Абыемнан үрнәк алам

Дипломлы специалист. Сытдыков Раиф, СамараБөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 2022 елның февраль аенда “Солдат альбомы” дигән конкурс уздырган иде. Анда “Яктылык” мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы уку­чысы Мәкъcүм Климов катнашып, “Инша” номинациясендә икенче урынны алды. Аның язмасы абыйсы Рәиф Сит­дый­ковның армия хезмәте чорына һәм Җинаять-башкарма сис­темасындагы бүгенге эшенә, тормышына багышланган. Шу­шы иншаны Мәкъcүмнең укытучысы “Яктылык” мәк­тә­бенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия ДӘҮ­ЛӘТ­БАЕВА газета укучылары игътибарына да тәкъдим итә.

Минем абыемның исеме — Рәиф Әмирхат улы Ситдыйков. Кечкенә чагымнан ук мин аңа сокланып үстем. Әле үсмер чагында ук абыем армия хезмәте белән кызыксынган, көчле булыйм дип, бокс секциясендә шөгыльләнгән. Пилотка киеп, солдат каешы тагып, уенчык автомат тотып төшкән фотолары байтак. 2003 елда армия сафларына алынгач, ул РВСН (ракетные войска стратегичес­кого назначения) гаскәрләренә эләгә. Красноярск краеның Канск шәһәрендә урнашкан 23нче Ленин орденлы Кызыл бай­рак гвардия дивизиясендә хез­мәт итә. Абыем бу дивизиягә эләгүен зур дәрәҗә дип саный, чөнки әлеге дивизия Бөек Ватан сугышында зур батырлык күрсәткән, Берлинны бомбага тоткан. Хезмәте турында сөй­ләгәндә, хәтта күзләре дә оч­кынланып китә. “Армия ми­не җаваплылыкка һәм дисцип­ли­нага өйрәтте. Бүгенге көндә ар­мия хезмәтеннән качып йө­рүчеләрне аңламыйм мин”, — ди ул. Безнең өчен ерак булып күренгән төбәктән бик күп хатлар язып җибәргән минем абыем. Аларның һәр җөмләсендә туган ягын, якыннарын сагыну сизелә, һәр сүзеннән җылылык бөркелеп тора. Шул ук вакытта Ватанны саклаучылар рәтенә ба­суына шатлану, горурлык хис­­­ләре дә чагыла. Шул хатлар­дан берничә өзек язып үтәсем килә:

“…Исәнмесез, әтием, әнием, туганнарым! Кайнар сәлам бе­лән сезнең солдатыгыз. Минем хезмәт бара шулай бер көйгә. Бүген төнлә хәрби дежурствога басам, автомат тотып йө­риячәкмен. Балачак хыялым тор­мышка ашты, кулымда — мылтык. Серле часть булганга күрә хезмәтем турында әллә ни күп яза алмыйм. Үзегез турында күбрәк языгыз. Апалар-абыйларның хәлләре ничек? Юлия сеңелем, биючем, чыгышлар ясыймы? Монда сентябрь ае бик салкын була икән. Ә Самарада алтын көздер инде. Нинди матур чак! Э-эх, Себер — Идел буе түгел шул…”

“…Канск шәһәреннән кайнар сәлам. Әнием, син почтада телефон аша сөйләшүгә за­каз биргән идең. Командир сөйләшү пунктына мине үзе алып барды. Ләкин элемтә бик тыгыз эшләгәнлектән, тоташып булмады. Мин аңлыйм, син ми­не туган көнем белән котлап, тавышымны булса да ишетәсең килгәндер. Бер дә борчылма. Исән-сау әйләнеп кайткач, рә­хәтләнеп кочаклап-кочаклап кот­ларсың. Иртәнге тезелеш ва­кытында частьнең команди­ры бөтен строй алдында мине туган көнем белән котлады, бүләк итеп бер көн ял бирде. Монда бу бик зур бүләк дип санала…”

“… Әнием, син биргән кечке­нә дога китабын сакладыңмы, дип сорагансың. Әлбәттә инде, ул гел минем кесәмдә йөри, төнге дежурствода укыйм. Яттан “Аятел көрси”не өйрәндем. Белгән башка догаларымны да гел укып йөрим. Кайткач, Аллаһы теләсә, мәчеткә йөрергә уйлыйм…”

