Мәүлә Колый якташы: сабакташыбыз Мөхәммәт Садыйков язмышы

cf7a741c507176fd70d98386c4ce07ddНиһаять, быел, ягъни 2022 елның апрелендә XVII гасырда яшәп иҗат иткән, әсәрләре әхлакый пакьлек һәм дини камиллеккә өндәү белән сугарылган күренекле шагыйрь, фикер иясе Мәүлә Колыйга багышланган төбәкара-фәнни укулар оештырыла.

 Мәүлә Колый хакында тәүге тапкыр сабакташыбыз Мөхәммәт Садыйк улыннан ишеткән идек.

Әйтеп үтим, Мөхәммәт Садыйков безне үз якташы булган Мәүлә Колый иҗаты белән генә таныштырып калмады. Борынгы әдәбиятыбызны яратуы, белүе чиксез иде аның. Менә шуңа күрә рәхмәтле төркемдәшләребез ничә еллар буе миннән Мөхәммәт хакында язуымны үтенәләр. Хөрмәткә бик лаек шәхес хакында үзе исән вакытта язу җиңел эш түгел икән. Шулай озакка сузылды. Укучылардан бик каты гаепләмәүләрен сорар идем.

1961 елның 1 сентябре. Без – Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих факультетына студентлар булып аяк бастык. Төркемебездә 25 кеше – барыбыз да авылдан чыкканнар, күбебез сугыш ятимнәре. Тагын шунысы да бар дип әйтимме – төркемнең яртысы «өлкәннәр», ягъни унынчы сыйныфтан соң төрле тармакларда 3-4 ел эшләп алырга да өлгерүчеләр иде. Әмма бу «Лаеш шулпасы эчкәннәр»нең барысы да чын мәгънәсендә белемгә сусап килүчеләр булып чыкты, аларда укып кеше булу теләге бик көчле иде. Һәм шулай булды да – имтиханнарның нәтиҗәләре моны раслап барды.

Институтның, бигрәк тә безнең факультетның нинди авыр сәяси шартларда эшләгәнен без соңрак (үз җилкәбезгә төшкәч) аңладык. Партиянең шәхес культын тәнкыйтьләп дөньяга чыгарган ХХ съезды үткәнгә нибары биш ел вакыт үткән. Бу белем йортында шәхес культы заманында нинди гарасат узганын белүчеләрдән курку хисе чыгып бетмәгәндер әле диясем килә. Бер гаепсезгә күпме галимнәр, педагоглар юк ителгән бит. Хәзер дә әйтергә кыен, җан елый – кулга алулар план нигезендә алып барылган, аны үтәү өчен хәтта студентлар да бу бәлагә дучар ителгәннәр икән. Мисал өчен күренекле галим, язучы, журналист Сәлах Атнагулов кулга алынганда, план тутырыр өчен ул җитәкләгән группадан тагын 10 студентны да алып киткәннәр. Менә алар: Садыйков Габдрахман, Муратский Хикмәт, Саидов Харис, Сөләйманов Әсхәт, Гыйльми Әхмәт, Хәсәнов Ислам, Кадыйров Хатип, Вәлиуллин (исеме күрсәтелмәгән) һ.б.

Исәннәрдер дип уйламыйм, урыннары җәннәттә булсын. Тик соңрак, институтның без укыган вакыттагы ректоры, бик тә хөрмәтле олуг затыбыз Йосыф ага Туишевның (1906-1984) да 1938-39 елларда ул тәмуг утында янып чыкканын белеп тетрәнгән идем.

1961/62 уку елының беренче сентябрендә беренче лекцияне укып, безне студент тормышына кертеп җибәргән сөекле остазыбыз Лотфи ага Яфаров (1900 елда туган) булды. Дүрт ел буе безгә ана телебезнең нечкәлекләрен, кагыйдәләрен өйрәтеп кенә калмады ул, тормышыбызның авырлыгын да белә, хәлебезне сорашып тора иде. Олы рәхмәтебез аңа.

Әдәбият белеменә кереш фәнен укыткан Абдулла Җамалетдин улы Сайганов (1913-1974) безнең өчен кул җитмәслек галим, искиткеч олы җанлы кеше иде. Әстерханда туып, туган шәһәрендәге С.М. Киров исемендәге педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 1950 елда ук «Шәриф Камал» иҗаты турында кандидатлык диссертациясен яклаган педагог иде инде.

