Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены ачылды

193b82cdc89ff4fc3a5b4dfd084c16a1Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

«2022 елда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бүген бирегә 5 чит ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән дин эшлеклеләре килде… Әлеге форум тәжрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу урыны булыр, безне тагын да берләштерер», – дип ассызыклады Милли Шура рәисе үзенең чыгышында. 

Форумны ачу тантанасы моңлы азан тавышы белән дәвам итте. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды, «Татар азаны» бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Рәсми өлештән соң делегатлар хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Иртәгә форум делегатлары катнашында Казанның Жәмигъ мәчетендә нигез ташы салу тантанасы, җыенның пленар утырышы, 21 май көнне исә Болгар шәһәрендә 1100 еллыкны бәйрәм итү чаралары планлаштырылган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 859

Один комментарий

  1. Успешной и плодотворной работы я желаю форуму! Тысяча сто лет это очень большой срок для человеческого бытия! Это срок очень близок сроку послания Корана мусульманскому миру! Благодаря Ибн-Фадлану эмиру, ученому и просветителю на территории Евразии в Булгарии доведена истина дающая как правильно существовать в этом мире через священную книгу Коран! Насколько человечество прониклась в глубину познания мира через эту книгу!? Скажу ничтожно! Мир обретёт покой только тогда когда любой человек будет соблюдать прописную истину книги! Когда появится в голове человека богобоязненность и мысли об уходе в мир иной! Только тогда появится смысл жизни! Что в тот мир ты ничего с собой не возьмёшь, только с тем душевным грузом что наработал и накопил за свою жизнь! Хочу отдельно сказать большое спасибо Бабаю татарской нации Шаймиеву Ментимиру Шарип улына за возрождение и восстановление Белой мечети в Булгаре! Прошу довести мою точку зрения до делегатов форума и Шаймиеву М. Ш.