Ачы сабак: 175 нче гимназиядә булган фаҗигадан соң мәктәпләрдә ниләр үзгәрде?

01Бер ел элек 11 май көнне Казандагы 175 нче гимназиядә булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде. Әлеге канлы вакыйгада 7 укучы һәм 2 укытучының гомере өзелде, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Кайбер балалар әле һаман да өйләрендә укырга мәҗбүр. Бу фаҗига нинди сабак бирде?

Адәм башында ниләр бар?

Бер сабак икенчегә ярыймы? Дүрт ай узгач, канлы вакыйга Пермьдә кабатланды. 18 яшьлек егет Пермь дәүләт илкүләм тикшеренүләр университетында ут ачты. Нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булды, 30га якыны яраланды. Быелның апрелендә исә Ульяновск өлкәсендә «Рябинка» балалар бакчасында үзәк өзгеч  вакыйга килеп чыкты. Сабый чагында шушы бакчага йөргән егет ике сабыйның, кече тәрбияченең гомерен өзде. Ул соңгы вакытта әбисе белән яшәгән. Беркайда да эшләмәгән, вакытын компьютерда үткәргән. Егет  сәламәтлеге буенча психиатрда  исәптә торган.

Күптән түгел Яшел Үзән районындагы бер авылда 82 яшьлек бабай күрше авыл мәктәбенә дулап килгән. Әйшә мәктәбендә  383 бала укый.

– Ул бабай – психик яктан авыру. Бездә аның оныгы укый. Өеннән ачу белән чыгып киткән, дигән хәбәр килеп ирешүгә, ишекләрне бикләп, хәвеф төймәсенә бастык. Полиция хезмәткәрләре вакытында килде, – ди Әйшә мәктәбе директоры Гөлнур Зиатдинова.  – Психик  яктан авыру булганнар табиблар күзәтүе астында дәвалансын иде. Якыннарның игътибарлы булуы кирәк. Бу бабайның гаиләсе табибларга бер атна элек  мөрәҗәгать иткән, тик чарасы күрелмәгән. Күрелсә, безгә килмәс иде.

Гөлнур Зиатдинова әйтүенчә, соңгы бер ел эчендә мәктәптә иминлек мәсьәләсенә игътибар арткан. Видеокамералар урнаштырылган, металл эзләгечләр кайтартылган.

–  Дөрес, әле авылларда һәр мәктәптә дә сакчылар куелмаган. Тиздән безгә дә махсус укытылган хезмәткәрләр куячаклар. Мәктәпне көндез – вахтерлар, төнлә каравылчы саклый. Ишекләр һәрвакыт ябык. Авыл дип тормыйлар, әти-әниләрнең күбесе балаларын үзләре китереп куярга, алып китәргә тырыша, – диде Гөлнур Зиатдинова.

Кулларда – «электрон беләзек»

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 3593 уку йорты исәпләнә.  Мәгариф оешмалары укучылар санына карап, дүрт төркемгә бүленә. Татарстанда беренче төркемгә кертелгән – 79, икенче категориядә – 208, өченчедә – 1820, дүртенче  төркемдә 1486 мәктәп бар. Категорияләр бала санына карап билгеләнә. Әйтик, беренчесенә – 1100, икенчесенә – 800дән артык, өченчесенә – 100–800,  дүртенчесенә 100гә кадәр укучы белем алган белем йортлары керә. Узган ел уку йортларын терроризмнан саклау буенча 1380 уку йортында 259802,65 мең сумлык эш башкарылган. Монда  видеокамералар кую, магнитлы ачкыч-карталар булдыру һәм башкалар керә. 1–3 төркем мәгариф оешмалары хосусый сак хезмәткәрләре белән дә тәэмин ителгән. Алар өчен быел 1249,44 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Сакчыларга сәгатенә 220–250 сум акча түләнә.