Абдулла аганың татар һәм рус әдәбиятын, Европа классикларын бердәй белүенә безнең исебез китә иде. Лекция сөйләгәндә мисаллар кирәк булса, Тукай, Такташ шигырьләрен, Евгений Онегин поэмасын яттан сөйләп сокландыра. Абдулла ага безгә төркемебезнең Мөхәммәт Садыйков дигән шагыйрен дә ачып бирде. Борынгы, төрки заманнарга ук караган әдәбиятыбыз хакында сөйләшкәндә булды бу хәл. Абдулла ага Мөхәммәтнең шагыйрьлеген аңлап алып, бер-бер артлы үткән чорларда иҗат иткән шәхесләребез хакында сораулар бирә башлады. Группадашыбыз сынатмады: әле бер шагыйрьнең, әле икенчесенең яшәгән чоры, иҗатларыннан өзекләр китереп җавап биреп торды.

Бик канәгать калды укытучыбыз. Мондый фикерләшүләр дә еш була башлады. Аннан соң ул Мөхәммәттән: «Кайсы тирәдә яраландың, Будапештның үзендә үкме? – дип сорады. Без өнсез калдык. Чөнки ул вакытлардагы әдәп-әхлак кагыйдәләре егетләр белән бик ачык, «шәбәеп» сөйләшүләрне тыя иде. Бездән өлкәнрәк Мөхәммәтнең дә тормыш юлын белми идек шул әле. Күбебезнең әтиләре сугыштан һәлак булган, кайтмаган. Безнең күңелләребездә алар һаман әкияти геройларга тиң батырлар булып яши. Ә хәзер безнең арада, укытучыбыз үзенә тиң санаган, тыйнак кына сугышчы утыра. Тәнәфестә җыелдык группадашыбыз янына.

Сораша торгач, Мөхәммәт үзенең армия сафларында хезмәт иткәндә (1956 елның көзендә) Советлар Союзы белән Венгрия республикасы арасында булган каршылыкларда катнашырга туры килгәнен берничә җөмлә белән генә әйтеп бирде. Яраланганын, Польшада лазаретта дәваланганын да искә төшерде.

Бу җәһәттән Абдулла аганың да фронтта ниләр кичергәнен искә алыйм әле. Ул хакта миңа еллар үткәч сабакташым Фәнүзә Фаттахова хәбәр иткән иде.

Абдулла ага институтны тәмамлагач та сугышка алынган икән, кавалериядә хезмәт иткән. Одесса өчен барган сугышларда каты яраланып, дошман тылында калган. Искиткеч хәл, караңгы төшкәч аны аты эзләп килә, таба. Ышануы да кыен – күпме үлек, яралылар арасында табып алган бит хуҗасын бу изге хайван. Әкрен генә аваз чыгарып, ничек итсә иткән, муенына атландыра алган ул аны һәм караңгы төндә үзебезнекеләр ягына алып чыккан. Могҗиза дими ни дисең?

Абдулла ага дәваланып чыккач, безнең бәхеткә, армиядән азат ителгән булган икән. Хәзер дә онытылмый бит, чын галим булып истә калды.

Ә Мөхәммәтнең безне гаҗәпләндерүләре тагын булды әле. Шулай, бер көнне безнең белән очрашуга атаклы шагыйребез Хәсән ага Туфан (1900-1981) килде. Әйтеп үтим, ялгышмасам, ул 1956 елны гына ГУЛАГтан котылып кайткан иде кебек. Очрашуга бөтен курслардан да студентлар җыелган. Хәсән ага шигырьләрен укыды. Күбесен яттан сөйләде кебек. Лагерьда ниләр күргәннәрен сөйләмәде. Барыбыз да шагыйрьне йотылып тыңладык.

Очрашу тәмамлангач карасак, Хәсән ага Мөхәммәтнең иңбашына кулын салган, нидер сөйләшәләр. Бер-берсенә бик якыннар кебек сизелә. Ул чакта да сорашмадык, оялдык.

Бу якынлыкның сәбәбен группадашымның 2014 елда чыккан «Туган як җылысы» исемле китабыннан укып белдем. Анда Мөхәммәтнең «Хәсән Туфан дәү әтием Сабит Садыйк улы Садыйков белән бергә Казан төрмәсендә бер камерада утыралар… Дәү әти – сәяси корбан, 1889-1942 елларда яшәгән» дигән аңлатмасы бар.

