“Дөнья чемпионы булырга хыялланам”

IMG-cb7403229fc3ed5d21a171f3a776e98a-VНәзакәтле, ягымлы, назлы Әлфия Сәгъдиевага карыйсың да 12 яшьлек бу кызчыкның тхэквондо дип аталган көнчыгыш спорт төрендә инде зур уңышларга ирешкәненә исләрең китә.

Яшь милләттәшебезнең спорт өлкәсендәге юлы нәфис гимнастикадан башланган. Өч яшь ярымнан ул “Грация” спорт комплексында шөгыльләнгән.

“Биредә күршедәге залда тхэквондо буенча күнекмәләр үтә иде. Бервакыт Әлфиянең аннан чыккан балаларны зур кызыксыну белән күзәтепторуын сизеп алдым. Бу вакытта аңа җиде яшь тә тулмаган иде әле. Шуннан кызым көн саен диярлек миңа: “Әни, минем дә тхэквондо белән шөгыльләнәсем килә”, — дип әйтә башлады.

Элек мин моңа игътибар да бирмәдем, кызыксынуы озакка сузылмас, сүнәр әле, дип уйладым. Әмма Әлфия сүзендә нык торды. Һәм, җиде яше тулгач, мин аңа үзен бу спорт төрендә сынап карарга рөхсәт иттем.

Инде беренче тренировкадан Әлфия канатланып чыкты. Анда үзенә шулкадәр ошаган ки, шатлыгы эченә сыймый иде. Әле тренеры да, яныма килеп: “Кызыгызның сәләте ачык күренә. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүе дә мөмкинлекләрен киңәйтә. Тхэквондода Әлфиянең киләчәге булуына шикләнмим”, — дип өметләндерде.  

Танышларым «Крылья» исемле спорт клубында тхэквондо буенча бик яхшы тренер эшләгәне турында хәбәр җиткергәч, без балабызны шунда бирергә булдык. Һәм менә аның биредә шөгыльләнүенә алтынчы ел китте инде”, — дип сөйли Әлфиянең әнисе Зөлфия ханым Сәгъдиева.

Әлфия нинди бала булып үсте?” – дип кызыксындым аңардан.

“Кечкенәдән тиктормас, бик актив иде. Ачык, аралашучан булганы өчен аны бакчада да бик яраттылар һәм мәктәптә дә шулай ук. Ул гадел, дөреслекне ярата, миһербанлы, кимсетелгәннәрне гел яклап чыга, үзендә лидерлык сәләте көчле”.

Әнисенең сүзләренчә, Әлфия шушы еллар эчендә бер генә тренировкасын да калдырмаган. Элек алар атнасына биш тапкыршөгыльләнсәләр, хәзер исә, Әлфияне тхэквондо буенча Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына керткәч, ул  тренировкаларга җиде көн рәттән йөри икән.

Әйе, кызның тырышлыгы, максатлылыгы, үҗәтлеге аңа зур уңышларга ирешергә ярдәмиткән. Ул күп тапкырлар төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган.

Әлфиянең шушы еллар эчендә җыелган барлык бүләкләрен санап китә калсак, журналыбызныңбер бите дә җитмәс иде, мөгаен. Шулай да, берничә җиңүен билгеләп үтмичә дә булдыра алмыйм.  Россия Кубогында, сугыш сәнгате (боевое искусство) буенча Бөтенроссияяшүсмер уеннарында, Россия беренчелеге һәм чемпионатында  беренче урыннарга лаек булган ул.

Ә 2021 елның июль аенда Әлфия Сәгъдиева Европа чемпионатында 12 – 14 яшьлек кызлар арасында җиңү яулаган! 

Шулай ук яшь милләттәшебезгә “Готов к труду и обороне” бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексының алтын билгесе, “Любительский спорт” номинациясендә Самар өлкәсе Губернаторының сәләтле балалар һәм яшүсмерләр өчен каралган исемле премиясе, “Рекорд РСБИ” (Российский Союз боевых искусств) күкрәк билгесе тапшырылган.

Әлфия, тхэквондо сине нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте?” – дип кызыксындым язмам героеннан.

