“Туган телемне рус теленнән дә яхшырак белергә телим”

Апалы-сеңелле Алсу һәм Алия.Татар яшьләре белән аралашканда алар арасында акыллы, тыйнак, тәрбияле, үз телен яхшы белүче, аңарда яратып сөйләшүче, үз милләте белән горурланучы егетләр, кызлар булуына чын күңелдән куанам мин. Бар, бар икән ата-бабалары мирас итеп калдырган туган телен саклаучылар, татар халкының асыл вәкилләре, милләтебезнең лаеклы дәвамчылары!

Менә Рамил кызы Алия Гиматдинова да күңелемне йомшартып җибәрде бит әле.  Сөбханаллаһ! Аһәңле телебездә матур итеп сөйләшүче, “Мин татар кызы булуым белән горурланам!”, дип сөенеп белдерүче, әби-бабаларының, әти-әнисенең татар халык педагогикасына, динебез Исламга нигезләнгән тәрбиясен алып, аларның үгет-нәсыйхәтләрен күңеленә сеңдереп үскән Алия белән үз телебездә рәхәтләнеп, шатланып аралаштым.

Рәхмәт сиңа, милләттәшем. Татарның киләчәкле булуына якты өметләр тудырдың.

Укучыларыбыз, сез дә безнең әңгәмә аша Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә, 10нчы сыйныфта белем алучы Алия Гиматдинова белән танышыгыз әле.

- Алия, сеңелем, беренче сыйныфтан алып “Яктылык”та укыйсың. Әти-әниең сине ни өчен нәкъ менә шушы мәктәпкә бирергә булдылар икән?

- Әти-әнием — туган телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә мөкиббән булган кешеләр. Шуңа күрә алар мине татар теле һәм әдәбияты укытылган “Яктылык” мәктәбенә укырга бирделәр дә инде. Биредә без милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, халкыбызның борынгы көнкүреше, тарихы белән танышабыз. Татарча биибез, җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Ана телен үзләштерәбез.

- Ә синең үзеңә мәктәбең нәрсәсе белән ошый?

- “Яктылык”та үзебезне өйдәгечә хис итәбез без. Биредә күңеллелек, ямьле мохит хөкем сөрә, татар теле яңгырый.

Мәктәптә, яхшы белем бирү белән беррәттән, лаеклы кешеләрне, милләтебезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияләргә көч куялар, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Укытучылар безгә карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр.

Укучылар да бер-берсенә ихтирамлылар, олыларны тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. Мәсәлән, миңа башка мәктәпләрдә олимпиадаларда булырга туры килде.  Анда укытучыларның, күбрәк укытуга игътибар биреп, тәрбияне исәпкә алмаулары сизелеп тора. Ә бездә бөтенләй башкача. Мөгаллимнәр уку белән тәрбияне бер дәрәҗәдә алып баралар. Һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәдә. Монда бөтен балалар тәртипле. Үзләрен яхшы тоталар. Эчүче, тартучы юк. Мәктәбемә, укытучыларыбызга бик рәхмәтле мин.

Нинди фәннәрне аеруча яратып үзләштерәсең?

- Миңа математика һәм физика дәресләре бик ошый. Үз гомерләренә бабам Наил — физика укытучысы, ә әбием Зөлфирә математика укытучысы булып эшләделәр. Аларга охшапмы икән әллә, миңа да шушы фәннәр бик якын.

Аллаһы бирсә, киләсе елда алар буенча бердәм дәүләт имтиханнарын датапшырачакмын.

Алачак һөнәремне дә сайлап куйдым инде. Самар дәүләт техник университетында инженер-төзүче белгечлеген алырга телим.  

-   Ә мәктәптә нинди билгеләргә укыйсың?

- “Бишле” билгеләренә. Тугызынчы сыйныфтан соң кызыл аттестат алдым.  Киләсе елда, Аллаһы теләсә, мәктәпне алтын медальгә тәмамларга ниятлим.

-  Сине бик актив кыз буларак тасвирладылар. Нинди чараларда катнашасың?

- Физика, математика, химия, биология, татар һәм рус телләре буенча олимпиадаларда, конференцияләрдә даими катнашып киләм.

Мәсәлән, татар теле буенча Казанда узган регионара олимпиадада призлы урын яулап кайттым. Әле менә Каюм Насыйри укуларына физика фәне буенча проект әзерләп җибәрдем. Хәзер нәтиҗәләрен көтәм.

Шулай ук1 — 7 сыйныфларда мәктәбебезнең “Йолдыз” төркемендә биедем. Без, төрле җирләрдә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр һәм призлы урыннар яулап килдек.

-  Татар телен кайдан шулай яхшы беләсең?