Укыган елларда ук безнең өчен Мөхәммәт гади сабакташ кына булмады дияр идем. Без күп мәсьәләләрдә аның белән киңәшә торган булдык. Үзебезне аның каршында тәртиплерәк итеп тә, тырышрак итеп тә күрсәтәсебез килә кебек иде. Әдәбиятыбызны да ул белгән дәрәҗәдә белә алмадык, шуңа оялган вакытлар да була иде.

Оныта алмаган тагын бер хәлне язып китим. Без Казанда төрле эшләрдә (мин, мәсәлән, төзелештә, башкалар да «начальник» түгел) эшләсәк тә, эшчеләр арасында милли кимсетелүне сизмәдек. Әмма институтта безгә, ягъни татарларга карашның аерымрак икәнен сизә башладык. Бердән, рус әдәбияты һәм теле буенча кергән укытучылар канәгатьләндерми иде безне. Лекция, семинарлары кызыксыз, «әйдә, ярамаган тагын сезгә» дигән кебегрәк үтә иде. Институтның китапханәсендә бу кимсенү тагын да көчәя төшә. Чөнки программа буенча укырга тиешле китапларны рус милләтеннән булган китапханәчеләр безгә бирмиләр. Әмма янәшә рус группасына безнең күз алдында, бер карусыз биреп җибәрәләр. Бу хәл, кабатлана торгач, чыгырдан чыгарды безне. Мөхәммәттән киңәш сорыйбыз. Ул ректор Йосыф ага Туишев янына керергә киңәш итте. Барыбыз да кердек, сорадык ректордан ярдәмне. Нәтиҗәдә китапларны ала башладык. Тырышлыгыбыз белән җиңдек бугай ул чакта.

Кызганыч, укытучылар алмашынмады. Бәлки әйбәтрәк белгечләр ул вакытта җитешле дә булмагандыр, авыр еллар иде бит. Әмма безнең тырышлыкны белгәч, укытучыларыбызның хөрмәтләре артты төсле, шуны тойдык. Мин андый укытучыларыбыз хакында яздым. «Халкым минем» газетасында басылды.

Әмма безнең «күрәселәр» 5 нче курска җиткәч башланды. Мондый хәлне башкаларга күрергә язмасын.

Гомергә онытылмаслык булды шул. Бишенче курста да беренче лекция Лотфи аганыкы булырга тиеш иде. Аудиториядә көтеп утырабыз – Лотфи ага да, аның урынына керергә тиешле укытучы М.З. Зәкиев тә юк. Кемдер кереп: «Лотфи аганы пенсиягә озатканнар бит», – диде. Барыбыз да урыннарыбыздан тордык та, хөрмәтле остазыбызның өенә киттек. Бик авыр, хәсрәтле вакыты иде Лотфи аганың. Бердәнбер улы фаҗигале төстә вафат булган, кара кайгы кичергән көннәре… Безне күргәч бераз гына җиңелрәк булды микән, безне күрүгә шат иде остазыбыз. Соңрак татар теле һәм әдәбияты кабинетында Лотфи ага белән саубуллашу кичәсе оештырдык. Башка педагогларыбызны да чакырдык. Мондый хәлне күргәннәре булмаган икән, исләре китте.

Әмма занятие вакытында аудиториядән китүебез (укытучы кермәсә дә) зур тәртипсезлек булган икән, безгә еш искә төшерделәр бу хәлне.

Гаеп эзләсәң, табып була инде аны. Педагогия тарихыннан безгә Таһир абый Корбанов керә иде. Әйбәт сөйли, кирәкле фән, тыңлыйбыз. Тик атаклы педагогларны санаганда ник бер татар исеме аталсын – Пестолоцци, Успенский һ.б. инде.

Шулай бер тапкыр, лекция беткәч янына бардым да сорадым: «Таһир абый, ник безгә татар педагогларының исемнәрен әйтмисез, араларында әйтергә ярарлыклары булмаганмы?» – дип. Укытучыбыз: «Аларны киләчәктә сезгә белергә язсын, бала» – диде. Әмма кемгәдер әйткән ахры бу хакта, группа җитәкчебез Мәдинә апа Җәләлиева кереп, «Тиешсез сораулар биреп алҗытмагыз инде, өлкән кеше үзе беләдер» – диде. Бу соравым да ярамаган эш булды, ахры.

