Яктылыклылар сынатмый

39c621ce87e681bbba252ab02ee18b4bБөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 2022 елның февраль аенда “Солдат альбомы” дигән конкурс уздырган иде. Ул ике номинациягә бүленгән –- “Инстаграм” һәм “Инша”.

Конкурска Татарстан районнарыннан һәм Россия тө­бәкләреннән барлыгы 485 хез­мәт килгән. Жюри әгъзалары сайлап алган иң кызыклы эшләр арасында Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучысы Мәкъcүм Климов та бар.

Татарстаннан тыш Рос­сиянең башка төбәкләре катна­шучылары арасында “Инша” но­минациясендә ул икенче урын­ны алды. Аның язмасы абыйсы Рәиф Әмирхатович Сит­дыйковның армия хезмәте чо­рына һәм Җинаять-башкар­ма сис­темасындагы бүгенге эше­нә, тормышына багышланган иде. Жюри әгъзаларының берсе  бүләкләү тантанасында бу язма турында “Шаккатып укыдым. Искиткеч!” дип бәяләгән. Конкурсның максаты да шул булган бит – солдат хезмәтендә булган, туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт, яшь буында патриотик хис тәрбияләү.

Җиңүчеләрне бүләкләү Бө­тен­дөнья татар конгрессы бинасында тантаналы рәвештә уздырылды. Лауреатларга дип­­ломнар һәм истәлекле бү­ләк­ләр тапшырылды. Мәкъсүмне кот­лаганда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Яктылык” мәктәбенең юбилее турында да ассызыклап үтте. Чөнки нәкъ тантана көнендә конгресс вәкилләре Самарага “Яктылык”ның юбилеен уздыру мәсьәләсе буенча килгәннәр иде. Соңыннан ТНВның “Татарлар” тапшыруы хәбәрчесе Ләйсәнә Садретдинова җиңү­че­ләрдән интервью алды һәм истәлеккә күмәк фотога төш­теләр.

Фәүзия ДӘҮЛӘТБАЕВА,

“Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 848

Комментирование запрещено