Илебез — тыныч, күгебез аяз булсын өчен

Алҗкино 1Гали авылы халкы өчен Бөек Җиңү көне иң олы бәй­рәм. Авыл администрациясе дә, мәктәп һәм барлык оеш­малар да бу бәй­рәмгә алдан ук әзерләнә башлыйлар. Кыз­ганычка, бүген безнең авылда сугышка киткән 512 ве­те­ранның берсе дә исән түгел инде. Тыл ветераннары да бәй­рәмгә килә алмыйлар. Шу­ңа күрә бәйрәм­нең тантаналы өлешендә кү­бесенчә яшьләр катнашты.

9 май көнне мәктәп алды гөрләп тора — балалар Үлем­сез полкта катнашу өчен җы­елганнар. Башта алар урам ту­тырып авыл үзәгендә үтә­чәк митингка баралар. Авыл­дашларның бер өлеше капка төпләренә чыгып аларны озатып кала, икенчеләре, Мәдәният йорты янындагы Дан аллеясында җыелып, каршылыйлар. Бу барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч мизгелләр.

Митингны мәктәп укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәүсә Йосыпова һәм Мәдәният йорты хезмәткәре Раилә Асылгәрәева башлап җибәрделәр. Бәйрәм татар һәм рус телендә алып барылды. Минем фикеремчә, Фирдәүсә Йосыпова төзегән программа бик тантаналы һәм матур килеп чыккан иде.

Митингта 11нче сыйныф уку­­чысы Айрат Сәлимов,  6нчы сыйныф укучысы Амилә Гый­лаҗева, 4нче сыйныф укучысы Гөлназ Зарипова, 4нче сыйныф укучысы Илнур Хәйруллин һәм башка укучылар җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Бигрәк тә 1нче сыйныф укучысы Әминә Хәбибуллина башкаруында «Отмените войну!» дигән җыр йөрәкләребезне әрнетеп алды. Әминә бик талантлы кыз. Ул, район һәм өлкә конкурсларында катнашып, беренче урыннарны алып килә. 4нче сыйныф укучылары җырлаган «Жиңү бәйрәме» һәм «Солдатская», Илназ Маннанов һәм Исламия Кәлимуллина башкаруында «Смуглянка» җырлары да митингта катнашучыларны сугыш чоры мохитына алып кереп киттеләр. Шулай ук «Импульс»  берләшмәсендә шөгыльләнүче балаларның «Красные маки» һәм татар биюләре дә бик урынлы булды. 

Митингның тантаналы өле­ше Гали авылы мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән-хафиз Аб­дел­вахитның хәер-фатихасы бе­лән башланып китте. Гали җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, район администрациясе вәкиле Салават Иваев, «Бердәм Россия» партиясе бү­леге сәркатибе Наилә Юнысова бәйрәм белән котлаганнан соң, сугыш явында һәм кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларны, олы яшькә җитеп гүр иясе булган авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан ителде. Соңыннан монумент янына чәчәкләр куелды.

- Хөрмәтле авылдашлар! Иле­без тыныч, күгебез аяз бул­сын иде. Тыныч, матур тор­мыш­ның кадерен белеп туган җиребездә бәхетле яшик. Барыбызга да Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын иде, — дип тәмамлады тантананы Фирдәүсә Йосыпова.

Алҗкино 1Алҗкино 2 Алькино

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 765

Комментирование запрещено