“…Бүген дембель малайларны озаттык. Күңелсез булып китте, бер табактан ашагач, шундый якыннар булган идек. Миңа да Себер җирен ярты ел гына таптарга калды инде. Җибәргән посылкагызны алдым, эченнән безнең өйнең исе килеп китте. Берәр кошка әверелеп, бер генә минутка булса да, кайтып киләсе иде. Ярар түзәм инде. Мин сабыр бит…”

“…Әтием, син миннән “Ар­миягә киткәнеңә үкен­ми­сеңме” дип сорыйсың. Мин бит үзем, сезгә дә әйтмичә, военкоматка язуларымны бирдем. Минем өчен бу хезмәт кирәк, чынлап та тормыш мәктәбе бит ул. Күп нәрсәләрне аңладым, ялгыш­ларым, хаталарым булганына да төшендем. Тормышка бө­тенләй башкача карый башладым…”

“…Менә май бәйрәмнәре дә җитте. Безгә яңа форма бирделәр. Эчендәге тамгасын укыгач, исем китте – Самарская швейная фабрика, дигән. Тәнемә рәхәт булып китте. Ашханәдә бәйрәм өстәле оештырганнар. Повидло белән бул­ка бирделәр. Тәмләп ашадым. Әниемнең камыр ашлары төшкә генә керә шул. Хәрби шә­һәрчекнең Мәдәният йортына концерт карарга алып бардылар. Шулай итеп безгә бәйрәм көне ясадылар…”

…Армиядән кайткач, Рәиф абыем Әминә апа белән матур гаилә корып җибәрде. Ул башта экспедитор, аннан охранник булып эшләп алды. Аннан соң җинаять-башкарма системасына (УФСИН) эшкә урнашты. Башта ул катгый режимлы төзәтү колониясендә элемтәче була, аннан конвоирлар идарәсенә инструктор-кинолог булып күчә. Бүгенге көндә инспектор вазифасын үти, гаепләнүчеләрне, хөкем ителгәннәрне конвой белән бөтен Россия буйлап озатып йөри. Абыемның эше бик җаваплы һәм куркыныч. Алар арасында төрле кешеләр була. Аеруча гомерлеккә хө­кем ителгәннәр конвоирларга һөҗүм иткән очраклар бик еш була икән.

Моңардан тыш, Рәиф абый марафончы-йөгерешче дә бит әле. Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнаша, күптән түгел Мәскәүдә, озын дистанциядә чабып, беренче урынны алды. Чабышларга кызы Мәрьямне дә җәлеп итә. Шулай ук ул ГТОның алтын билгесенә ия. 2017 елда абыем, ФСИНның юридик институтын тәмамлап, диплом алды. Шуңа өстәп, Россиянең ФСИН парад расчеты составында Җиңү һәм Хәтер парадларының даими катнашучысы. Аны еш кына мәк­тәпләргә яшьләргә патриотик тәрбия бирү темасына чыгышлар ясарга чакыралар.

Мин Рәиф абыем белән горурланам, аңардан үрнәк алырга тырышам. Зур кызыксыну белән аның солдат хезмәте турындагы хикәяләрен тыңлыйм. Бигрәк тә авылга кунакка кайткач, җәйге кичләрдә бакчада үзенең улы Самирны һәм мине утырта да, сөйли башлый. Шулай гыйбрәт белән без­дә патриотик хисләр тәрбияли, мо­раль яктан чын Ватанны сак­лаучылар итеп әзерли. Үзем әти­сез үскәнгә күрә, абыем ми­ңа шундый якын, аның шундый булуына мин бик рәхмәтле.

Телевизордан күреп, интернеттан укып беләбез, Россия армиясе бүгенге көндә көчле хәрби держава дип бәяләнә. Шундый армиядә хезмәт итү — үзе бер дәрәҗә. Минем абыем кебек патриотлар булганда, бу шулай булып калачак та, дип уйлыйм.

 

Мәкъсум КЛИМОВ,

“Яктылык” мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучысы.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 911

Комментирование запрещено