“Тхэквондо – ул, беренче чиратта, сәнгать, ә инде аннан спорт юнәлеше. Тхэквондоның фәлсәфәсе бик тирән. Башка көнчыгыш көрәшләренең фәлсәфәсе кебек үк, ул олыларны хөрмәтләргә, үзеңнән көчсезрекләргә ярдәм итәргә, гаделлеккә, намуслы булырга өйрәтә. Бу спорт төре кешене тәрбияли һәм камилләштерә, аны тәртипкә сала, ихтыяр көчен үстерә, холкын чыныктыра”.  

«Җиңүгә ирешкәч, нинди хисләр кичерәсең?”

“Үземнән көчсезрәк көндәшне җиңсәм, алай артык шатланмыйм, ә менә көчлерәкне отсам, әлбәттә, горурланам! Гомумән, әгәр беренче урын алмасам да, тренерым минем чыгышымны мактый икән, димәк, яхшы нәтиҗәгә ирештем”.

“Тренерыңның нинди сыйфатларын билгеләп үтәр идең?”

“Павел Григорьевич Калютин – иң яхшы тренерларның берсе. Ул көчле тхэквондистларны, чемпионнарны тәрбияли. Балаларны чын күңеленнән ярата, аларның һәрберсенең йөрәгенә юл таба белә. Көчен, вакытын жәлләмичә, җанын-тәнен биреп, көн саен безне тхэквондо серләренә өйрәтә. Аны башка шәһәрләргә мастер-класс бирергә дә чакыралар.

Күнекмәләр барышында Павел Григорьевич шаярып та алырга мөмкин, таләпчәнлек тә күрсәтә.

Ул – бик актив кеше. Безне лагерьларга да алып бара. Бергәләп ял итүне дә оештыра. Әти-әниләребез белән бергә барыбыз да җәйләрен Идел артына чыгабыз, кышларын чанада шуабыз. Гомумән, без бер тату гаилә сыман. Тренерыбыз безне берләштерә, үзара дуслыкны ныгыта. Без аны бик хөрмәт итәбез һәм үзенә рәхмәтлебез”.

“Ярышлар алдыннан дулкынланасыңмы?”

“Мин хәтта тренировкалар алдыннан да дулкынланам. Ә ярышлар алдыннан бигрәк тә, чөнки көндәшеңнең нинди мөмкинлекләргә ия булуын белмисең бит.

Мин һәрвакыт догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм. Дога кылгач, күңелем бераз тынычланып китә. Әнием дә минем өчен гел укып тора”.

“Әйе, мин дә һәрвакыт Раббыбыздан кызым өчен сорыйм, — дип сүзгә кушылды Зөлфия ханым. – Әлфиягә һәрвакыт: “Җиңсәң, борыныңны күтәрмә, җиңмәдең икән – башыңны салма. Барысы да – Аллаһы Тәгалә кулында, Ул ни язган – шул булачак. Һәрвакытта да үзеңне лаеклы тот”, — дип әйтеп киләм. Аның өчен артык шатланмыйм да, артык күңелсезләнмим дә. Урталык булырга тиеш. Динебез шулай куша”.

“Зөлфия ханым, сезнең улыгыз Дамир да бар бит әле. Балаларыгызны тәрбияләүдә кем күбрәк катнаша – сезме, ирегезме?” – дип сорадым үзеннән.

“Ирем Ирек белән бертигез катнашабыз. Ул, гомумән, миңа һәрвакыт, һәрнәрсәдә ярдәм итә, мине хуплап яши. Аңа рәхмәтем чиксез.

Мин – хисле, кайчак пыр туздырып та алам (көлә). Ә ул — сабыр, тыныч холыклы кеше. Балалар белән утырып, ипләп сөйләшә, үзләренә барысын да җентекләп аңлата, төшендерә.

Әлхәмдүлилләһ, улыбызның да, кызыбызның да йөзебезгә кызыллык китергәннәре юк, балачактан тәртипле, җаваплы булып үстеләр алар. Өй эшләрендә дә ярдәм итәләр. Дамир кулинария техникумында укый, безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Әлфия дә ашарга пешерә белә. Камыр ризыкларын аеруча яратып әзерли”.

