Россиядә үз герое булмаган гаилә юктыр…

9 мая Старое Ермаково (1)9 Май – Россия халкы өчен иң кадерле бәйрәм. Чөнки су­гыштан җиңү белән кайткан яисә яу кырында ятып калган Бөек Ватан сугышы герое һәр гаиләдә дә бар. Бөек Җи­ңү көне — бердәмлегебезне, Ва­та­ныбызны өзелеп сөюебезне күрсәтә торган бәйрәм ул. Ка­мышлы районының Иске Ярмәк авылында үткәрелгән 77нче Җиңү көне быел аеруча тантаналы һәм якты, шул ук вакытта күңелләргә үтеп керердәй дулкынландыргыч булып узды.

Авыл җирлегендә үткән Үлемсез полк йөреше, шә­һәр­неке кебек күләмле булмаса да, фотосурәтләрдәге һәр ке­шенең исем-фамилиясе, сугыш һәм хезмәт юлы, батырлыгы бөтен авылдашларга да билгеле булуы белән алдыра. Күтәреп барган портретлардан авыл тарихы карап тора сыман. Школьная, Центральная, Спортивная урамнары аша үтеп, авыл уртасындагы монументка барып җиткән стройда яше дә, карты да бар иде. Колонна башында, байрак тотып, “Лидер” хәрби-патриотик клубы әгъзалары атлыйлар. Күпсанлы тамашачыларда бу күренеш ис­киткеч горурлык, шатлык, сок­лану хисләре уятты. Хәтта олы яшьтәге апа-абыйларның күзләреннән яшь бөртекләре дә тәгәрәп төште.

Үлемсез полкта катнашучылар сугыш корбаннарына куелган һәйкәлне уратып алырга өлгермәделәр, “Ак каен” халык фольклор ансамбле чыгышы башланды. Бу юлы үзешчән ар­тистлар 1941 елның 22 июнь көнен сәхнәләштергәннәр. Ка­мышлыда Сабантуе барганда килгән сугыш хәбәре йө­рәкләрне өтеп алгандай була. В.Молотовның «Сегодня… без объявления войны… Победа бу­дет за нами! Враг будет разбит!» дигән сүзләре йөрәкләрдә патриотизм факеллары кабыза…

Митинг Россия гимны һәм җирлек башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдиновның чыгышы бе­лән башланып китте һәм Ка­мышлы районы башлыгы урын­­басары Руслан Сәлахов, ар­мия ветераннары Салават Мин­һа­җев, Рәхимҗан Абдулин котлаулары белән тәмамланды. Мәктәп укучылары Азалия Иб­раһимова, Валерия Горбунова, Ильвина Гайфуллина, Розалина Кәримова башкарган шигырьләр истәлекле сүзләр генә булып калмады, Россиягә каршы сугыш белән килергә те­ләүчеләрне кисәтеп чаң кагу булып яңгырады.

…Ә сәхнәдә инде яңа кү­ре­неш: сугыш тәмамланган, авыл сугыш батырларын каршылый. Ләкин яуга китүчеләрнең яртысы гаиләсе кочагына кайтып егыла алмаган, туган авылы, Ватаны өчен гомерен биргән… Дан һәм хөрмәт аларга! Ә сугыштан кайтучыларны тальян гармуннары, “Ярмәк вагы” бе­лән каршы алалар.

Беразга гына тынып торган татар көен ярып, “Лидер” хәрби-патриотик клубында шө­­гыльләнүче яшьләр түгә­рәк­кә чыктылар һәм клубта өй­рәнгәннәрен халыкка күр­сәт­теләр. Бу чыгыш үзенә күрә аерым бер парад кебек үтте. Ә “сугыштан кайтучылар” аларга Җиңү байрагын тапшырдылар. Бу да бик дулкынландыргыч алым иде…

Сугыш кырларында ятып ка­лучылар истәлегенә бер минут тынлык, һәйкәл итәгенә чә­чәкләр кую тантанасыннан соң, авылдашлар Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында бәй­рәм концерты карадылар. Хөр­мәтле кунаклар өчен чәй өс­тәле дә әзерләнгән иде.

Бу көнне читтә яшәүче күп авылдашларыбызны да очратырга насыйп булды. Алар балаларын, оныкларын да ияртеп кайтканнар. Шул минутта башымнан бер фикер йөгереп узды: “Бүген аларның биредә булуы бик яхшы бит. Сугышның нәрсә икәнлеген белмәгән балалар авылы, иле тарихына кереп чумдылар. Сугыш тәмамлануга 77 ел үткән, күп нәрсәләр, күп исемнәр онытылып бара. Ә мондый чаралар оныкларны кырыс чынбарлыкка кайтара, кү­ңелләрендә сугышка карата иммунитет эшләп чыгарырга ярдәм итә, әлбәттә. Киләчәк буын кешеләре дә, безнең кебек үк: “Без хәтерлибез! Без горурланабыз! Без хөрмәт итәбез!” — дип әйтсеннәр иде.

Шундый ук үтемле һәм тантаналы чаралар Ярмәк җирлегенә караган Яңа Ярмәк һәм Чулпан авылларында да узды.

Лилия СӘЛӘХОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 814

Комментирование запрещено