XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак

DSC00501_1_0XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сүзләренә караганда, быелгы форумга Донецк һәм Луганск республикаларыннан да кунаклар көтәләр. Беренче тапкыр Хакасия белән Еврей автоном округыннан да делегатлар чакырылган«116 кешелек иң зур делегация ут күршеләребез  Башкортстаннан киләчәк»– дидеДанис Шакиров.

Иң өлкән делегат  Калининград өлкәсеннән 97 яшьлек Хәким ага Бикеев булачак. Иң яшь делегат Пенза өлкәсеннән киләчәк. Камил хәзрәт Юсеевка 19 яшь.

Уникенче ел рәттән уздырылучы форумныңбыелгысы Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана. Форум делегатлары 20 майда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасында катнашачак. Яңа мәчет нигезендә меңләгән кеше катнашында җомга намазы укылачак.  21 май көнне форум делегатлары Изге Болгар җыены тантанасында да катнашачак. Өч көн дәвамында алар «Russia Halal Expo 2022» күргәзмәсе белән дә танышачак.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев сүзләренә караганда, быелгы форумда катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булган. Ләкин аларның барысын да кабул итеп бетерү мөмкин түгел. Киләсе елга форумның форматын үзгәртү турында да уйланалар.

– Унике ел дәвамында үткәрелеп килә торган әлеге җыенның исеме безнең максатыбызны да чагылдыра. Милли тормыш һәм дин ул  аерылгысыз төшенчәләр. Имамнар халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Милли оешмалар булмаган төбәкләрдә дә мәчетләребез, мәхәлләләребез эшләп килә. Шул рәвешле без аларны үзебезнең эшчәнлеккә җәлеп итә алдык, – ди Марс Тукаев.

vatantat.ru

Просмотров: 499

Комментирование запрещено