Сабир абыйның алмалары

Сабир Сафиуллин11941 елның 22 июнендә башланган сугыш безнең Яңа Ярмәк авылын да чит­лә­теп үтми — 176 кеше фронт­ка китә, 98се мәңгегә яу кы­рында ятып кала, икенче яр­тысы гарипләнеп кайта. Бу язмам, сугыш кырында бер аягын югалтуга карамастан, үрнәк гомер иткән Сабир Сафиуллин турында.

Сабир Камышлы районы­ның Яңа Ярмәк авылында Ярулла һәм Гөлмафа Са­фи­ул­лин­нар гаиләсендә алтынчы, иң төпчек бала булып дөньяга килә. Яшьли кул арасына  керә башлый ул. Мәктәптә дә гел бишле билгеләренә ге­нә укый. Үз куллары белән ясаган чаңгыларда да яхшы шуа, тәртипле һәм сабыр егет булып үсеп җитә. Урта мәк­тәпне тәмамлагач, үзешчән сән­гать белән мавыгып китә, спек­такль­ләр куюда катнаша, кыскасы, бик актив егет була ул.

1940 елның көзендә аны ар­миягә алалар. Командирла­рыннан әнисенә гел рәхмәт хатлары гына килеп тора.

Сугыш башлангач, 1941 ел­ның август аенда, солдатны сугышка алып китәләр. Байтак юл үткәч, поезд Польшага барып җитә. Кинәт кенә килеп чыккан фашист самолетлары станцияне бомбага тота башлый. Сабир һәм сабакташы — Иске Ярмәк егете Әсхәт Мөхәммәтҗанов, вагоннан төшеп, урманга таба йөгерәләр. Шартлаудан исән калган солдатлар якындагы ар­миягә кушылалар. Сабир ике тапкыр яраланып гос­пи­таль­ләрдә дәвалана. Савыккач, тагын сугышка керә.

…Белгород тирәсендә дош­ман белән кара-каршы сугыш бара. Безнең солдатлар кырыла гына, чөнки көчләр тигез түгел. «Чигенергә!» — дигән приказны Сабир ишетмичә кала. Шул вакытта көчле шартлау ишетелә, һәм аның өстенә снаряд кыйпылчыклары коела, ул җиргә ава, атышу тынып торган арада аны иптәшләре эзләп табалар. Сабир алардан документларын гына алып китүләрән, ә үзен кал­дыруларын үтенә, үләм, дип уйлый. Сабир аңын югалткан килеш иртәнгә кадәр сугыш кырында ята. Иртән немецлар килеп төрткәлиләр, типкәлиләр һәм ул күзләрен ача. Кулы бе­лән үзенә таба ымлап, «атыгыз мине», дип аңлата. Ләкин немецлар аны атмыйлар. Кулга алып, җәзалап үтерергә боерык булган икән. Безнең яралыларны җыеп алып, иске генә бер чоланга ябалар. Кич белән тагын шартлаулар ишетелә. Чо­лан ишелеп төшә, ә авыр яралылар үлә. Ләкин Сабирның го­мере бетмәгән булган икән. Иртән авыл халкы бу мәет базын килеп карый, һәм бер хатын Сабирның кыймылдавын күреп ала. Бу хатын аны тирәнрәк чокырга төшереп яткыра да өстен алам-салам белән каплый, су эчерә һәм алма биреп калдыра. «Без немецлар кулында, үлгән булып ят», — дип китә хатын. Икенче көнне немецлар тагын бөтен җирне тентеп чыгалар һәм инде Сабирны да табып алалар. Ул тагын аңын югалта. Аңына килеп күзен ачса, бер кыз баланы күрә. Кыз егеткә су эчерә. Сабир аңардан нинди көн икәнен сорый һәм үзенең 10 көн буена аңсыз ятканын аңлый. Яткан җирен капшап караса, бер аягы юк икән. Әрнүдән канлы яшь коя егет. Шуннан соң аларны машинага төяп алып китәләр, күпме барганнарын да белми. Машинадан төшергәндә генә аңына килә ул. Шулай итеп, Сабир әсирлеккә эләгә. Ничек кенә җәзаламыйлар аларны! Бик интегә Сабир. Шулай да «яшәргә, ничек тә булса, исән калырга», дигән өмет белән яши. Совет армиясе якынлаша башлагач, немецлар качып китәләр. Безнекеләр тоткында булган солдатларны юындырып, киендереп, ашатып Тихотник дигән шәһәр госпиталенә урнаштыралар. Сабир сугыш беткәнче шунда тәрбияләнә, 1945 елның октябрендә авылга кайтып җитә. Әнисен бик бетеренгән хәлдә күргән егет­нең йөрәге сыкрый.

Тормыш дәвам итә һәм егет Мөсәвәрә атлы чибәр кыз­ны үзенә карата. Ләкин кайту, өйләнү шатлыгы озакка бармый, авылда бит төрле ха­лык яши. «Кулак малае, тоткында да булган», — дип күзен дә ачтырмыйлар. Ир-егет түз­мичә, үлгәннәрнең кадере бар, исәннәргә — җәбере, дип әр­неп, елап җибәрә. Ләкин сөй­гәне аңа балавыз сыгып уты­рырга ирек бирми, бала юат­кандай юата. Бер ел авылда тарта-суза көн күрә алар. Икесенә дә эш юк. Шулай бер­көн, газетада «Камышлыда курс­лар ачыла» дигән белдерү күреп алалар. Ләкин курслар бетергәч тә, эш бирмиләр аңа. Яшь гаилә уй­лаша-киңәшә дә Мөсәвәрәнең туганнары янына Төркмәнстан­га юл тота. Туганнары ачык йөз белән каршы алалар, яшьләр икесе дә эшкә урнашалар. Уллары да шунда туа.