“Шундый акыллы балаларны тәрбияләүнең сере нидә?”

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, — ди бит татар халык мәкале. Без аларны үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә тырышабыз. Балага берне сөйләсәң, ә үз-үзеңне икенче төрле тотсаң, әлбәттә, моның мәгънәсе дә, нәтиҗәсе дә булмаячак.

Аларны мисал күрсәтеп үстерергә кирәк. Аннары шуны да онытмаска – иркәләүнең дә, кырыслыкның да чамасы булырга тиеш.

Әйткәнемчә, нарасыйларыбызны тәрбияләүдә әтиләре дә актив катнаша – монысы да бик мөһим. Ике яклап дөрес алып барылган тәрбия генә уңай нәтиҗәләргә китерә. Шулай ук балалар белән аңлату эшләре алып барырга, алар белән сөйләшергә, әхлак нигезләрен җиткерергә кирәк”.

“Сәләтле кеше — һәрьяклап сәләтле”, — дип юкка гына әйтмиләр инде. Тхэквондодан тыш, Әлфия музыка белән дә шөгыльләнә бит әле. Бүген ул музыка мәктәбендә җиденче сыйныфта белем ала, рус, татар, француз телләрендә җырлый һәм фортепианода уйный.

Бу өлкәдә дә ул инде шактый уңышларга ирешеп өлгергән. Төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, шулай ук призлы урыннар яулаган. “Волга в сердце впадает мое” халыкара фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алган, “Великая моя страна” дип аталган халыкара бәйгедә шулай ук беренче дәрәҗә дипломанты булган, “Кит” халыкара конкурсында — икенче дәрәҗә лауреаты, ә “Волна успеха” халыкара бәйгесендә һәм Самарның “Мирас” татар мәдәнияте фестивалендә өченче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнгән.

Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый Әлфия, аеруча математика һәм инглиз теле дәресләрен ярата икән.

“Тхэквондо тормышыңда нинди урын биләп тора?” – дип сорадым яшь спортчыдан.

“Мөһим урын алып тора. Бу өлкәдә үз алдыма максатлар куйдым. Аллаһы теләсә, шуларга ирешергә телим”.

“Әлфия, ә нинди максатлар?”

“Бүгенге көндә мин кара билге тегелгән кызыл билбауга (пояс) ия. Җәен, Аллаһы теләсә, кара билбау алырга тиешмен. Ә киләчәктә иң югарысын – 9нчы дандагы кара билбауга ия булырга телим. Шулай ук күп тапкырлар дөнья чемпионы исемен яуларга хыялланам”.

“Дусларың күпме? Аларда нинди сыйфатларны өстен күрәсең?”

“Әйе, дусларым күп. Аларның ярдәмчел, авыр вакытларда янәшәдә булуларын югары бәялим. Бергә тхэквондо белән шөгыльләнүче кызлар, малайлар белән дә без бик тату, яхшы аралашабыз, бер-беребезне хуплыйбыз, булышабыз”.

“Әлфия, әгәр дә тылсымчы сиңа берәр теләгеңне чынга ашырырга тәкъдим итсә, нәрсә сорар идең?”

“Әти-әниемнең, әбиләремнең, туганнарым-якыннарымның исән-сау, озын гомерле, бәхетле булуларын теләр идем”.

Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?”

“Андый чаклар бик аз булса да, китап укырга, бәйләм бәйләргә вакыт табам”.

“Киләчәктә нинди һөнәр алырга ниятлисең?”

“Медицина өлкәсен сайлап аласым килә. Аллаһы бирсә, пластик хирург яисә теш табибы булырга телим”.

“Ниятләрең тормышка ашсын, Әлфия, сиңа зурдан-зур уңышлар телим”.

1IMG_20210723_184038_1 IMG_20211204_105630_1 IMG-cb7403229fc3ed5d21a171f3a776e98a-V Әлфия әтисе Ирек һәм әнисе Зөлфия белән. Әлфия тренеры Павел Григорьевич Калютин белән. (1)

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (34), 2022 ел.

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

    

 

 

 

Просмотров: 1059

Комментирование запрещено