Тукай районының мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Әлфәт Сабиров белдергәнчә, мәгариф оешмаларын саклау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. «Авылда да мәктәп-бакчаларны ЧОПлар саклый. Дүртенче категориягә генә каралмаган ул, калганнарда бар. Бездә 27 бакча, 24 мәктәп исәпләнә. Шуларның 27сендә иминлекне  хосусый сак хезмәткәрләре саклый», – диде ул.

Моңа кадәр әти-әниләр, мәктәпләрдә сак хезмәтенә акча җыялар, дип зарланса, быел андый шау-шу ишетелми. Мәктәпләрнең күбесен ЧОП хезмәткәрләре саклый. Элек ишегалдыннан  чит кешеләр рәхәтләнеп үтеп-сүтеп йөргән мәктәпләр дә итәк-җиңнәрен җыярга өйрәнде. Уку йорты территорияләрен бикләп, урам капкасыннан йозак элделәр. Балалар электрон ачкыч белән үзләре ачып керә. Сакчылар да урамнан ук каршы ала. Иминлек мәсьәләсендә яңа технологияләр кулланган уку йортлары да бар. «Салават күпере»ндәге 188 нче гимназия керткән яңалыкларга  әти-әниләр сөенеп бетә алмый.

– Кызыбыз Әминә – 2, улыбыз Камил 8 нче сыйныфта укый. Балаларга «электрон беләзек» бирделәр. Шуны киеп йөриләр. Сыйныф җитәкчесендә дә бар ул. Аңа барлык балалар буенча мәгълүмат килә. Әти-әниләрнең телефонына исә балаларыбызның ничәдә мәктәпкә баруы һәм кайтуы турында смс килеп тора. Болай күңел тыныч. Нәрсә ашаганын, нинди билге алганына кадәр беләзек аша белеп торабыз, – ди Казанның  «Салават күпере» микрорайонында яшәүче Зәлия Мөшәрәпова.

Үзебез күрдек

Казан башкарма комитеты мәгариф оешмаларында иминлекне тәэмин итү буенча журналистлар өчен мәктәпләргә пресс-тур оештырды. Безне 149 нчы лицейда махсус киенгән, автомат тоткан хезмәткәрләр каршы алды.

– Элек мәктәп территориясе ачык иде. Барлык халык мәктәп сукмагыннан үтеп йөрде. Узган елгы ситуациягә кадәр без әкренләп халыкны тәрбияли башладык. Берничә капка бар иде, шуларны яптык. Иң куанычлысы шул: ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылды. Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшинга рәхмәт. Узган елда мәктәптә күп эшләр башкарылды. Бер ай эчендә коймаларны тәртипкә китердек, капкаларны алыштырдык. Бер әти-әни дә керми хәзер. Әгәр килергә телиләр икән, алдан язылырга кирәк, – диде директор Фирдәвес Вафина. – Ничек  кенә булмасын, укырга килгән баланың гомере өчен мәктәп җавап бирә. Иминлек чаралары ул – техника кына түгел, кешенең мөнәсәбәте белән дә бәйле әйбер. Хезмәттәшләр, әти-әниләргә аңлату эшләре алып барабыз.

Директорның бүлмәсендә тавыш көчәйткечтән хәбәр бирү җайланмасы да урнаштырылган. Ул шуның аша бөтен мәктәпкә белдерү ясый ала. Шулай  ук бүлмәсендә урнаштырылган монитордан урамдагы хәлне күзәтеп тора.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов балалар һәм мәктәпләрендә иминлек мәсьәләсендә күп нәрсәләр эшләнүен әйтте. Быел бу максатка 1,7 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Акча сакчылар белән һәм техник яктан тәэмин итүгә тотылган.

– Башкалада безнең карамакта 645 бина бар. Һәрберсенә таләпләр куелган. Моңа кадәр сакчылар белән тәэмин итү проблемасы бар иде, хәзер ул мәсьәлә хәл ителде. Әти-әниләр моның өчен бер тиен дә акча түләми, – диде Ирек Ризванов.

