“Укытучы һөнәрем – миңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк ул”

выписка 002Самар “Яктылык” мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фоат кызы Галия Тупасованы мин бик күп еллар беләм инде. Үзем дә шушы һөнәргә укыган кеше буларак, студент чакларымда мин Галия апаның классында ике айлык практика үттем.

Әле аңа кадәр үк Галия ханым белән танышып, аның белән аралашканым бар иде. Саф татар телендә матур, ипле итеп сөйләшүче, үзеннән уңай энергия бөркеп торган, тыныч холыклы, ихлас елмаючы, тыйнак, ягымлы укытучы күңелемә шунда ук хуш килде, шуңа күрә дә практикамны нәкъ аңарда үтәргә теләдем мин. Һәм бер дә ялгышмадым. Үз эшен чын күңелдән башкаручы, тәҗрибәле, тирән белемле мөгаллимә мине күп нәрсәгә өйрәтте, укытучы хезмәтенең серләренә төшендерде. Аның белән эшләве дә бик рәхәт һәм күңелле булды.

Галия апаның үз укучыларына тавыш күтәргәнен бер дә ишетмәдем мин. Ул барысы белән дә әдәпле итеп сөйләшә, күңелгә сеңдереп аңлата, мактау сүзләрен кызганмый, һәрбер баланың йөрәгенә юл таба, аларны укуга дәртләндерә, рухландыра белә. Шуңа күрә укучылары да аны бик яраталар һәм үзенә зур хөрмәт белән карыйлар.

Галия Тупасова “Яктылык”та мәктәп төзелеп ачылган көннән бирле, 1997 елдан эшли!

Мин Ульян өлкәсенең Кулаткы районында урнашкан Иске Атлаш авылында туып-үстем. Мәктәптән соң Ульян шәһәрендә педагогика институтында белем алдым. Биредә педагогика һәм психология факультетын тәмамлап, Кулаткыда бер ел балалар бакчасында методист хезмәтен башкарганнан соң, туган авылыма кайтып, башта ике ел психолог булып эшләдем, аннары өч ел башлангыч сыйныф укучыларын укыттым.

Аннан тормыш җилләре мине Самар шәһәренә алып килде. “Яктылык” мәктәбенә урнашырга килгәндә, биредә әле төзелеш бара иде. Тракторлар эшләп тора, бина эчендә җан-фәрманга ремонт бара.

Мине өченче сыйныф укытучысы итеп билгеләделәр. Августның соңгы көннәрендә классларны юып, җыештырып, беренче сентябрьдә балаларны яңа мәктәптә каршы алдык”, — дип исенә төшерә язмам герое.

Шушы көннән менә инде 25 ел үтеп киткән. Һәм Галия ханымның “Яктылык”ка эшкә урнашуына бер генә дә үкенгәне булмаган. Хәер, моңа аптырыйсы да юктыр. Укытучы һөнәрен ул инде кечкенәдән сайлап куйган бит! Башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче апасы да (әнисенең бертуганы) моңа йогынты ясамый калмаган. Аның үз эшенә сокланып яшәвен, хезмәтен бик яратып башкарганын күреп үскән кыз.

Милләттәшебез балачактан активлыгы белән аерылып торган. Октябрь баласы (октябренок) булган вакытында — отряд советы рәисе, пионер булган чагында дружина советы рәисе вазифаларын башкарган. Агитбригадаларда, конференцияләрдә, концертларда да катнашкан. Кызның сәләтле, тырыш, җаваплы, акыллы, тәртипле булуын күргән укытучылары да, әнисе дә аңа укытучы һөнәрен үзләштерергә киңәш иткәннәр.

“Ата-ана баласына беркайчан да начарлык теләми бит ул.  Әниемнең сүзләре белән килештем. Апам да үземне хуплады. Мөгаллимә хезмәтен сайлап алганыма үкенмәдем”, — ди Галия апа.

Укытучы булырга җыенган кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дип кызыксындым аңардан.

“Иң беренче һәм иң мөһим шарт – ул балаларны ихлас күңелдән ярату. Алар бик сизгер бит. Үзләренә карата чын мөнәсәбәтеңне шунда ук сизеп алалар.

Нарасыйларны үпкәләтергә, рәнҗетергә ярамый, сүзеңне үлчәп сөйләргә, сабырлык күрсәтергә кирәк. Укытучының йомшаклыгы да, таләпчәнлеге дә чамалы булсын. Укучы аңардан курыкмаска, ышанырга һәм шул ук вакытта аны ихтирам итәргә, тыңларга тиеш.   