Хезмәттәшләре Сабирга обо­рона министрына хат язарга ки­ңәш итәләр. Ул иптәшләренең, командирларының исемнәрән, кайларда сугышып, ниләр күр­гәнен язып җибәрә һәм җавап та ала. Анда хәрби комиссариатка барып язу алырга һәм табиблар аша инвалидность алырга киңәш итәләр. Аңа II төр­кем инвалидлык бирелә.

Тормыш җайланып китте дигәндә генә әнисеннән хат килә. «Балалар, кайтыгыз, рән­җим», — диелгән була хатта. Ниш­лисең бит — ана. Гаилә, җые­нып, юлга чыга. Ләкин авыл­да аларны колач җәеп каршы алучы булмый. Ике ел эшсез торалар яшьләр. Бер кичне иптәшләре кич утырырга килә һәм гәҗиткә төреп күчтәнәч алып киләләр. Ул гәҗиттә белдерү була: Бө­гелмә шәһәрендә 2 еллык укытучылар институты ачылган. Мө­сәвәрә иренә укырга киңәш итә, һәм Сабир, керү имтиханнарын яхшы билгеләргә генә тапшырып, студент булып ки­тә. Шушы елда аларның тагын бер уллары дөньяга килә. Аңа Хәйдәр дип исем кушалар. Тор­мыш көтү авыр булса да, Мөсәвәрә түзә. Ике ел вакыт тиз үтеп китә, һәм гаилә башлыгы, укытучы таныклыгы алып, авылга кайта. Бу 1951 ел була инде.

Сабир Яруллович бөтен җа­нын биреп эшкә керешә — география һәм биология фәннәре укыта. Гаиләнәң тормышы да җайланып китә. Тату гаиләдә бер-берсен хөрмәт итеп яшәү, балаларының матур гына үсеп килүе гаилә башлыгына дәрт өстәп тора. Сабир абый колхоздан җир сорап ала һәм, укучылар, укытучылар белән берлектә, колхоз ярдәме белән бу җирдә җиләк-җимеш бакчасы үстерә. Ул үзенең укучылары белән карлыган, крыжовник, алма, чия куаклары утырта. Авылда беренчеләрдән булып помидор үстерүче дә ул була. Үзенә дә, авыл халкына да җитәрлек итеп үстерә ул помидорны. Мәктәп бакчасында кыяр, помидор, кишер, чөгендер, кәбестә, төрле сортлы бәрәңге зур уңыш бирә башлый… Ә аллы-гөлле чәчәкләре! Иртә яздан караңгы көзгә кадәр укучылары белән мәш килә иде Сабир абый шул бакчада. Хезмәтне яратырга, үз көчең белән тапкан ризыкның тәмен татырга да өйрәтә, тырышып укырга кирәк булуын да аңлата. Мәктәп бакчасында эшләгәндә туйганчы кыяр-помидор ашау, җиләк-җимеш авыз итү балалар өчен зур шатлык була. Ә укытучы абыйлары кайнаткан компотларның тәмлелеге! Шуңа күрә дә балалар мәктәп бакчасына ябышып яталар, тәртип бозып йөрергә дә вакыт калмый иде. Җимешләр өлгергәч, Сабир абый бөтен авыл халкына хәбәр итә. Әби-апалар җи­мешләрне җыеп саталар, акчасы балаларны кышын мәктәп ашханәсәндә ашатуга тотыла. Сабир абыйдан күреп, башка хуҗалыклар да җимеш бакчалары, яшелчә үстерә башлыйлар. Авылда беренчеләрдән бу­лып умарта тота башлаучы да ул. Ә гаиләсе — аның уң кулы. Бергәләшеп барын да булдыра алар — мал-туар, кош-корт асрыйлар. 5 балага да эш бүлеп бирелгән була бу йортта. Аның дәресләренә керәсе килеп кенә тора иде: йомшак күңелле, бала җанлы иде ул. Укытучыбызның хезмәт дә­рес­ләрен бүген дә искә тө­шереп сөйлибез. Нәрсәләр генә ясарга өйрәтми иде ул — урындык-өстәлләр, сыерчык оялары һәм башка кирәк-яраклар. Яшәү ямен, хезмәт тәмен белеп яшәде Сабир абый, безне да шуңа өйрәтте. Үлем белән күзгә-күз очрашкан кеше генә тормышны шулай ярата беләдер, мөгаен. Төпчекләре урта мәктәпне тәмамлаган 1976 елда Сабир абый йөрәк өя­нәгеннән вафат булды. Үзе үлсә дә, аның матур хезмәт һәм тормыш юлы халык күңелендә мәңге саклана, авылдашлары аны сагынып искә алалар һәм онытмыйлар. Ил тынычлыгы өчен кан койган сугыш ветеранын, кадерле укытучыбызны онытырга хакыбыз да юк.

 

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 710

Один комментарий

  1. Гульсиня Ясабиева (Гарифуллина) в пишет:

    Нинди көчле рухлы кеше булган Сабир остаз. Исеме халык телендә калган. Җаны рәхәт халәттә булсын, догадан калдырмагыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>