-  Әби-бабаларым, әти-әнием кечкенәдән апам Алсу белән миңа татар телендә бишек җырларын җырлап, ана телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, динебез Исламга мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләп үстерделәр. Гаиләбездә татар теле – дәүләт теле. Өй бусагасын атлап кергәч тә, без үзара бары тик татарча гына аралашабыз, бездә бары тик ана телебез генә яңгырый.

-  Димәк, баланы татар теленә гаиләдә, кечкенә чактан ук өйрәтергә кирәк?

- Һичшиксез! Татар теле күкрәк сөте белән сеңәргә тиеш, ягъни яңа туган сабыйга бишек җырларын көйләргә, аңа үзебезчә сөйләргә, бераз үсә төшкәч, әкиятләр, шигырьләр укырга кирәк. Әгәр дә әби-бабай, әти-әни нарасыйлары белән татарча сөйләшмәсә, телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләмәсә, балалар аны белмәячәк.

Мәктәптә дә ана телен яратып үзләштерәм, чөнки минем татар телендә дөрес итеп язасым, дөрес итеп сөйләшәсем килә.

Ә татар әсәрләре минем күңелемтүренә үтеп керәләр. Укытучыбыз Фәния апа Гыйләҗева үз дәресләрен кызыклы, аңлаешлы итеп уздыра, безне бөек татар язучылары, шагыйрьләре белән таныштыра.

Минемчә, һәрбер татар кешесе үз телен белергә тиеш! “Теле юкның иле юк”, “Тел бетсә —  милләт бетә”, — дип юкка гына әйтмиләр бит.

Мин туган телемне рус теленнән дә яхшырак белергә телим һәм шуңа омтылам.

-  Әти-әниең белән мөнәсәбәтләрең ничек?

- Аллаһыга шөкер, мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Әтием Рамил белән без күбрәк тормыш хәлләре турында сөйләшәбез. Ул миңа акыллы киңәшләрен бирә. Ә әнием Альмира күбесенчә уку, тәрбия мәсьәләләрен карый. Ул безнең сыйныфның ата-аналар комитеты әгъзасы булып тора, миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә. Мин әти-әниемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен.

-  Алар синдә нинди сыйфатлар тәрбияләп үстерделәр?    

-   Әти-әнием мине кешелекле, мәрхәмәтле, җаваплы, мөстәкыйль булырга өйрәтеп үстерделәр.

Ә әби-бабаларың сине тәрбияләүдә катнашалармы? Аларның нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңелеңдә саклыйсың?

-  Әйе, әби-бабаларым балачактан алып, бүгенге көнгә кадәр безгә тәрбия сабакларын бирәләр. Мин ел саен җәйнең бер өлешен Тупли авылында яшәүче Наил бабам һәм Зөлфирә әбием Гиматдиновларда үткәрәм. Әйткәнемчә, алар гомере буе мөгаллим булып эшләделәр. Бүгенге көндә бабам имам хезмәтен башкара.

Ә җәйнең яртысын Самарда яшәүче Минзаһит бабам белән Фәһимә әбиемдә уздырам. Алар яз башында шәһәрдән ерак түгел урнашкан дачага китеп, көзгә кадәр шунда яшиләр. Бабам — тракторчы, ә әбием урам себерүче булып эшләделәр.

Бабаларым, әбиләрем – лаеклы тормыш юлын үткән, үз гомерләренә тырышып хезмәт иткән, хөрмәтле кешеләр. Безгә биргән тәрбияләренең бәһасе юк. Мин үзләрен бик яратам. Рәхмәтем чиксез.

Аларның миңа балачактан: “Кызым, тыйнак, тырыш булсаң, барысына да ирешерсең”, — дип әйтеп килгән сүзләрен мин гомерлеккә истә калдырдым.

-  Кемнәрдән үрнәк аласың?

- Әлбәттә инде, әби-бабаларымнан, әти-әниемнән, бертуган апамнан. Алар – тормышымда иң якын кешеләрем.

Әти-әнием һәр адымнарында безгә үрнәк күрсәтәләр. Олыларны бик ихтирам итәләр, аларның күңелләрен күрәләр, ярдәм кулын сузалар.

Әтиемнең максатка омтылышлы булуы ошый миңа. Ул, бар көчен, тырышлыгын куеп, ниятләренә ирешә.

Ә әнием татар хатын-кызларына хас булган сабырлыкка ия. Аның кебек шулкадәр түземле кешене башкача күргәнем юк минем.

Аларга охшарга телим, үземдә шундый ук сыйфатларны булдыру өстендә эшлим.

-  Җитди карарлар кабул итәргә кирәккәндә кем белән киңәшәсең?

-  Иң беренче чиратта, әти-әниемнең акыллы киңәшләренә колак салам.

Миннән дүрт яшькә олырак Алсу апамның фикере дә минем өчен бик мөһим. Ул да “Яктылык”та белем алды. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бүгенге көндә Самар дәүләт техника университетында, өченче курста укый.

