В Самаре презентовали монографию Габдуллы Тукая / Исеме мәңгелеккә керәчәк

IMG_063613 мая в Самарском Доме дружбы народов председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин принял участие в презентации трехтомной монографии «Материалы к хронике жизни и творчества Габдуллы Тукая».  

Издание, подготовленное Институтом языка, литературы и искусства АН РТ,   включает в себя  архивные источники, письма, дневники, воспоминания, материалы из газет и журналов, официальные документы различных организаций. Все это дает возможность увидеть пройденный Тукаем жизненный и творческий путь в связи с национально-культурной средой того времени. 
Презентовал издание кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института языка, литературы и искусства АН РТ Марсель Ибрагимов, который рассказал о том, как шла работа над подготовкой монографии, какие при этом открывались неизвестные ранее страницы биографии поэта. В мероприятии, организованном Самарской областной татарской автономией и самарским обществом «Туган тел», также приняли участие гости из Казахстана- председатель Татарского культурного центра г. Уральск Флюра Миликеева, Заслуженный работник культуры республики Татарстана Эльмира Амирова, директор Дома-музея Габдуллы Тукая Марат Багаутдинов. Они рассказали об уральском периоде жизни и творчества поэта, отметив, что имя Тукая глубоко почитается не только в Татарстане, но и Казахстане.
О последних годах жизни поэта и казанском докторе Григории Андреевиче Клячкине, в частной больнице которого умер Тукай с лекцией выступила доцент Казанской государственной медицинской академии Марина Подольская. Она же представила участникам мероприятия внучку доктора Клячкина – профессора, кандидата педагогических наук Наталью Клячкину, которая живет и работает в Самаре.
Завершилось мероприятие вручением трехтомных изданий школе «Яктылык», областной научной библиотеке, региональному духовному управлению мусульман Самарской области, Дому-музею Габдуллы Тукая в Уральске.
IMG_0624IMG_0636 IMG_0651 IMG_0655
Региональное духовное управление мусульман Самарской области.
***

Самараның Халыклар дус­лыгы йортында «Ма­те­риалы к хронике жизни и творчества Габдуллы Тукая» дип аталган өч томлы монография пре­зентациясе узды. Аны Та­тарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты басмага әзерләгән. Уникаль басмага архив чы­га­наклары, хатлар һәм көндәлекләр, истәлекләр, газета һәм жур­налларда ба­сылып чыккан материаллар, рәсми документлар кергән. Алар татар шагыйренең тор­мыш һәм иҗат юлын ачык итеп тасвирлый.

Монография презентация­сен Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов үткәрде. Ул эш барышында шагыйрь биографиясенең әлегә кадәр билгесез булган фактлары ачылуы турында сөйләде.

Марсель Эльдар улы Тукай яшәгән «Жигули» (элек «Брис­толь») кунакханәсенә дә кереп чыккан һәм аннан алган тәэсирләре турында да сөй­лә­де. Ул Тукайның Самарада күргәннәренә дә тукталып үтте. Бу хәлне шагыйрь үзенең юлъязмаларында да теркәп кал­дырган. Тукай Самарага теп­лоходта йөзеп килгән һәм, извозчик яллап, кыйбат булмаган кунакханәгә илтеп куюын соралган. Извозчик, уйлап та тормаган, иң кыйбатлы «Бристоль» кунакханәсе янында төшереп калдырган һәм моның өчен бер сум акча алган. Чагыштыру өчен: ул вакытта кунакханәдә куну бәясе уртача 40 — 50 тиен булган.

«Бристоль»дә урнашып беткәч, Тукай «Икътисад» жур­налын чыгаручы Мөхәм­мәт­фа­тыйх Мортазинны күреп кайтырга дип чыккан һәм кабат извозчик яллаган. Тукай безнең шәһәрне белмәгән, әлбәттә. Шуңа күрә извозчик сораган бер сумга риза булып, утырып киткән. Олаучы аны бер квартал үткәч төшереп калдыра. Тукай Мортазинның шулай якын яшәгәнен белгән булса, бу ка­дәр аяныч хәлгә калмаган булыр иде.

