7 майда, Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” чаңгы базасында мөселман балалары өчен уздырылган спорт бәйрәме Рамазан ае тәмамлануга багышланган иде.
Әле бик иртә булуына карамастан, бәйрәмчә киенгән ата-аналар һәм балалар “Чайка” чаңгы базасында җыела башладылар. Анда инде оештыручылар – Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте имамнары һәм активист яшьләр, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм балалар, шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы мөселман балалары мәш килә иде.
Күтәренке күңел белән бәйрәмгә килгән халыкны мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлады. “Ураза гаетендә мөселманнар иртәнге һәм гает намазыннан соң исән-имин булган әти-әниләрен котларга баралар, мәрхүм туганнарының каберенә зиярәт кылалар, кунакка йөрешәләр, бәйрәм белән котлашалар, — дип сөйләде. — Шуны да билгеләп үтәсем килә: мөселманнарда ике зур бәйрәм бар: Ураза гаете һәм Корбан гаете. Анда балалар да катнашырга тиеш. Менә бүген дә алар өченче тапкыр “Чайка” базасында уздырылучы бәйрәмнең төп хуҗалары. Бу чара киләчәктә дә даими уздырылып торыр, дип ышанабыз. Биредә төрле милләт балалары һәм олылар катнашканлыктан, аны милләтара бәйрәм дип атарга да була. Мондый чаралар милләтләр арасында дуслык җепләре сузалар, экстремизмга каршы көрәштә булышалар, ярдәмчеллек һәм аңлашучанлык чыганагы булып хезмәт итәләр. Илебезнең киләчәге яшьләрне нинди мохитта тәрбияләвебезгә бәйле. Ураза гаете кебек якты бәйрәм ихлас котлаулар, мул өстәлләр һәм спорт мәйданында күңел ачулар белән үтсен. Бер-берегезгә яхшылыклар эшләргә ашыгыгыз!” — диде ул.
Чыннан да, “Чайка” базасының бер почмагында пешекчеләр төрле милләт халыкларының бәйрәм ашларын әзерлиләр иде. Алар һәркемне дә елмаеп каршы алдылар һәм туйганчы сыйладылар. Шунысы да игътибарга лаек – бүген бөтен ашамлыкларны да бушлай тараталар иде.
Үзем таҗик милләтеннән булганлыктан, мин башта таҗик диаспорасы җитәкчесе Бахриддин Ходжаев янына килдем. Аның сүзләренә караганда, бәйрәмдә 20ләп таҗик гаиләсе катнаша. Нәкъ алар 500 кешелек пылау әзерләгәннәр, тәм-томнар һәм эчемлекләр алып килгәннәр.
- Мондый чаралар башка милләт кешеләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Безнең яныбызда гына үзбәк һәм татар пешекчеләре үзләренең ашамлыкларын Аллаһы ризалыгы өчен бушлай пешерәләр иде. Без шундук дуслашып киттек, визит карточкаларыбызны алыштык, кунакка йөрешергә сүз бирештек. Менә шулай итеп, аерым алган гаиләләр арасында гына түгел, төрле милләт халыклары арасында да дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Шатлыгыма, мин биредә мөфти белән дә танышу бәхетенә ирештем, — дип сөйләде таҗиклар оешмасы җитәкчесе.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында христиан динендәге кешеләр дә бар иде. Дмитрий бу бәйрәм турында “Чайка” спорт үзәгендә эшләүче әнисеннән ишетеп белгән һәм өч баласы һәм хатынын ияртеп килгән. Аның өчен бу чара гаҗәп булган:
- Балалар саф һавада йөгерешеп уйнадылар, ярышларда катнаштылар, туйганчы пылау ашадылар. Вакытыбыз юкка узмады, Ураза бәйрәме турында да күп нәрсәләр белдек, мөселманнарның киң күңелле, юмарт һәм әдәпле кешеләр булуына инандык.
Гүзәл исемле хатын да бәйрәмгә бөтен туганнарын һәм аларның балаларын да ияртеп килгән.
- Мин һәр елны монда киләм. Ураза гаете балаларны ислам дине кыйммәтләре белән таныштыра һәм дингә якынайта. Киләчәктә аларның иманлы кешеләр булып үсәчәгенә ышанычым зур.
Балалар бәйрәмендә Асия апа кебек көр күңелле олы яшьтәге кешеләр дә байтак иде.
- Мин әлеге күңелле бәйрәмне күреп хәйран калдым һәм шундук бертуган сеңелемә шалтыратып, базага чакырдым. Иртәрәк ишетмәгәненә бик көенде ул һәм киләсе елларда килергә сүз бирде. Менә йөрим саф һава сулап, балаларның шат авазларын тыңлап, танышларымны эзләп, ярышлар карап. Киләчәктә дә шундый матур бәйрәмнәрдә катнашырга насыйп булсын иде, — дип тели Асия апа.
Шул арада өйлә намазы да җитте. Волонтерлар намаз укучылар өчен келәмнәр җәйделәр һәм күпчелек, намазга басып, Аллаһы Тәгаләне зурладылар, Җир шарына тынычлык һәм иминлек теләделәр.
Шуннан соң сәхнәдә Ураза гаетенә багышланган күңел ачу-агарту программасы башланды. Алып баручы Рузәл Әхмәдиев кызыклы викториналар тәкъдим итте, спорт ярышлары һәм милли уеннар оештырды.
Аттракционнарның берсе янында таксист булып эшләүче Махмади Алимов исемле кеше балаларының күңел ачуына сокланып карап тора иде. Ул да шатлыгын яшерми:
- Мондый чаралар бик тә кирәк, — ди ул. — Ул җәмгыятьне берләштерә. Шундый чаралар шәһәр паркларында да оештырылса, катнашучылар тагын да күбрәк булыр иде. “Чайка” бик ерак, күпләр 500-1000 сумга такси яллап килергә мәҗбүр. Барысы да ул хәтле акча сарыф итәргә әзер түгел. Ләкин катнашасы килә бит, дип, балаларын җыя башлады. Көн кичкә авышып килә иде инде.
- Бу көн иң бәхетле көннәремнең берсе булгандыр, — дип шатлыгын уртаклаша Шәриф исемле үзбәк егете. — Шулкадәр җылылык, шатлыклы елмаюлар күргәнем юк иде. Балалар бигрәк тә шат – пылау, туңдырма, попкорн, пирожныйларны туйганчы ашадылар, хәлдән тайганчы йөгерешеп уйнадылар. Оештыручыларга һәм волонтерларга зур рәхмәт, бүген алар безгә бәхет һәм шатлык бүләк иттеләр. Ешрак булса иде шундый бәйрәмнәр, — дип, Ураза гаетенә багышланган мәкаләмә нокта куйды.
Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.
(Махсус «Бердәмлек» газетасы өчен)
Просмотров: 927