Һәр баланың үз холкы, шуңа күрә аның күңеленә юл таба белү мөһим. 

Әлбәттә инде, үз эшеңнең чын остасы, тирән гыйлемле булу сорала. Без бит балаларга белем бирәбез, моның өчен укытучыга акыл иясе булырга кирәк”.

Бүгенге көндә Галия Тупасова икенче сыйныфны укыта.

“Егерме сигез укучым арасында башкортлар да, татарлар да бар. Бу классым шулхәтле тыныч, исләрең китәр. Бер-берсенә бик ярдәмчелләр. Бик яратам үзләрен”, - ди мөгаллимә.

Галия ханым шулай ук башлангыч сыйныфлар буенча методист булып та эшли. Укытучыларга яңа методикаларны аңлата, укучыларны конференцияләргә, олимпиадаларга юллый, моның өчен тиешле гаризаларны тутырып җибәрә.

Ә былтыр ул Казан Федераль университетында уку узып, татар теле буенча белемен яңарту турында диплом алган.

Милләттәшебезнең фидакарьхезмәтен югары бәяләп, аңа бик күп Мактаунамәләр тапшырганнар. Алар арасында Самар өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыклары бүләкләре дә бар.

“Галия апа, инде озак еллар укытучы булып эшләүче кеше буларак, шуны әйтегез әле – бүгенге укучылар элеккегеләрдән аерылалармы?” 

“Әйе, аерылалар. Элек балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр, тәнәфес вакытларында өстәл уеннарын уйныйлар, бер-берсе белән аралашалар иде. Хәзер бит югары технологияләр заманасы. Укучылар күбрәк телефонда, интернетта “утыра”.  Һәм, әлбәттә инде, үзара аралашулары, фикер алышулары да күпкә кими”.   

“Укучыларыгызда укуга кызыксыну уятыр өчен нинди ысуллар кулланасыз?”

“Дәресләргә төрле презентацияләр әзерлим, интерактив уеннар белән кулланам, интернетта төрле платформаларда эшлим, шуннан үзләренә биремнәр бирәм”.

“Сез мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балаларга иң беренче булып белем бирәсез. Нинди принципларга таянып эш итәсез?”

“Беренче сыйныфка килгән укучылар әле балалар гына бит. Аларга  өйдәгечә мохит тудырырга, ягъни әниләредәй йомшак мөгамәлә, җылы мөнәсәбәт күрсәтергә, үзләрен уңай хис итсеннәр өчен, тыныч шартлар булдырырыга тырышам, уен формаларын кулланам. Үзләре дә кайчак Галия Фоатовна урынына миңа әни, дип  тә әйтеп куялар. Беренче укытучы ул икенче әни кебек бит инде.   

Һәр нарасыйны үзләштереп, аның холкын белеп, һәрберсенә индивидуаль караш табуы да бик мөһим”.

“Ә ата-аналар белән мөнәсәбәтләрегез нинди?”

“Үзләренә бик рәхмәтлемен мин. Берәр нинди үтенеч булса, алар аны шул минутта эшлиләр. Шулхәтле тәрбияле әти-әниләр, искиткеч. Һәрвакыт ярдәм итәләр, активлык күрсәтәләр.  Бердәм булып, бергәләп эшлибез, шөкер”.

“Укытучыны тәрбияче, дип тә әйтеп буламы?”

“Тәрбия белән белем бирү бер юлдан барырга тиеш. Тәртип булмаса, уку да аксаячак.  Дәрестә нинди генә теманы алсак та, без аны тәрбия белән бәйлибез. Ул укыту белән бергә үрелеп бара.  

Мәсәлән, әдәбият дәресендә без балалар белән әсәрләрнең геройларын характерлыйбыз. Кем – начар, ә кем яхшы булуын билгелибез. Аннары укучылар геройларның кайсысына охшарга теләүләре турында сөйлиләр.

Тәрбияне күбрәк ата-ана бирсә дә, без, укытучылар да, моңа зур өлеш кертәбез”.

“Укучыларыгыз берәр нинди чараларда катнашалармы?”

