Казанда Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе узачак

news_36788Казанда 17-20 май көннәрендә Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе уза. Бәйге дин кардәшләребезне Коръән уку традицияләренә җәлеп итү, Коръән хафизлардан иң яхшы укучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Халыкара чара “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022” халыкара программасы һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Бәйгене уздыруда шулай ук Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә катнаша.

«Изге Коръән уку бәйгесе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы исеме бирелгән шәһәрләрдә үткәрелә. Безгә кадәр әлеге чара Дакк, Доха, Фәс, Шираз, Истанбул һәм башка шәһәрләрендә узды. Бу бәйге белән без «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы» программасы кысаларында халыкара чараларны башлап җибәрәбез», — дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык заявка алынды. 30 чит ил катнашучысы һәм Россия субъектларыннан 20 кеше сайлап алу турын үтте. Алар — Буркина-Фасо, Мисыр, Индонезия, Пакыстан, Бөекбритания, Уганда, Алжир, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Палестина, Йәмән, Бәхрәйн, Чад, Нигер, Конго Республикасы, Ливия, Кот-д’Ивуар, Того, Гвинея, Катар кебек илләрдән.

Бәйгедә Россия Федерациясеннән Дагыстан, Чечня, Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары вәкилләре катнашырга теләк белдергән.

Конкурста Казанга килеп тә, читтән торып та катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар 18-30 яшьтә һәм Изге Коръәнне яттан белүләрен раслый торган таныклыкка һәм үзләре даими яши торган илнең дини идарәсе яки гомумтанылган ислам үзәге яки оешмасы исеменнән бирелгән рәсми хатка ия булырга тиеш.

Катнашучыларның Коръән уку осталыгын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе, шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рави рәислегендәге халыкара хөкемдарлар коллегиясе бәяләячәк. Шулай ук жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечня Республикасы башлыгы киңәшчесе, “А.Кадыйров исемендәге “Путь” телерадиокомпаниясе директоры Адәм Шаһидов, Төркиянең иң зур “Чамлыҗа” мәчете имам-хатыйбы Исхак Даныш, Халыкара фикһ ислам академиясенең Фәтвалар идарәсе (IIFA) җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Мостафа Шүәйб (Җиддә, Согуд Гарәбстаны), Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр бар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасыннан – 3 һәм хатын-кызлардан 3 иң яхшы Коръән укучыны сайлап алачаклар. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты премиясе, призерлар заманча техника белән бүләкләнәчәк. Шулай ук Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясеннән махсус бүләк көтелә. Бүләкләү тантанасы «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисади саммиты кысаларында узачак.

Бәйгедә катнашудан тыш, дин кардәшләребез Казан, Болгар музей-тыюлыгы буенча экскурсияләргә барачак һәм мөселман оешмаларында булачак. 

matbugat.ru

Просмотров: 790

Комментирование запрещено