Өстәвенә, бишенче курста без бәхетсезләргә «Фәнни коммунизм» фәнен укытырга музыка белгечен билгеләгәннәр икән. Без бу фәннән дәреслекләрне КАИ (авиация институты) студентларыннан алып тордык, өйрәндек. Зачет бирәсе бар бит. Әмма укытучыбыз бу фәнне бөтенләй белми булып чыкты. Хәзер дә аптырыйм – ничек итеп бишенче курс студентлары алдына басарга җөрьәт итте икән бу «педагог» димме, белмим?

Ә группада отличнога укучылар бар, бигрәк тә Мөхәммәт һәм Миргасыйм Гаскәров (Миргасыйм безгә 4 нче курста кушылды, бик сәләтле егет, җитмәсә, шагыйрь. Мөхәммәт белән тиз дуслаштылар, партада да янәшә утырдылар). Аның «Күңелем мизгелләре» (Казан, 2016) дигән китабы хәзер дә алдымда. Бергә укыган вакытларны искә алып ул болай язган, өзек китерәм: «Илдәге үзгәрешләрдән канатланган кичәге авыл малайлары һәм кызлары, бүгенге студентлар, рухи күтәренкелек һәм авылда туып үскәннәргә генә хас үҗәтлек белән, фәннең яңадан-яңа үрләрен яулыйлар. Җәмгыятьнең үсеш законнарын үзләштергән студентларда илдәге вакыйгаларны үзләренчә аңлау һәм анализлау ихтыяҗы туа. Булачак милли кадрларны барыннан да бигрәк Совет империясендәге милли мәсьәләне хәл итүдәге җитешсезлекләр борчый».

Мөхәммәт белән Миргасыйм коммунизм фәнен өйрәтергә кергән бичара укытучыны сораулар белән күмә башладылар:

 СССР да милләтләр барысы да тигез хокуклы дип әйтәсез бит, алай булгач, ярты миллион халкы булган Казанда ана телендә белем бирүче мәктәпләр ни өчен ике генә?

 Ни өчен татарның үз киносы, яшь тамашачылар театры юк?

 Ни өчен Татарстанга союздаш республикасы статусы бирелмәгән?

 Ни өчен Татарстанда радио, татар телендәге тапшыруларны бары ике сәгать кенә алып бара? Һ.б.

Мондый сорауларга музыка белгече нәрсә дип җавап бирсен. Шулай заниятиегә кергәч, сорау бирү белән, китабын тотып бәрде дә: «Сез миңа мондый сорауны юри бирәсез», – дип чыгып китте.

Чыккач, деканатка кереп: «Бу группада хөкүмәт сәясәтенә каршы милләтчеләр утыра, куарга кирәк аларны», – дигән. Мөхәммәт белән Миргасыймның фамилияләрен дә язып биргән икән. Деканатта татарларны күрә алмаган, яратмавын яшереп тә тормыйча, безгә СССР тарихының «бер кисәге» буенча семинар «оештыргалап» йөргән Чернов Иван Иванович булган. Ул ишетү белән Өлкә комитетына, алай гына да түгел, Дәүләт куркынычсызлыгы органнарына барып сөйләгән. 1930нчы елларда өйрәнеп калган гадәтләре онытылмаган, күрәсең (бу гадәтен белгән өлкәннәр әйтте).

Менә шулай тынычлык бетте группабызда. Әле беребезне, әле икенчебезне чакырып сорау алулар башланды. Занятиеләр юньләп үткәрелми, күңел гел борчуда. Мөхәммәт белән Миргасыйм хакында сораулар бигрәк куркыныч. Имеш, алар «Теплоконтроль» заводында татар яшьләре оештырган яшерен оешмага йөриләр икән. Алар кайсыларыгызны үзләре белән ияртә? Анда кемнәр, нинди сүзләр сөйли?

Без борчылабыз, елыйбыз, кемнән ярдәм сорарга да белмибез.

Хәзер дә әйтеп язарга кул бармый. Бер көн шулай аудиториягә И.И.Чернов килеп керде. Безгә усал күзләре белән карап, нәрсәдер әйтте. Мөхәммәт хакында иде сүзе. Куркудан аңламадым да төсле. Һәм шунда, бу сорау алулардан, нахак бәлаләрдән туйган Мөхәммәт сикереп торды да Черновка таба бара башлады. Мин ничек өлгергәнмендер, «Мөхәммәт, нишлисең, бер сүз дә әйтә күрмә, беләсең ич аны, тагын әллә нинди нахак бәлаләр тагар», – дип группадашымны тотып алдым. Ул миңа карады да кире урынына барып утырды. Миргасыйм да аны тынычландыра башлады. Мин безне күрә алмаган Черновка: «Уходите, пожалуйста, из группы», — дидем. Бүтәнчә булдыра алмагандыр, безнең нәфрәтне тоеп чыгып китте бу мескен. Бу адәм кисәге дә Педагогия институтында йөри бит.

