Надеждино авылында өмә узды

IMG_20220430_09531630 апрельдә Кошки райо­нының Надеждино авылы зи­ратында өмә уздырылды. Авыл­ның төрле урамнарында бел­дерүләр элеп чыккан идек. Иртәнге сәгать сигездә зиратка утызлап кеше килде, аның тирәсендә егермеләп машина җыелган иде. Өмәчеләр бөтен кирәк-ярак инструментларны үзләре белән алып килгәннәр. Авылдашларыбыз бик теләп һәм җитезлек белән эшкә ке­рештеләр.

Аллаһыга шөкер, ел саен шулай авылда һәм читтә яшәү­че авылдашларыбыз, язгы һәм көзге өмәләргә җыелышып, зиратны һәм тирә-ягын чис­тартабыз. Хуҗалары булмаган каберләрне дә тәртипкә ки­терәбез. Шушы изге эштә кат­нашкан кешеләргә: Ислам Шаһиәхмәтовка, Исхак, Илһам һәм Илмир Хөсәеновларга, Шамил Хөснетдиновка, Гайсә Хәсәновка, Әхмәт Вахитовка, Рамил Мөхәмәтовка, Котдус Кыяметдиновка, Гомәр Моталлаповка һәм барчасына да Аллаһының олы рәх­мәте яусын!

Быел җәен мәчетебезгә 25 ел тула. Барча авыл халкын шушы зур вакыйга белән тәбрик итәм.

IMG_20220430_095316

Мәсхүт хәзрәт КЫЯМОВ.

Надеждино авылы,

Кошки районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 927

Комментирование запрещено