“Техника фәннәре дөньясына беренче адымнар”, “Ломоносов укулары” конференцияләрендә, “Шигърият дөньясы”нда, “Мирас” фестивалендә даими рәвештә катнашып, җиңүче булып танылалар, призлы урыннар яулыйлар”.

“Сез рус шәһәрендә яшәүче балаларга татар телен өйрәтәсез. Авырлыклар туамы?”

“Мондый укучыларга ана телебез авыррак бирелә шул. Татар теле туган телебез булса да, кызганыч ки, күп әти-әниләр нарасыйлары белән русча сөйләшәләр. Гаиләдә ана теле яңгырамагач, әлбәттә, балалар татарча белмиләр һәм аларга аны мәткәптә генә үзләштерүе бик кыен”.

“Димәк, татар телен өйрәтүне гаиләдән башларга кирәк?”

“Әлбәттә! Әби-бабайдан, әти-әнидән башларга. Алар татарча аралашса, балалары да ана телендә сөйләшәчәкләр. Кечкенә чакларыннан әкиятләр, шигырьләр укып, нарасыйларда туган телебезгә мәхәббәт тудырырыга, яңа туган сабыйга ана телеңдә эндәшергә, сөйләшергә кирәк”.

“Читтән торып укыту процессында нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

“Башлангыч сыйныф укучылары белән мондый укыту ысулы бик авыр — безгә дә, укучыларга да, ата-аналарга да.

Балалар белән кара-каршы аралаша, күзенә карап теманы аңлата, аның җавабын күзенә карап ала алмыйсың. Мәктәптә һәрберсенең эшен, тәртибен күзәтәбез бит без. Аннан соң өйдә укучының игътибары барыбер түбәнрәк дәрәҗәдә, читкә китә, өй мохитында ялкаулык та баса бит ул”.

“Укучыларыгызны өлкән сыйныфка нинди үгет-нәсыйхәтләр биреп озатасыз?”

“Укытучыларны тыңлагыз, тагын да яхшырак укыгыз, тәртипле, миһербанлы, тәрбияле булыгыз, битемә кызыллык китермәгез, дип озатам үзләрен”.

“Укытып чыгарган балаларыгызның язмышлары белән кызыксынасызмы?”

“Әйе, аларны күзәтеп торам мин. Укулары белән кызыксынам. Кем нинди бәйгедә катнашкан, нинди урын алган – барысын да сорашам. Уңышларга ирешсәләр, чын күңелемнән шатланам, чөнки без, башлангыч сыйныф укытучылары, нарасыйларга белем нигезләрен салучылар бит.

Балалар да, аларның ата-аналары да миңа бик якын. Күрешкәч, туганнардай аралашабыз”.

“Ә мәктәпне тәмамлаган укучыларыгыз сезнең белән элемтәгә керәләрме?”

“Әйе, рәхмәт яугыры, чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуларына килгәч, минем белән күрешмичә китмиләр, шалтыраталар, бәйрәмнәр белән тәбриклиләр. Әле туйларына да чакыралар”.

“Соңгы кыңгырау кичәсендә нинди хисләр кичерәсез?”

“Бер яктан бу – шатлыклы көн, укучыларыбызны олы юлга озатабыз. Икенче яктан моңсу була, аерылышу һәрвакыт күңелсезлек китерә бит ул. Ул көнне йөрәк дерелдәп тора инде. Күзләр яшь белән тула. Балалар үз ояларыннан очып китәләр.   

Дүрт ел эчендә укучыларга бик тә ияләнәсең. Һәрберсе, үзеңнеке кебек, җаныңа якын. Аларның һәркайсысына бәхет теләп калам мин”.

“Хезмәтегез сезне нәрсәсе белән шатландыра?”

“Миләүшә, белсәң иде, эшем җаныма шулхәтле якын минем. Балалар көн саен мине көтеп алалар, күзеңә карап торалар, үзләрен күргәч тә, күңелем күтәрелеп китә, алар белән яратып, рәхәтләнеп эшлим. Хезмәтемнән чын ләззәт алам. Һәм, еллар үтә барган саен, бу хисләрем ныгый гына бара.  Укучыларымның уңышлары, яхшы укулары, тәртипле булулары, ата-аналарның уңай мөнәсәбәте эшемнең нәтиҗәләрен күрсәтә бит. Әлбәттә, бу – минем өчен зур бәхет”. 

“Ә нәкъ менә “Яктылык”тагы эшегез нәрсәсе белән ошый?”