Хәзер укучыларга мәктәпкә керү өчен электрон ачкычлар бирәләр. Аны югалткан очракта, теләсә кем табып, мәктәпкә үтә алмасмы соң? Моңа Ирек Ризванов: «Картаны югалткан очракта сакчылар бар. Алар барысын да күзәтеп тора, кизү торучы администратор да билгеләнгән. Алар балаларны таный», – дип җавап бирде.

Дөрес, мәктәпләрне көн дә автомат тоткан белгечләр сакламый. Алар мәктәпләрдә зур чаралар уздырганда чакырыла. Мәктәпләрне пенсионер әби-бабайлар саклаудан туктармы? Монысына мәгариф белгечләре: «Без ЧОП хезмәтләренә, ирләрне генә алыгыз, хатын-кызларны, пенсионерларны алмагыз, дип әйтә алмыйбыз. Алар махсус белгечләрне сайлый», – дип аңлаттылар.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтовтан тәрбия турында да сораштык.

– Иминлек ул техник як кына түгел, оештыру ягын да карыйбыз. Республикада берничә программа эшли. Радикаль гаиләләрдәге балаларга игътибар ителә. Тестлар үткәрелә. Шуның нәтиҗәләре буенча үзләрен сәеррәк күрсәткән балалар белән өстәмә эш алып барыла. Барлык бала игътибарда. Мәктәпләрдә психологлар  эшли. Шәһәрдә «Ышаныч» үзәге бар. Андагы хезмәткәрләр белән бергәләп эшлибез, – диде ул.

«Балалар да, без дә үзгәрдек»

Башкалабыздагы 175 нче гимназия фаҗигасенең шаһитлары булган, яшәү белән үлем арасында көрәшкән шәхесләрнең дә хәлләрен белештек. Һөҗүм итүчене ишектән кертмәс өчен юлына каршы төшкән, завхоз ярдәмчесе Мулланур абый Мостафин катлаулы операцияләр кичереп, быелгы уку елында кабат үз мәктәбенә кайткан.

– Башыма пластинка куйдылар, үземне яхшы хис итәм. Мәскәүдә 58 көн дәваландым, шуның 30 көне реанимациядә үтте. Табиблар бик яхшы карады. Мәктәпкә кире кайтканда бернинди  курку да булмады. 7 ел гына эшләсәм дә, үземне гомер буе монда хезмәт куйган кебек хис итәм. Аңа кадәр Балык Бистәсенең Ямаш, шулай ук  күрше авыл мәктәбендә укытырга туры килде, колхоз рәисе булып та эшләдем. Бу гыйбрәтле вакыйга безне саграк булырга өйрәтте. Капка төбендә кеше озаграк тукталып торса да, шикләнебрәк карыйсың. 11 май  якынлашкан саен күңелдә ниндидер сискәнү бар, шик дип тә әйтеп булмый аны, – дип сөйли Мулланур Мостафин.

Мәктәптә яраланган Мулланур Мостафинның хатыны: «Илназ кан эчендә яраланып яткан Мулланур янына чыгып, тагын аткан»

Мулланур абый әйтүенчә, мәктәпләрне ике метрлы койма корып кына саклап булмый, барлык мәктәпләрдә дә сак хезмәткәрләрен арттырырга кирәк. 175 нче гимназиядә  эвакуацияләү буенча күнегүләр еш уздырылган, шуңа күрә укучылар фаҗига вакытында  югалып калмаган. Директорның тавыш көчәйткечтән, ишекләрегезне ябыгыз, дип  хәбәр бирүен дә мәктәпнең тырышлыгы дип бәяләде  ул. Хәзерге вакытта  гимназияне көн саен ике хезмәткәр саклый, пост буш тормый, ди. Капканы укучы, укытучылар да электрон ачкыч белән үзләре ачып керә.