-  Алия, буш вакытларыңны ничек уздырасың?

-  Апам, иптәшләрем белән табигатькә хозурланып, саф һавада йөрергә яратам.

Иптәшләр дигәннән, чын дус нинди булырга тиеш, дип саныйсың?

- Чын дус сине хөрмәт итәргә, миһербанлы, намуслы булырга,  тәкәбберлек күрсәтмәскә, дөресен битеңә бәреп әйтергә тиеш.

-   Ә сезнең сыйныфыгыз дусмы соң?

-   Әйе, шөкер, бик дус. Без бер-беребезгә карата ярдәмчел, игътибарлы.

-   Берәр нинди мавыгуларың бармы?

- Китаплар укырга яратам мин. Чит ил әдәбиятына өстенлек бирәм.Ә татар әсәрләре күңелемә аеруча якын. Бигрәк тә Тупли авылында гомер иткән Габдулла абый Насыйровның “Тормыш агышы” дип аталган китабын зур кызыксыну белән, кайта-кайта укыйм.

Шулай ук буш вакытларымда математикадан мәсьәләләр чишәргә яратам.   

-  Бүгенге яшьләр күп вакыт интернетта “утыра”. Ә син аннан үзең өчен нинди мәгълүмат аласың?

-  Минем һәрнәрсәдән хәбәрдар буласым килә.Шуңа күрә, иң беренче чиратта,  яңалыклар белән кызыксынам. Кичен барыбыз да бергә җыелып, яңалыклар белән уртаклашу безнең гаилә гадәтенә әверелде инде.

Шулай ук уку буенча өстәмә мәгълүматларны үзләштерәм, социаль челтәрләрдә иптәшләрем белән аралашам.

-  Заманча яшьләрне ничек бәялисең?

- Яшьләребез — алга киткән егетләр, кызлар. Техниканы бик тиз үзләштерәләр. Барысыннан да хәбәрдар. Замана белән бергә атлыйлар. Үз максатларына ирешүчән,төрле мәсьәләләрне чишү юлларын табалар.

-  Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?

-  Күңелемә миһербанлы, намуслы,сабыр кешеләр якын.

-  Үзеңнең холкыңны бер-ике сүз белән ничек тасвирлар идең?

- Әби-бабаларым, әти-әнием өйрәткәнчә, ярдәмчел, мәрхәмәтле, җаваплы булырга тырышам. Шулай ук мин – дөреслекне кешенең битенә бәреп әйтүче һәм башкалардан да шуны көтәм.

-  Ә нинди кимчелекләрең бар?

-  Мин тиз кызып китүчән. Шуңа күрә әниемнән сабырлыкка өйрәнергә тырышам да инде.

-  Тормыш шигарең (девиз) бармы?

-  Һәр мизгелгә куанып, Аллаһы Тәгалә биргәненә канәгать булып, Аңа шөкер кылып яшәргә.

-   Уңышларга ирешер өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саныйсың?

-    Моның өчен максатка омтылышлы, үҗәт, тырыш, эш сөючән булырга кирәк, дип уйлыйм.

-   Синеңчә, камил гаилә нинди булырга тиеш?

- Минем өчен әти-әнием – камил гаилә. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп, чын күңелдән шатланам мин. Булачак ирем әтиемә охшаган булсын иде, дип телим.   

-  Тормышыңда берәр нәрсәне үзгәртер идеңме?

- Раббыбызга шөкер, барысыннан да канәгать мин. Булганына шөкер итеп яшим. Әлбәттә, киләчәккә ниятләр зурдан. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән аларны тормышка ашырырга язсын.

-   Алия, синең өчен бәхет нәрсәдә?

- Әби-бабаларым, әти-әнием, апам, туганнарым исән-сау булса, аларның йөзләрендә елмаю балкыса, шушы минем өчен иң зур бәхет.

-  Нинди хыялларың бар?

- Минем өчен тормышта иң мөһиме – ул гаилә. Аллаһы бирсә, яхшы кешегә кияүгә чыгып, акыллы, тәртипле, тәүфыйклы, милләтебезнең лаеклы дәвамчылары булырлык балалар тәрбияләргә хыялланам.

Уй-ниятләрең чынга ашсын, Алия. Мәктәпне тәмамлап, тормышта зур уңышларга ирешергә насыйп булсын үзеңә.

image-08-03-22-08-37image-08-03-22-08-38 image-08-03-22-08-52 Алия әти-әнисе һәм апасы белән. Алия әти-әнисе, әби-бабалары, апалары белән. Алиянең сыйныфы һәм мәктәп директоры Радик Газизов, класс җитәкчесе Рәсимә Алюшева. Апалы-сеңелле Алсу һәм Алия. Казанда татар теле буенча олимпиадада.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (34), 2022 ел.

 

 

 

 

 

      

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 927

Комментирование запрещено