Камышлының Жилгородок бистәсе мәчете йортына җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утырттылар

ctEYb-slNsOiU9lnKuPxqHRKrBL831UzXiz60IemfBfiOFqCa_l-5ASvAft6BGzWR5vRIH-vu4GtfrIWEuX1DjA3

Үткән елның көзендә һәм менә бу көннәрдә Минегалимов Искәндәр хәзрәт һәм даими намазга йөрүче Мамин Наил әфәнде Камышлы авылының Жилгородок бистәсендәге мәчет йортына җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утырттылар.  

Гыйбадәт йорты бакчасында сигез төп алма агачлары, шулай ук берничә төп ирга, слива, чия агачлары һәм  күп кенә җиләк-җимеш куаклары тамыр җибәрәчәк, ин шә Аллаһ.

Киләчәктә бу бакча азан тыңлап үскән тәмле алмалары, чияләре, кура җиләкләре, крыжовниклары, иргалары, хуш исле  карлыганнары,  сливалары белән авылдашларыбызны сөендерер, дип өметләнеп калам.

ctEYb-slNsOiU9lnKuPxqHRKrBL831UzXiz60IemfBfiOFqCa_l-5ASvAft6BGzWR5vRIH-vu4GtfrIWEuX1DjA3--QnNGXEiR1xdzF_oKwN7e8FvfKswly_nKQOby6-qkUxtgBowl7T59kKIMFCOkx0arx6_VJqsGCAmg7EGwjOMEGB

 Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 622

Комментирование запрещено