“Үз татарың белән туган телеңдә сөйләшүе генә дә ни тора бит! Мәктәптә милли мохит хөкем, ямьлелек, күңеллелек хөкем сөрә.

Укучылар үзләрен тәртипле тоталар, “апа, исәнмесез”, — дип сәлам бирәләр, олыларга хөрмәт күрсәтәләр.

Коллективыбыз да, шөкер, бик дус, бер зур гаилә кебек без, бер-беребезгә ярдәм итәбез, бер-беребезнең гаиләләрен беләбез, рәхәтләнеп аралашабыз. Шушы еллар эчендә  туганнардай булып беттек инде.

Директорыбыз Радик әфәнде Газизов да – тәҗрибәле, оста җитәкче. Аның белән тынычлап эшлибез. Ул һәрвакыт ярдәм кулын суза, акыллы киңәшләрен бирә.  

Аллаһыга шөкер, эшкә теләп, яхшы кәеф белән барам, анда үземне уңай хис итәм”.

“Тәҗрибәле мөгаллимә буларак, укытучы һөнәрен үзләштерүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?”

“Әгәр дә укытучылыкка укыйлар икән, курыкмыйча, мәктәпкә урнашырга киңәш итәр идем. Балалар белән эшләве рәхәт ул.

Хезмәт итә башлагач, остарак, тәҗрибәлерәк мөгаллимнәрнең үгет-нәсыйхәтләренә, киңәшләренә колак салып эшләсәләр, күп нәрсәләргә өйрәнә алачаклар”.

Галия ханым, гаиләгез турында әйтеп үтсәгез иде”.

“Ирем Ринат белән 21 ел бергә яшибез.

Кызыбыз Регина, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап,хәзер политехника институтында өченче курста укый, сәнәгать һәм граждан төзелеше инженеры белгечлеген ала.

Улыбыз Артур шулай ук “Яктылык”та, 10нчы сыйныфта укый. Тугызынчы классны кызыл аттестатка тәмамлады. Былтыр Казанда татар теле буенча халыкара һәм регионара олимпиадаларда катнашып, соңгысында җиңүче булып танылды. Быел да төбәкара олимпиадада призлы урын яулап кайтты”.

Димәк, балаларыгыз татарча яхшы беләләр?”

“Әйе, Аллаһыга шөкер, ана телендә яхшы сөйләшәләр. Без өйдә алар белән татарча гына аралашабыз”.

“Укытучының ярты гомере мәктәптә уза. Ирегез моны ничек кабул итә?”

“Ирем – бик әйбәт кеше. Ул мине һәрвакыт хуплап, ярдәм итеп яши. Шушы еллар эчендә бер канәгатьсезлек белдерсен! Аңардан хезмәтемә каршы бер сүз ишеткәнем булмады. Компьютерда эш буенча берәр нәрсә килеп чыкмаса да, ул, үзе утырып, барысын да аңлата, күрсәтә, үзе эшләп тә бирә әле. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ирдән уңдым, Аллаһыга мең шөкер”.

Галияапа – Ислам таләпләрен үтәп яшәүче кешеләр исемлегендә. Намазын да укый, ураза да тота ул. Корбаннар да чалалар алар.

Бүгенге көндә нәрсәләргә куанып яшисез?” – дип сорадым иманлы укытучыдан.

“Яраткан эшем, гаиләм исән-сау булганга шатланып гомер итәм. Туган авылыма кайтып йөрибез, туганнар белән күрешеп, йөрешеп торабыз. Шуларның барысы да зур сөенеч китерә миңа”.

“Укытучы булганга сез бәхетлеме?”

“Әйе, бик бәхетле. Бу миңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк, дип кабул итәм. Әлһәмдүлилләһ, Раббыбыз миңа шул юлны Үзе ачып, аңа бастырып, шуңардан алып бара”.

“Шушы асыл юлыгыздан әле озак еллар атларга насыйп булсын сезгә, Галия апа”.

DSC01692IMG-9505df605cc0cd65d3e3eee82fd31524-V IMG-20220228-WA0000 IMG-20220228-WA0003 выписка 002 Изображение 018 Изображение 156

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (34), 2022 ел.

 

 

 

   

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

       

 

  

  

     

Просмотров: 952

Один комментарий

  1. Балаларымның беренче укытучылары, яраткан укытучыбыз Галия Фоатовна!