Шуннан соң чакырып сөйләшүләр деканат яки группада гына булгалады. Занятиеләргә йөрдек, әмма хәзер безгә берни дә кызык түгел иде инде. Көч-хәл белән имтиханнарны бирдек, билгеләр кызыксындырудан туктады, ничек тә институтны тәмамлап, диплом алып китү генә борчыды. Группабызның мактанычы, белем, фикерләү сәләтләре белән үрнәк булып торган Мөхәммәт Садыйков белән Миргасыйм Гаскәровка белгечлекләре буенча Казанда калырга рөхсәт булмады. Аларга Пермь өлкәсенә эшкә барырга юллама бирелде. Алар белән бик озак күрешә алмадык.

Мөхәммәтне Пермь өлкәсе Березов районындагы Копчик авылында бердәнбер исән калган татар мәктәбенә билгеләгәннәр. Казан хәтле Казаннан татар теле укытучысы килгәнен ишеткән ата-аналар балаларын шушы авылга китерә башлаганнар. Андый укучылар күп булган. Ул вакытта ата-аналарда үзебезнең телебезгә хөрмәт зур булган әле, шөкер.

Ике елдан Мөхәммәтнең китүен алар зур бәхетсезлеккә тиң итеп кабул иткәннәр. Бу сүздә генә түгел, чөнки укучылар яраткан укытучыларының адресын Мәскәү телевидениесе алып барган «Жди меня» тапшыруы аша эзләп табып, очрашып, хәбәрләшеп торалар икән.

Мөхәммәткә тиң ярны да язмыш шушы якларда үстергән. Пермь өлкәсендә үскән кыз шушы мәктәпкә рус телен укытырга килгән булган. Исеме дә Илиза икән. Татарстанга кайткач, халкыбызның үз кызы Мәрьям исемен алган. Барыбызның да олы рәхмәте аңа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, хәзер Шәледә дин белемен укытуы да бәһаләп бетергесез бит.

Пермь якларында «баш җилләтеп» кайткач, Мөхәммәт – Питрәч, Миргасыйм Сарман районы мәктәпләрендә ана теле, әдәбият, тарих фәннәрен укытканнар.

Бик озак күрешми торгач, группабыз белән бергә җыелдык. «Хатының гына түгел, бәхетең дә икән Мәрьямең», – дидем Мөхәммәткә. Аллага шөкер, Мөхәммәт гаиләсендә бик бәхетле булды. Булды дим, менә дигән өч егет үстереп, укытучы булып эшләп, иҗат эшеннән дә рәхәт табып яшәгәннәр ир белән хатын. Мәрьямгә багышланган шигыре генә дә ни тора:

Син һәрвакыт җанны җылытучым,

Хезмәттәшем, дустым, сердәшем

Сөйгән ярым, бердәнберем, димме?

Белмим, кем дип сиңа эндәшим?

Мөхәммәт хакында һәр бәйрәм, һәр туган көннәр якынлашканда сабакташларым сораша. Телефонны Мәрьям ала, бик җылы итеп сөйләшә, «Мине үзегезнеке итеп санагыз», – ди. Рәхмәт Мөхәммәт, рәхмәт Мәрьям. Сез икегез дә үзебезнеке. Без Сезнең белән бәхетле бит. Сау-сәламәт, озын гомер, тормышыгызга Алланың мәрхәмәте булсын, Амин.

  • Шагыйрь, укытучы Мөхәммәт Садыйков 1934 елның 12 маенда Питрәч районы Күн авылында колхозчы гаиләсендә туган. Шигырьләрне 1956 елдан бирле яза һәм төрле газета-журналларда бастырылып тора. «Зәңгәр юллар», «Дуслык», «Зәңгәр офыклар», «Яшьлек таңы», «Яшьлек алга ашыга», «Ходай колы» шигырь китаплары авторы. Хатыны Мәрьям белән өч егет тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илһам – биолог, Илдар – архитектор, кече уллары Шамил – журналист, хәзерге вакытта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. 

Просмотров: 702

Комментирование запрещено