алды. Мин үземне Самарада дип хис итмәдем. Казанны басып җиттегез, хәтта Мәскәү дәрәҗәсенә дә кизәндегез, дип әйтер идем. Оештыру эше ул кайда да яхшы инде. Ә менә программаның бу кадәр тыгыз булуы беркайда да юк. Бик шәп, бик югары дәрәҗә күрсәттегез!

IMG_9136IMG_9148 IMG_9161 IMG_9188 IMG_9281 IMG_9359 IMG_9371

Хатын-кызлар ифтарында Вероника Шәһидуллина башкаруында нәшид дә яңгырады. Ул  беренче мәртәбә нә­шидләр белән Казан хатын-кызлары өчен уздырылган “Fashion ифтар”да чыгыш ясаган һәм хупланган.

“Шундый җылы, күңелгә ятышлы чара өчен оештыручыларга чиксез рәх­мәтләремне җиткерәбез”, диеп, хатын-кызлар теләр-теләмәс кенә таралыштылар.

Айгөл МИНАСТИНОВА.

Эльвира МОСКАЛЕВА фотосурәте.

(“Дуслык” сайтыннан).

«Бердәмлек».

Просмотров: 885

Комментирование запрещено