Габдулла Тукайның Уральскида яшәгән чоры турында махсус Казахстаннан килгән делегация вәкилләре сөйләде. Ша­гыйрь нәкъ шунда публицист һәм шагыйрь буларак таныла. Кунаклар арасында Уральск шәһәренең татар милли-мә­дә­ни үзәге рәисе Флюра Миликеева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Әмирова, Габдулла Тукайның Уральскидагы музей-йорты директоры Марат Баһаутдинов та бар иде. Алар шагыйрьнең Уральск чорындагы иҗаты бе­лән таныштырдылар. «Тукайны Татарстанда гына түгел, бө­тен дөньяда да беләләр һәм иҗатын яраталар, — дип искәрттеләр казахстанлылар. — Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай безнең шәһәрдә 12 ел яшәгән. Без моның белән бик горурланабыз. Шулай ук бездә аның музее булу, андагы экспонатлар белән шәһәребездә яшәүчеләрнең генә түгел, читтән килгән кунакларның да зур кызыксынуы шатланды­ра. Ел саен, 26 апрельдә, без Ту­кайның туган көнен зурлап үткәрәбез – чәчәкләр ки­те­­рәбез, татар, рус, казах, баш­корт телләрендә аның ши­гырь­лә­рен укыйбыз. Без­нең ба­ла­лар аның ши­гырьләрен мәктәптә дә өй­рә­нәләр. Габдулла Тукайның иҗаты безнең өчен бик мөһим»,-  дип сөйләде үзенең чыгышында Эльмира Әмирова.

Музей эшчәнлеге белән Марат Баһаутдинов таныштырып үтте.

- XIX гасыр ахырында — XX гасыр башларында мө­сел­ман­нар өчен Уральск шәһәре мә­гариф үзәге булып хезмәт иткән. Өч мәдрәсәдә укымышлы педагоглар эшлә­гәнлектән, анда Самара, Сарытау, Ырынбур, Әстерхан, хәтта Казан шә­һәрләреннән шә­кертләр ки­леп укыган. Безнең музей ди­варлары Тукайны хә­тер­ли­ләр. Ул шушында унике ел буе үзенең остазы Мотыйгулла Төх­вәтуллин янына килеп йөр­гән. Шуңа күрә бу бинаны Тукай музее итеп алдык та инде. Ул вакытларда ук бу уку йорты мәдәният, белем үзәге булып хезмәт иткән. Биредә татар газетасы чыгып торган, театраль труппа оешкан. Тукай татар шагыйре генә түгел, әле тәрҗемәче дә булган бит. Аның тырышлыгы белән татар тормышыннан башка милләт ке­шеләре дә хәбәрдар булган, — дип сөйләде музей директоры.

Шагыйрьнең соңгы еллары, Казан табибы Григорий Клячкин һәм аның шәхси хастаханәсе турында Казан дәүләт медицина академиясе доценты Марина Подольская сөйләде. Ул чарада катнашучыларны Клячкинның оныгы – педагогия фәннәре кандидаты, профессор Наталья Клячкина белән таныштырды. Наталья ханым Самарада яши һәм эшли, шушы презентацияне оештыручы да ул икән.

Кунакларның чыгышы «Яктылык» мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар Габдулла Ту­кай­ның катлаулы һәм эчтә­лекле шигырьләрен бик оста итеп баш­кардылар, биеделәр, ә ахыр­да, барыбыз да бергә, Ту­кай­ның «Туган тел» җырын баш­кардык.

Чара «Яктылык» мәктәбе ки­тапханәсенә, Самараның фән­ни китапханәсенә, мөф­тияткә, Уральскидагы Габдулла Тукай музеена өч томлы монографияне тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1069

Один комментарий

  1. Бик тә эчтәлекле, матур чара булды. Оештыручыларга зур рәхмәт!