Татарны сафландыручы Алиябез

1-DSC_1476-300x229Чәчәк аткан вакытында, нибары 40 яшендә, ике баласын калдырып, бакыйлыкка күчкән каләмдәшебез – “Бердәмлек” гәҗитәсенең һәм “Самар татарлары” журналының журналисты Алия Арысланова иҗат иткән әкиятләр белән хикәяләрдән тупланган “Әмин маҗаралары һәм башкалар…” исемле китап дөнья күрде.

Алия безнең күңелләрдә тыныч холыклы, сабыр, ипле, йомшак күңелле кеше буларак сакланачак. Сәләтле милләттәшебез чын күңеленнән җирле татар матбугатында хезмәт итеп, укучыларга матур-матур мәкаләләр бүләк итеп калдырды.

Китапта бастырылган әкиятләре һәм хикәяләре исә аеруча игътибарга лаек. Аларны укыганда Алиянең никадәр гадел, тирән күңелле, уйчан шәхес булганлыгын сизәсең. Шушы иҗат җимешләрендә ул үзенең уй-фикерләрен, тормышка карашын, хис-тойгыларын чагылдырганын аңлыйсың.

Аның һәр әкияте, һәр хикәясе бик тирән, тәрбияви мәгънәгә ия. Хәтта елмаеп укый торганнарында да төпле әхлаки нигез ята.  

Менә гади генә ромашка турында язылган әкияте, мәсәлән, мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга, башкаларга булышып, туганлык җепләрен саклап яшәргә кирәклеге турында уйландыра.

“Ай белән сандугач” әкиятендә элгәреге гармунлы авыл тормышын сагыну хисе чагыла. Бүген инде авылларда тынлык, урамнарда милли җыр-моңнар да ишетелми, яшьләр су буйларында күмәк уеннар уйнамый, биредә үз тиңен күзләми. Күрше-күлән җыелып, кич утырмый. Һәм монда авыл урамнарында гармун моңы ишетелмәгәннән генә түгел, ә бүгенге халыкның, капкасын эчтән элеп куеп, үз өендә бикләнеп көн күрүеннән күбрәк ямансу шул.

“Әмин һәм аның командасы” хикәясе балачак елларга кайтара. Без дә бит пионер булган чакларыбызда карт авылдашларыбызга өй-йорт эшләрендә булышып йөри идек. Олыларга ярдәм итәргә, аларны хөрмәт итәргә өйрәнеп үстек шулай.

Ә “Бәхетле генә булыгыз…” дигән фаҗигале хикәяне күз яшьләрсез укып булмый. Парлы тормышның һәр мизгеленә сөенергә, бер-береңнең кадерен белергә, болай да кыска булган гомерне, тавыш чыгарып, үпкәләп, талашып, юкка уздырмаска, дигән үгет-нәсыйхәтләр тупланган анда. Юкса, соң һәм бик үкенечле булырга мөмкин…

Гомумән, китаптагы нинди генә язманы алма, аларның һәрберсендә алтын бөртегедәй фикер яңгырый – балаларга яхшы укырга, әти-әниләрен тыңларга, тәртипле булырга, үз милләтең белән горурланырга, туганнар, дуслар, күршеләр белән тату, аралашып яшәргә һәм башкалар, һәм башкалар.    

Әкиятләр кечкенәләр өчен языла. Әмма бу китапта аларны һәрбер олы кеше укып чыксын иде. Уйланырга урын бар, тормышка башкача карый башлау, аны яхшы якка үзгәртү, хаталарыңны төзәтү мөмкинлеге бар…  

Алиянең әкиятләре, хикәяләре кешеләрне игелекле, миһербанлы, тәртипле, ярдәмчел, гадел, намуслы, үзара дус, бердәм, үзе кебек, саф күңелле булырга өнди.

1-DSC_1476-300x229

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

(“Сәлам” гәҗитәсе)

Просмотров: 943

Комментирование запрещено