В Казани определились, кто лучше всех произносит азан на татарский манер / “Татар азаны-2022” III бөтентатар бәйгесенең җиңүчесе билгеле

affa20a7bfa440b01dfdfce39f9a38caНаш земляк, Наиль Галимуллин,  среди  10 лучших участников конкурса выступил  перед членами жюри. 
В рамках празднования 1100-летия принятия Ислама Волжской  Болгарией 19 мая в мечети Кол Шариф г. Казань состоялся финал конкурса «Татарский азан — 2022′.

В этом конкурсе приняли участие 109 человек, в финал 10 лучших участников попал наш земляк, Наиль Галимуллин из села Старое Ермаково Камышлинского района Самарской области.Поздравляем Наиля Набиулловича с успешным участием в таком серьёзном и  значимом конкурсе!

Пресс-служба администрации м.р. Камышлинский.
***

Кичә Кол Шәриф мәчетендә «Тәртип” радиосы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган “Татар азаны-2022” III бөтентатар бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.

Конкурс барышында оештыру комитеты йөзгә якын видео кабул итә. Узган еллардан аермалы буларак быел бәйгедә катнашырга теләүчеләр азан әйткән видеоларын җибәргәнче, иң элек азанны дөрес әйтү буенча тест узарга һәм “Татар азаны мәктәбе” тарафыннан оештырылган он-лайн дәресләрне үзләштерергә тиеш булган. Барлык биремнәрне дә дөрес үтәгән катнашучылар арасыннан нәтиҗәдә 10 финалист сайланып алынган. Рәмис Әхмәдуллин (Яшел Үзән), Илфат Гыйбадуллин (Яшел Үзән районы), Наил Галимуллин (Самара өлкәсе), Илнур Зыятдинов (Кукмара), Рузил Ихсанов (Казан), Нияз Максутов (Чистай), Марат Ризванов (Казан), Илмир Саматов (Казан), Ришат Сафин (Әлмәт) һәм Динар Шәймәрданов (Казан) бүген мәртәбәле жюри әгъзалары каршында чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Тәртип» радиосы.

Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм Ульяновск өлкәсе Мөселманнарның үзәк диния нәзарәтенә караган мөфтият вәкиле Рәсүл хәзрәт Фәтхуллов барлык азаннарны тыңлап, үзара киңәшләшкәннән соң, быелгы бәйгенең җиңүчеләрен игьлан итте.

shahrikazan.ru

 

Просмотров: 1102

Комментирование запрещено