“Мәктәбебездә татар теле фән буларак өйрәнелсен иде, дип хыялланабыз”

imgonline-com-ua-Frame-blurred-R9Qp5Azc06Хәзерге вакытта күп ата-аналарның балаларына татар телен укытырга теләмәгәннәре, ул аларга тормышта нигә кирәгәчәк, әнә, рус телен камилләштерсәләр, күпкә яхшырак булачак, югары уку йортына кергәндә дә, эшкә урнашканда да ана телен сорамаячаклар бит, дигәннәрен еш ишетергә мөмкин. Әлбәттә инде, бу кызганыч күренеш.

Мондый “татарларга” танылган шагыйрь Нури Арысланов язган искиткеч тирән мәгънәле шигъри юллар белән җавап бирәсе килә:

“…Уе юкның — теле юк,
Теле юкның — иле юк.
Илен санга санамаган
Телсездән дә тиле юк!”

 Ә менә Самарның Крутые Ключи микрорайонында яшәүче милләттәшләребез, халкыбызның “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңелтүрем”, дигән асыл сүзләрен, ата-бабаларыбызның үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, 7нче санлы җирле мәктәптә татар теле буенча факультатив дәресләр оештыруга ирешкәннәр.

Ата-аналарның берсе — Гөлназ Хәсәншина җитәкчелегендәге инициатив төркем әлеге мәсьәлә белән Бөтендөнья татар конгрессы Советыныңәгъзасы, Самар өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президентыФәхретдин Канюкаевка киңәш сорап мөрәҗәгать иткән.

“Безнең микрорайонда күп татар яши. Һәм аларның күбесендә балаларына туган телебезне өйрәтү теләге бар иде. Нарасыйлар үзләре дә моңа омтылыш күрсәттеләр. Шулай, без, тәвәкәлләп, татар җәмәгать оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә булдык. 

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, әлеге җәмгыятьнең вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов, Искәндәр Сәетов һәм башкалар, шөкер, безнең үтенечкә колак салып, үз ярдәмнәрен күрсәттеләр. Алай гына да түгел, ниһаять, боз кузгалды, дип чын күңелләреннән шатландылар алар. Без аларга бик рәхмәтлебез.

“Дуслык” оешмасының вәкиле Искәндәр әфәнде Сәетов, Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы  мәктәбе мөдире Галина Путинцева белән очрашып, шушы уку йортында татар теле дәресләренбулдыру турында сөйләште.  

Аллаһыга шөкер, Галина Петровнакаршы килмәде, киресенчә, моңа бик теләп ризалашты, оештыру эшләрендә булышты, һәм менә 2020 елның икенче чирегеннән мәктәптә татар теле буенча факультатив дәресләр алып барыла.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, Галина Путинцева эштән киткәч, аның урынына яңа директор – Ольга Вячеславовна Ларцева билгеләнде. Һәм, шатлыгыбызга, ул да, татар теле дәресләрен укытуга уңай караш белдереп, укучыларыбыз ана телләрен өйрәнгәнгә мин сөенәм генә, дигән фикерен җиткерде”, — дип сөйләде ана телен өйрәнүче балаларның ата-аналары комитеты рәисе Гөлназ ханым Хәсәншина. Аның ике кызы да шушы мәктәптә белем ала. Регина – сигезенче, ә Сафия өченче сыйныфта укыйлар.

Бүгенге көндә биредә 1 – 4 сыйныфлардан 20 татар баласы туган телен үзләштерә. Ә 5 – 11 сыйныфлар укучылары аны дистанцион рәвештә өйрәнә. Дәресләр атнасына бер тапкыр, шимбә көнне, бер сәгать алып барыла. Татар балалары туган телләрен бик теләп, яратып үзләштерәләр икән.   

“Башлап җибәргән очракта бу яхшы инде, әмма киләчәктә татар теле һәм татар әдәбияты, мәктәп программасына кертелеп, фән буларак өйрәнелсен иде, дип хыялланабыз без”, — ди Гөлназ ханым.

Башта балаларга ана телен Нурислам кызы Миләүшә Рәхмәтуллина укыткан, әмма, гаилә сәбәпләре аркасында, ул китәргә мәҗбүр булган. Хәзер нарасыйларга 7нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәрит кызы Айгөл Хәмидуллина белем бирә.

“Мөгаллимәләребезнең икесе дә тирән гыйлемле, үз эшләренең чын осталары, көчле укытучылар.

Айгөл Фәритовна, уку йортын тәмамлап, әле бер генә ел укытса да, хезмәтен җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән башкара. Дәресләрне аңлаешлы итеп үткәрә.

Яңа ел, 8 Март һәм башка бәйрәмнәргә ата-аналар өчен татар кичәләре дә уздырыла. Без, әти-әниләр, улларыбыз, кызларыбызның матур итеп үз телебездә шигырь сөйләгәннәрен, җырлар җырлаганнарын ләззәтләнеп тыңлыйбыз. Әлбәттә инде, бу күңелебезгә май булып ята.

Балаларыбыз Самарда уздырылып килгән “Мирас” татар мәдәнияте фестивалендә дә актив катнашып киләләр -  җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. Әле менә кызларыбыз бию түгәрәгенә йөриләр. Хореографлары Рөстәм кызы Юлия Зәйдуллоева үзләрен татар биюләренә өйрәтә”, — дип сөйли Гөлназ Хәсәншина.

Милләттәшебездән нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе турында сораштым.

“Иң беренче проблема – ул татар теле буенча уку әсбаплары, дәреслекләр җитмәве.

Былтыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныңҗитәкчесе Данис әфәнде Шакиров эшлекле сәфәр белән Самар өлкәсенә килгәч, иң беренче булып, Крутые Ключи микрорайонындагы 7 санлы мәктәпне күреп китте. Ул һәр сыйныфка 5 – 6 татар дәреслекләренбүләк иткән иде. Әмма бу, әлбәттә, барлык укучыларга да җитми. Шуңа күрә бүгенге көндә без татар теле буенча уку әсбапларына, китапларга  зур кытлык кичерәбез.

Ана телебезне фән буларак өйрәтү мәсьәләсен хәл итәр өчен дә дәреслекләр булуы — төп шартларның берсе.  

Шулай ук укытучыбызга татар теле буенча махсус белем алу мөмкинлеге килеп чыкса иде. Моңа ул үзе дә теләк белдерә.

Гомумән, киләчәккә зур ышаныч белән яшибез дә бит. Балаларыбыз татар милләтенең асыл егетләре, кызлары, халкыбызның лаеклы вәкилләре булып үссеннәр, дип тырышабыз. Әмма үз көчебез белән генә барлык проблемаларны хәл итүе мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа күрә без өлкәбезнең, шәһәребезнең татар җәмәгать оешмалары җитәкчеләренә, активистларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.

Уртак тырышлык белән ниятләребезне гамәлгә ашырырбыз, дип ышанабыз”.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (34), 2022 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 834

2 комментариев

  1. Яңа Самарадагы 68 мәктәптә дә татар теле hәм әдәбияте булса яхшы булыр иде. Монда да татарлар күп. Безнең 2 балабыз шунда укып чыкты быел. Татар теле кертү эшләрендә булышырга әзербез.

  2. Әти-әниләргә бу яхшы үрнәк! Башка мәктәпләрдәдә дәресләр булдырырсыз,тырышсагыз. Заманында Ново-Урицкийдагы 40-чы мәктәп директоры үзе тәъдим иткән иде татар дәресләрен оештырырга. Ул тирәдә татарлар күп яши. Әти-әниләр,булдырырсыз ,тырышсагыз….