– Начарлык эшләгән кешегә җәза бирергә кирәк. Җәза бирелмәсә, күңелсез хәлләр кабатланырга мөмкин. Кечкенә генә этлеккә дә битараф калырга ярамый. Тәрбияне арттырмыйча булмый. Начар дигән укучыда да яктылык чаткысы бар, шуны уята белергә кирәк. Безне укыганда шуңа өйрәттеләр. Әгәр бераз гына яхшылык эшли алсак та, куанабыз. Гомер буе шушы кагыйдә буенча яшибез, – ди Мулланур Мостафин.

«Фәридә – Алсу» дуэтының солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы да һөҗүм вакытында яраланган иде. Быел Ислам 9 нчы сыйныфны тәмамлый.

– Быелгы уку елы беребез өчен дә психологик яктан җиңел булмады. Балаларга гына түгел,  әти-әниләр,  укытучылар, әйләнә-тирәдәгеләргә дә авыр. Тормыш бөтенләй башка кебек тоела. Ислам да олыгаеп китте, бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Туганнар, күршеләр дә шулай ди. Балалар саграк була башлады, кешеләргә ышанмау дигән нәрсә дә бар. Курку бетмәде, балалар катырак яңгыраган һәр тавыштан калтырап китә. Әле дә елыйбыз, күз яшьләрсез булмый, – ди Алсу.

Ни өчен шундый хәл килеп чыкты? Балаларның башында нинди уйлар бар? Без – өлкәннәр тәрбиядә нәрсәне күздән ычкындырдык? Бу нәфрәт каян килә? Әлеге сорауларга күпләр җавап эзләргә тырышты. Вакыт дәваласа да, яра гомергә кала. Без  балаларны саклый алмадык, дигән үкенү дә бар. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын, балалар бәхетле, озын  гомерле булсын иде.

«Улларының туена әзерләнеп йөргән көннәрендә кызларының җеназасын үткәрәләр…»

Фикер

Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

–  Ярты ел чамасы элек Дәүләт Думасында корал сату тәртипләрен үзгәртү  мәсьәләсе каралды. Татарстан да, 18 яшьтә корал алу мөмкинлеге бирү бик иртә, дигән тәкъдим белән чыкты. Без ризалаштык, аны сатып алу яшен 21 яшькә кадәр күтәрдек. Коралга карата чикләүләр кертелде, яшь саны күтәрелде, белешмә алу тәртибе катгыйландырылды. Аны сатып алганда, теләсә кем, теләсә кайдан белешмә ала алмый. Тиздән беренче укылышта аучыларга корал алу мәсьәләсе каралачак. Әлеге тема дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла.

Рафил Ногманов, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары:

– Әле вакыйгадан соң мәктәпләр үзләрен саклау турында уйлый башлады. Укучыларга карата игътибар артты. Баланың холкы нинди, нәрсә белән шөгыльләнә дип кызыксыналар. Президент мәктәп-бакчаларны әби-бабайлар түгел, көчлерәк хезмәткәрләр сакласын өчен сак хезмәтенә  акча бүлеп бирде. Нәрсәдер эшләнде, әмма күбесен эшлисе бар әле. Мәктәпләрдә белем бирү, имтиханга әзерләнү генә түгел,  тормышка, тәрбиягә өйрәтү эшен дә алып барырга кирәк. Шул ук мәктәпләрдә  укучыларга геройларны күрсәтсеннәр. Әйтик, Әфган, Чечня сугышында катнашучыларны, хезмәт батырларын, заводлардагы тәҗрибәле токарьны ник чакырмаска? Элек без мәктәптә җыештыручының кем икәнен дә белми  идек. Үзебез юа, эшли идек. Хәзер балаларны эшләтергә ярамый. Хезмәт тәрбиясен кертү турында уйларга, үзгәртергә кирәк.

vatantat.ru

Просмотров: 794

Комментирование запрещено